ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ
Алып баручы
- Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе-Әлифба бәйрәме.Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен- ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
-Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар! Рөхсәт итегез барыбыз да көтеп алган һәм һәммәбез өчен дә кадерле булган олы бәйрәмнәрнең берсе – Әлифба бәйрәмен башлап җибәрергә.
Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә -
Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Мәктәпне гөрләтсен
Әлифба бәйрәме!
“Ойрәтәләр мәктәпләрдә” көенә балалар керә.
Укытучы сүзе:
-Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз,тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә.Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым!
Алып баручы
-Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең директорына- Гарифуллин Вахап Юныс улына бирәбез. Рәхим итегез!
Алып баручы
Бәйрәмнәр бик күп болай да
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм – балачак.
Ә тагын да шәбрәге
Әлифба бәйрәме булачак.
Убырлы керә (кулында хәрефләр ):
-Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.
Укытучы:
-Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.
Убырлы:
-Ярар инде. Тик бер шартым бар. Балалар бөтен хәрефләрне беләләр дип ишеткән идем. Тикшереп карыйм эле үзләрен.Менә мин сезгә хәрефләр алып килдем. Шул хәрефләрне таныйсызмы икән?
Алмаз
Ә Әтәчем иртән тора
Һава ярып кычкыра
Ашыгырга куша ул
Мәктәп – белем иленә.
Рияз
Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач, бик тәмле дип
Белгән идем мин аны .
Илназ
И Иген үскән , биек үскән
Башаклары тулып пешкән
Комбайннар туктап тормый.
Иген суга җырлый-җырлый
Алмаз
Ф Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә
Һаман тора күз алдымда
Күрсәм дә тик төшемдә
Илназ
Б Б” Бакалар җырлый буада,
Отып калырга уйлыйм.
“Б” хәрефен яхшы белеп
Бишле алырга уйлыйм.
Рияз
А А хәрефе – алмада,
А хәрефе – агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Убырлы.
-Афәрин, балалар! Булдырдыгыз!Нинди сүз килеп чыкты, укыгыз эле.
БЕРГӘ: ӘЛИФБА
Әлифба керә
-Мин Әлифба, таныйсызмы,
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр, ышанам,
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәрберебезнең
Күңелле йөзләрегез.
Яхшы дигәч, укытучыгыз,
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр,
Балалар, булдыгыз сез.
Төрле-төрле китапларны
Яратып укырсыз сез.
Алып баручы:
- Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы.
Убырлы: -Укучылар, бик тырыш, белемле икәнсез. Мин бик шат. Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!
Алып баручы:-
- Сау бул, Убырлы!
Алмаз
Буген бездә зур бәйрәм
Һәммәбез дә шат бүген
Кичә Әлифбабызның
Укыдык соңгы битен.
Рияз
39 хәреф белән
Таныштык без дәрестә.
Олы ярдәмче булдың син
Рәхмәт инде, Әлифба!
Илназ
Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син, Әлифба.
Алмаз
Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син дустым, дияргә.
Илназ
Өйрәтте чиста булырга
Пөхтәлекне сакларга.
Усал, ямьсезләрдән безгә
Кечеләрне якларга .
Рияз
Өйрәттең син безне
Ватанны сөяргә,
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
.
ҖЫР: ӘЛИФБАМ.
1
И әлифбам, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы
Кушымта:
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең,
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
2
И әлифбам, син балкыйсың кулымда,
Бер нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.
Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап- иң якын дустыгыз булсын!
Минем өчен алмашка
Ике дәреслек килер
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
Кадерле балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Бәхетле булыгыз,
Гел бишкә укыгыз!
Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
(“Әдәби уку” һәм Татар теле китаплары к е р ә)
Инзиля “Әдәби уку “: Мин әдәби уку китабы булам.
Лейсан Татар теле: Мин татар теле булам.
“Әдәби уку “: Мине укып сөйләрсең.
Татар теле: Мине язып көйләрсең.
“Әдәби уку “: Бик күп юллар үтәрсең.
Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.
“Әдәби уку: Саумысез, сөекле,
Иң якын дусларым! .
Тырышып укучы
Кызларым, улларым!
Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен,
Мин әле өр- яңа,
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын –
Табышмак ничаклы!
