СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Без - Тукай оныклары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Семинар-воспитателей ДОУ Высокогорского муниципального района по теме: "Балаларның сөйләм телен үстерү буенча традицион булмаган технологияләр куллану"

Просмотр содержимого документа
«"Без - Тукай оныклары"»


Без – Тукай оныклары”

Кызлар, малайлар кереп китә. Кошлар сайрый, көй үзгәрә. Урманда Шүрәле, албастылар барлыкка килә. Бииләр. Биеп алгач, агач артларына качалар. Тыныч көй ишетелә, татар халык һәм рус халык киеменнән 2 кыз чыга.

1 Кыз Рузинә. Хәерле көн кунаклар. Сез әкиятләр яратасыз, беләм. Без сезгә бүген Габдулла Тукайның “Шүрәле”әкиятен сөйләрбез. Тыңлагыз.


2 кыз Дарина.

Лунным вечером чудесным юный парень из села

По дрова поехал – в чащу путь дорога завела.

На поляну он заехал, тотчас поднял в чаще стук:

Стал заваливать лесину – топоришком тук да тук!

Отдахнуть едва собрался: пот ручьем, топор в руке –

Ба! Чудные чьи-то вопли слышит он невдалеке.

Обомлел бедняк, не знает: побежать, ничком упасть?

Кыз чыгып китә. Атка атланып Былтыр керә. Агачлар аудара. Кинәт, каршысына Шүрәле килеп чыга.

Шурале Раниль.

Подойди, дружок мой, ближе, отрешись от всех забот,

Поиграй со мной в щекотку – кто кого пересмеет?

Былтыр Г.Ильяс. Әй, Шүрәле, Шүрәле булмый. Эшем күп бит минем.

Шурале: Как так. Шурале таких отказов не принемает никак. ( Ачуланып аяк тибеп куя )

Былтыр: Ярар, яхшы, уйнармын. Тик шартымны кабул итмәссең дип уйлыйм.

Шурале:

Говори скорей, что надо, человечек, пожалей,

Все исполню непременно, поиграть бы поскорей!

Былтыр: Менә монда бер бүрәнә ята, күрәсеңме?

Шурале: Вижу, вижу!

Былтыр:

Шул агачны арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар ачылган ярыгы.

Шул җиреннән нык кына син тот.

Шүрәле күнә. Былтыр чөйгә суга, чөй чыгып китә. Шүрәленең бармагы кысыла.

Шурале:

Ай-яй-яй, отпусти, избавь от боли, поклянусь тебе душой –

Никого теперь не трону из родни твоей большой!

Ты слыхал о милосердье? Парень, Бога не гневи,

Погоди, хоть напоследок имя, имя назови!

Былтыр: Әйтсәм, әйтим. Син белеп тор. Исемем минем - Былтыр. (атка атланып чыгып китә)

Шурале: (Кычкыра)

Пальцам больно, прищемил их Годназад,

Ай, умру, беда какая, жизни я своей не рад!

Тавышка Албастылар керә.

1 нче албасты Искәндәр: Ник кычкырасын? Кем кысты.

Шурале: Былтыр кысты.

2 нче албасты Рафаэль: (аяк тибеп, ачуланып). Кычкырма, Шурале, тукта.

3 нче албасты Амир:

Не ори, несчастный, да когда ты в ум придешь?!

Год назад беда случиласть, что ж, теперь орешь!

Албастылар чыгып китәләр. Артларыннан, кычкыра-кычкыра, агачны күтәреп Шүрәле дә кузгала.

1 нче кыз: (моңлы көй куела, кыз чыга)

Борчылмагыз, дусларым.

Чынлыкта Шүрәлеләр юк алар,

Тик әкияттә генә яшиләр.

Куркыталар, кычкыралар.

Бер кайчан да Шүрәлеләр булмаган. Ә Былтыр ул халык герое: акыллы, зирәк, тапкыр.

Милли көй яңгырый, Рузинә һәм Асылгариев Булат зур китап күтәреп чыгалар.”Г.Тукайның “ Китап” шигырен сөйлиләр.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, 
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса 
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, 
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; (Булат)

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем 
Була минем юл күрсәткүче йолдызым; 
Сөйми  башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, 
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта, 
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә, 
Өмид берлән карый башлыйм булачакка. (Рүзинә)

Җыр: Г.Тукай “Туган тел”

Алып баручы: Ә хәзер, хөрмәтле кунаклар, Сезгә бездән күчтәнәч. Рәхим итеп карагыз.

Тәрбиячеләр Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен сәхнәләштерә.

Алып баручы:

Исәнмесез, дусларым

Ягез әле, килегез.

Әкият сөйлим сезгә,

Сөйлим сезгә барсын да.

