Эчтәлек:
Кереш ..........................................................................................................2 бит
I бүлек. Эзләнү эшен үткәрү урыны, эшне алып бару планы...................2 бит
II бүлек. Эзләнү эшенең проблемасы........................................................2 бит
III бүлек. Эшнең максаты һәм бурычлары................................................2 бит
IV бүлек. Эзләнү эшенең үтәлү срогы......................................................3 бит
V бүлек. Эшнең фәнни (теоретик ) һәм практик өлеше........................3-6 бит
VI бүлек. Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау.................................................7 бит
Йомгаклау....................................................................................................7 бит
Әдәбият исемлеге........................................................................................7 бит
Кушымта ................................................................................................8-11 бит
Кереш
Фәнни-тикшеренү эшенең темасы – “Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйли?”. Авылыбызның һәйкәле кайда урнаштырылган? Ул кайчан, кем хөрмәтенә куелган? Аның бүгенге көндәге торышы нинди? Һәйкәлләрнең киләчәге бармы? Гомумән, һәйкәлләр кирәкме? Нигә кирәк? Сорау сорауны тудыра. Бу хезмәттә шуларга җавап яктыртылды. Әлеге хезмәттә Таллы Бүләк, Беренче Май, Урманай авылы һәйкәлләре турында киңкырлы язма һәм бу һәйкәлләрнең фоторәсемнәре дә бирелде. Авылыбызның һәйкәлен саклау, карау авыл халкы, мәктәбебез укучылары өчен тарихи, экологик проблема булып тора.
I бүлек. Эзләнү эшен үткәрү урыны, эшне алып бару планы.
Эзләнү эшебезне Азнакай районы Урманай авылының Урманай урта гомуми белем мәктәбендә һәйкәлләрне барлаудан башладык. Урманай Җирлеге узидарәсеннән һәйкәлләрнең кайчан, ничек төзелгәнлеген белештек. Таллы Бүләк, Беренче Май авылларындагы һәйкәлләрне төзетүчеләрдән сорашып ачыкладык.
Үзебезнең мәктәп музееннан, авыл китапханәсеннән, “Бай тарихлы Урманай” китабыннан да кайбер мәгълүматларны алдык. Анкета тутырдык. Экологик яктан да тикшердек.
II бүлек. Эзләнү эшенең проблемасы.
Һәйкәлләр кайчан, нәрсә хөрмәтенә куелган? Аларның бүгенге көндәге торышы нинди? Һәйкәлләрнең киләчәге бармы? Гомумән, һәйкәлләр кирәкме? Нигә кирәк? Һәйкәлләрсез авыллар яши аламы? Авылның иҗтимагый тормышында һәйкәлләрнең әһәмияте нәрсәдә? Авылның һәйкәлләрен ничек сакларга? Сорау сорауны тудыра. Бу хезмәттә шуларга җавап яктыртылды. Әлеге хезмәттә Беренче Май, Таллы Бүләк, Урманай авылы һәйкәлләре турында киңкырлы язма һәм бу һәйкәлләрнең фоторәсемнәре дә бирелде. Авылыбызның һәйкәлен саклау, карау авыл халкы, мәктәбебез укучылары өчен тарихи, экологик проблема булып тора.
III бүлек. Эшнең максаты һәм бурычлары.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Максатыбыз тарихны өйрәнү.
Бурычлар:
Һәйкәлләрнең кайчан, кем тарафыннан ясалганлыгын ачыклау;
Һәйкәлләр янында булу, фотога төшерү;
Һәйкәлләр турында мәгълүмат туплау өчен мәктәптә төбәкне өйрәнү музеенда һәм авыл китапханәсендә булу;
Кирәкле әдәбият белән танышу;
Кирәкле чыганакларны табу, тапкан информацияне өйрәнү, эзлеклелеккә салу;
Һәйкәлләрнең карта-схемаларын табу;
Эшләнгән эшнең нәтиҗәләрен тулыландыру, барлау, теркәү;
Информациянең статистик эшкәртмәләрен үткәрү;
Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау.
IV бүлек. Эзләнү эшенең үтәлү срогы.
Проектыбыз 1 елга исәпләнелгән. Ул 2025 нче елның гыйнвар – февраль айларыннан алып 2025 елның август – сентярь айларын үз эченә ала. Ләкин эшебез сезонлы характерда, шуның өчен ул берничә этапка бүленгән.
Проектның этаплары:
1) Әзерләү этабы. Гыйнвар – март айлары. Авылыбыз һәйкәленең тарихын өйрәнү.
2) Төп этап. Апрель – май айлары. Һәйкәлләрнең карта-схемаларын төзү. Барлык материалны туплау.
3) Соңгы этап. Август – октябрь. Һәйкәлләрнең физик халәтен тикшерү. Альбом, стенд төзү. Нәтиҗә ясау.
Һәр этап азагында эшләгән эшләргә йомгак ясап барабыз. Үзебезнең эшләү, өйрәнү алымнары да бар: 1) Өстәмә әдәбият куллану (информацион эш). 2) Эш белән ялны аралаштыру (экскурсия-экспедицион эш). 3) Мәгъүлүматлар туплау (статистик эш).