Тик менә үтенеч:
Таплама китапны
Туган тел.Лейсан.
Исәнмесез, дусларым!
Мин Туган тел буламын.
Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,
Матур итеп сөйлисез.
Туган телне яратсагыз,
Тагы да күп белерсез.
Туган тел - иң татлы тел.
Туган тел - иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма,
Туган телне онытма!
Туган тел ул бездән соң
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
Туган тел китабын бирә.
Алып баручы:
Китап – ярдәмчең синең,
Дустың, киңәшчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы ,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма, син
Керле кул белән аны,
Беркайчан да тотма син.
Азбука .Алсу.
-Здраствуйте, мои дорогое друзья! Я –Азбука. Вместе мы с вами научились читать слова на русском языке, разгадывать ребусы,отгадывать загадки,выучили стишки. Ребята. Покажите свои умения.
Алмаз
Ой, зубы,зубы,зубы.
Не ем я шоколад.
От каши и от супа
Теперь они болят.
Рияз.
Ложка – это ложка,
Ложкой суп едят.
Кошка-это кошка
У кошки семь котят.
Ильназ
Белка песенки поет,
Да орешки все грызет.
А орешки непростые,
Все скорлупки золотые,
Ядра-чистый изумруд.
Алмаз
Купим в Лондоне сапожки,
На твои босые ножки.
Купим платье мы с тобой
Шарф небесно-голубой.
Рияз.
Жили у бабуси два веселых гуся,
Один серый, другой белый.
Два веселых гуся.
Вытянули шеи, у кого длиннее.
Один серый ,другой белый, у кого длиннее.
Ильназ.
Я козу нарисовал
У себя в тетрадке
Рядом грушу и
Даже пальму в кадке.
Песня"Дружба с букварём"
| 1 Радуются дети, мамы и отцы, Потому что вместе все мы молодцы! В школу нас водили, видно, вы не зря. С буквами сдружились мы из букваря. Припев: Буквы разные от А до Я - Наши лучшие теперь друзья. Гласные и согласные - Подружки дорогого букваря. 2 Мне не нужно к маме больше приставать - Сможем мы и сами книжку прочитать. Потому что мчались в школу мы не зря, Буквы изучали мы из букваря. Припев. |
Шүрәле.Рамиля.
Алабирде мәктәбендә Әлифба бәйрәме бара дип ишеткән идем. Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.
Алып баручы
-Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмне карап китәрсең.
Ризамы?
Шүрәле Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!
Алып баручы:
1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?
Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!
Алып баручы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!
Балалар: Алфавит.
Алып баручы:
2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?
Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.
Алып баручы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?
Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.
Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!
Математика. Алсу.
М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. ..... Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?
БЕРГӘ
Укырга
Язарга
Санарга
Дус,тату булырга
Җырларга
Биергә
Туган илне сөяргә
М. . Минем сезне сынап карыйсым килә бит. Сезгә мәсьәләләр алып килдем, шуларның җавапларын табыгыз әле!
1) Керпе гөмбәгә барган
9 ак гөмбә тапты
3 не куйды энесенә
Калганын кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?
2) 7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга
3 әү килде тагын да
Исәплә син барын да!
3) Айдар китте урманга
Тәмле җиләк җыярга
Менә 10 җиләк тапты
5 не авызга капты.
Ничә калыр чиләккә?
4) Ак каенда 3 чыпчык
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез,
Барысы ничә кошчык?
Математика Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз
Ашыга-ашыга “5”ле керә.
5 ле билгесе -Гүзәл
БЕРГӘ
Сезнең алда без сүз бирәбез:
Ялкауланмаска,
“2” ле алмаска,
Артта калмаска!
Тырыш булырга!
“5” кә укырга!
Шүрәле
Әлифбаны укырга сезгә әти-әниләрегез дә булышты.Аларны сынап алыйм эле.
Сорауларга җавап бирегез эле.
1.Әбидә бер, бабайда ике.
2.Казан уртасында нәрсә бар?
3.
Алып баручы -Балалар , әниләребез, әтиләребез безгә ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтик.
Укучылар: Рәхмәт сезгә! Бүләкләр бирәләр.
\Алып баручы-
Ә хәзер сүзне әти- әниләребезгә бирәбез!