Каф тавы ягында, яшәгән ди бер малай. Аның әнисе генә булган. Әнисе көннәр буе эшләгән. Ә ул аннан: “Әнием, син көннәр буе ни эшлисең? дип сорамаган. Гел уйнаган да уйнаган. Аларның Акбай исемле этләре булган. Ул йорт саклаган.

Музыка куела. Акбай чыга.

Акбай: Мин буламын маэмай.

Исемем минем – Акбай.

Көне-төне йорт саклыйм,

Бер генә дә тик ятмыйм.

Алып баручы: Тагын аларның кызыл кикрикле әтәчләре булган. Ул көннәр буе тавыкларга, чебиләргә азык эзләгән.


Музыка куела. Әтәч чыга.

Әтәч: Кикрикүк...Кикрикүк,

Иртән иртүк мин торам.

Барсын да мин уятам.

Канат кагып кычкырам.

Тавыкларны, чебиләрне

Явыз козгыннан саклыйм.

Алып баручы: Тагын аларның өй түбәсе кыегында бер чыпчык та яшәгән. Ул Акбай белән, әтәч белән дус булган. Әтәчне күрүе белән исәнләшә торган булган.

Музыка куела. Малай тупны тәгәрәтеп чыга.

Малай: Китегез әле моннан, туп уйнарга урын җитми. (чыгып китәләр).

Әй рәхәт, күңелле.

Урамда гел уйнап йөрүе.

Музыка. Малайның әнисе башын тотып чыга.

Әни: Улым, үзең күрәсең, хәлем юк. Бер чиләк су гына алып кайтчы, балам.

Малай: Әни, суны иртән тору белән алып кайтып куйсаң булмый идемени?

Әни: Иртүк алып кайтсам, көне буе җылынып бетәр дип курыктым. Син бит, кичләрен уеннан арып кайткач, салкын су эчәргә яратасың.

Малай: Ярар инде, бир чиләкне.

(әнисе чиләк алып бирә)

Әни: Улым, суны теге Көймә тавы артындагы чишмәдән ал. Аның суы да тәмле, салкын да, шифалы да.

(Малай чишмәгә китә)

Малай: Көймә тавы бик-бик еракта, зәңгәр офыклар артында, ерак кына мы соң, җитмәсә шундый кызу. Мондый кызуда шул тикле еракка барып йөргәнче, суны менә шушы якындагы чишмәдән генә алыйм әле.

(Музыка. Малай чүмеч белән чиләккә су сала. Өенә кайтырга чыккач, каршына кояш очрый)

Кояш: Алтын кояш булам мин.

Барсын нурга күмәм мин.

Барсын да күрәм мин.

Чөнки күктә йөзәм мин.

Малай: Көнне кызу иткәнсең,

Уйныйсым бар минем. Суны кайдан алсам да, су-су булыр инде ул. Тик әни генә белмәсен.

Кояш: Ай-яй-яй, ай-яй-яй, бу нинди юньсез малай.

(Кояш чыгып китә, малай юлын дәвам итә).

Акбай: Син нишлисең, әй малай, ярамый бит алай.

Малай: Кит әле, Акбай, тиз бул кит, минем арттан йөрмә әле син. Каян алсам да су-су булыр инде ул. Тик әни генә белмәсен.

Акбай: Хау-хау-хау, хай-хай-хай, менә нинди юньсез малай.

(Акбай китә, малай юлын дәвам итә)

Әтәч: Кикрикүк-кикрикүк, исем китте бу хәлне күреп.

Малай: Кызыл кикрик, тиз бул моннан кит. Каян алсам да су-су булыр инде ул. Тик әни генә белмәсен.

Әтәч: Кикрикүк-кикрикүк, менә нинди юньсез малай.

(Әтәч китә. Малай юлын дәвам итә)

Малай: Менә әни, мин су алып кайттым, эч.

Әни: Рәхмәт, улым, бик зур рәхмәт. Эчкән саен, күкрәгемдә көч арта баруын сизәм, сәламәтләнеп киләм.

Малай: Белмәде, әнием суның кайсы чишмәнеке икәнлеген белмәде.

Алып баручы: Малай шулай дип әйткәч, күктәге кояш каралды. Дөнья ямьсезләнде.

(Музыка куела). Кара болытлар тугәрәк буенча әйләнәләр).

Малай: Нишләптер кояшның йөзе каралды. Бөтен дөнья ямьсезләнде, карале.

Әни: Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралган. Чөнки Кояш бөтен нәрсәне дә күреп тора.

Малай: Әни, мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине.

(Кочаклашалар)

Җыр: “Җырлыйм әнием турында”


Алып баручы: Шулай итеп, кояштагы кара тап, бөтенләй бетеп җитмәгән. Әйе, дөньяда бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый шул.