V бүлек. Эшнең фәнни (теоретик) һәм практик өлеше.
Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Ул бүгенгене яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Теге яки бу сорауга төгәл һәм дөрес җаваплар эзли. Безнең, Татарстан Республикасының ямьле почмакларыннан берсе булган Азнакай районының һәйкәлләренең дә, ерак та, якын да булган кызыклы тарихы, истәлекле урыннары бар. Алар Бөек Ватан сугышы геройлары, авыл тормышындагы вакыйгалар белән бәйле.
1 нче эш. Безнең авылларыбызда һәйкәлләрнең торышы нинди хәлдә соң? Яшь буын аларны беләме, саклыймы? Шул максаттан укучылар арасында анкета уздырдык. Нәтиҗәләр бик үк куанычлы түгел. Тәкъдим ителгән сорауларга җавапларны – 65% кына яхшы, ә 35% ы начар белә, я бөтенләй белми (алары килгән укучылар яки башка авыл һәйкәлен белмәүчеләр) (Кушымта №1)
2 нче эш. Барлык һәйкәлләрнең дә географик урыннары билгеләндә. Карта-схемалары табып урнаштырылды. Мәйданнары үлчәнде. (Кушымта №2)
3 нче эш.
Беренче Май поселогында куелган һәйкәл. Аңа 2000 нче елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгына багышлап нигез салынган. Аның мәйданы – 96 кв.м. Район үзәгеннән, югарыдан күрсәтмә буенча эшләнгән ул. Аны төзү белән шул вакытта “Беренче Май кооперативы”н җитәкләүче Ахметов Әнсәр Әсгать улы шөгыльләнә. Ялланган эшчеләр белән бергә үз иннициативасы белән проектын төзеп, жирне тигезләп, бетон мәйданчык ясыйлар, кирпечтән постаментын күтәреп, яхшылап тигезлиләр. Ак һәм зәңгәр төсләргә буйыйлар. Соңыннан шуның кырыена чәчәклек тә ясала. Һәйкәлнең алгы ягына сугыштан кайтмаган батырларның исемнәре язылган. Алар инде бөтенләй нигезләре дә калмаган беткән авыллардан - Моратовкадан – 18 кеше, Көчле Бүләк авылыннан - 37 кеше, Галимовка авылыннан – 53 кеше, ә Беренче Май авылының үзеннән – 13 кеше. Барлыгы – 120 кеше. Һәйкәлнең коймасы урынында башта чылбырлап баганалар куела, ә аннары 2012 нче елда Авыл Җирлеге үзидарәсендә Шакирзянов Илгиз Газимҗан улы җитәкчелек иткән вакытта тимердән койма ясатыла. Агачлар соңыннан утыртылырга тиеш була, ләкин Һәйкәл олы койма белән уратып алынмаганлыктан, агачлар утыртылмый кала. 2018 нче елда һәйкәлгә Авыл Җирлеге үзидарәсендә Закиров Айдар Илдар улы җитәкчелек иткәндә капиталь ремонт ясатыла. Бүгенге вәзгыять (политика) дәвам иткәндә, һәйкәлләрнең матурлыгы сакланырмы-юкмы, әйтүе кыен, әмма тарихи истәлек буларак ул сакланырга хаклы. Биредә әле уңайлы эскәмияләр урнаштырылырга һәм ял мәйданчыгы булырга тиеш була.
Таллы Бүләк авылындагы һәйкәл. 1992 нче елда Таллы Бүлләк авылында бик матур һәйкәл калкып чыга. Мәйданы – 150 кв.м.Аны үз теләкләре, үз көчләре, үз материаллары белән ике кеше төзетә. “Әйдә әле, Мөсәвир менә бу урынга һәйкәл төзик әле, бездән бер истәлек булсын дип уйлаштык та һәйкәлне төзеп куйдык, безгә аны төзергә кушучы булмады”, - диде Шакиров Рүзил Шәрип улы. Аннары художник Ибрагимов Мөсәвир Мөнәвир улы мәдәният йортының да эчен бик яхшы итеп ясап куя. Һәйкәл буласы урынны тигезлиләр, бераз күтәртәләр. Астында җир иңмәсен өчен торба калдырып, аның өстенә ярты ай формасында кирпич белән постаментын төзиләр. Җиргә таш җәяләр. Һәйкәлнең алгы стенасы 1941-1945 дигән саннар белән күтәртелгән. Постаментка “Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга мәңгелек дан”дип язылган. Алар астына аска 37 сугышчының исемнәре язылган ике таш куелган. Һәйкәл ап-ак төскә буялган. Һәйкәлгә керү юлы, һәйкәл үзе дә тәбәнәк таш койма белән уратып алынган. Ул акка буялган. Таш җәеп ясалган баскычлардан өскә күтәреләсең.
Урманай авылындагы һәйкәл. Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл 1975 елда ачылган. Галиева Сирина апа сөйләгәннәрдән түбәндәгеләр билгеле булды. Бу урыннар элек тигез урын булып, аны күтәрткәннәр. 2 м күтәртеп, ком салып, бетон фундамент ясаганнар. Аннары шул мәйданчыкка кирпечтән постамент күтәргәннәр, штукатурлаганнар. Скульптура үзе кайтартылып, 3 өлештән җыелган. 2 өлеше - 2 солдат һәм 1 өлеше - озынлыгы 10 м тирәсе озынлыктагы янәшә 2 баганадан тора. Аңа Ватан сугышы ордены билгесе беркетелгән, ә стенаның ике ягына чокып “Үзе үлеп илен саклаган авылдашларыбызга мәңгелек дан” дигән язу ике телдә язылган. Таш плитәләр белән ябылган җирлек өстендә мәңгелек ут кабызыла. Һәйкәл шул елларда “Урманай совхозы” директоры булып эшләгән Ягъфәров Фердинанд Каюмович һәм партком секретаре булып эшләгән М.Галиев җитәкчелегендә төзелә. Мәйданы 750 кв.м. булган территория агач койма белән уратып алына. Беренче һәйкәл ачылу турындагы язма Кушымта №3 беркетелә. 2011 елда Авыл Җирлеге үзидарәсе җитәкчесе Шакирзянов Илгиз Газимҗан улы һәйкәлгә реконструкция ясатты. Ә 2014 елда Азнакай ПМК җитәкчесе Сәмигуллин Марсель Марс улы һәм Урманай авылы җирлегенең район советы депутаты Вәлиев Данис Малик улы ярдәме белән алгы яктагы агач коймалар тимер торбалы коймаларга алыштырылды, буяп куелды. Һәйкәлгә 178 сугышчының исеме язылган. Ләкин аны тулыландырасы бар. Әлеге һәйкәл 50 ел дәвамында Урманайлыларның Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм бәйрәм үткәрү урыны вазифасын башкара. Шунда митинглар, тантаналар үткәрелә. Хәтәр чорлар һәйкәлләренә илткән сукмаклар мәңге суынмасын иде.
4 нче эш. Соңгы берничә ел эчендә без мәктәп укучылары үзебезнең һәйкәлне өйрәнү һәм тарихны барлауны максатыбыз итеп куйдык. Бу максатны тормышка ашырып, укытучылар, әби-бабайлар, әти-әниләр, җирле үзидарә советы ярдәме белән байтак эшләр эшләдек. Мәсәлән, язын һәйкәлне һәм аның ихатасын чүптән чистартабыз, кышын карларны көрибез, 23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә, 9 Май Җиңү бәйрәмендә, 22 июнь Сугыш башланган көнне сугышта һәлак булган сугышчыларны искә алабыз. Сугыштан исән кайткан батырларга багышлап, мәктәбебездә стенд-баннерлар эшләнде. Аларны эшләүдә мәктәп директоры Хәйбуллина Гөлшат Әсгать кызы, татар теле һәм әдәбияты укутычысы Ихсанова Эльвира Таһир кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәйхулова Ләйлә Марсил кызы, тарих укытучысы Латыпова Айгөл Алмас кызы, укытучылар, укучылар коллективы олы тырышлык куйдылар (Кушымта №4)
VI бүлек. Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау
Эзләнү нәтиҗәсендә шактый кызыклы мәгълүматлар, күп кенә фактлар ачыкланды.
Эзләнү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, район хакимяте карамагындагы барлык һәйкәлләр дә бүген карап, тәртипләп тотыла икән. Бу бик куанычлы хәл.
VII бүлек. Йомгаклау
Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авыл урамнарына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар. Боларны өйрәнгән вакытта бездә алга таба да тарихи һәм архитектура истәлекләрен өйрәнүгә кызыксыну уянды. Авыл зиратында бик борынгы вакытлардан сакланып калган ике каберлек бар. Алар өстендә борынгы ташлар тора. Моны безгә мәктәбебез музее җитәкчесе Ихсанова Эльвира Тагировна сөйләде. Киләчәктә шушы ташлар турында өйрәнербез, мәгълъмат тупларбыз. Ул шәхесләр кемнәр? Нәрсәләр белә алабыз алар турында? Аннары һәйкәлләрдәге исемлекләрне тулыландырырга планлаштырдык.
Ә бит һәйкәлләр киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк. Анкеталарга җаваплар арасында да шундыйрак фикерләр бар:
һәйкәлләр үз тарихыңны, күренекле шәхесләрне искә алу, онытмас өчен,
тантаналы бәйрәмнәрне үткәрү урыны буларак,
сугыш корбаннарын искә алу өчен кирәк.
Әдәбият исемлеге
“Бай тарихлы Урманай” китабы.
“Маяк” газетасыннан алынган фотолар һәм язма.“Маяк”, 10/05, 1975 ел.
Урманай авылының Җирле Үзидарәсеннән алынган мәгълүматлар.
4. Урманай мәктәбе туган якны өйрәнү музее фонды материаллары.
5. Урманай авылынының элеккеге китапханәчесе Галиева Сирина апа туплаган материаллар.
Кушымта №1
Анкета:
1. Сезнең исемегез? 2. Сез шушы авыл кешесеме?
3. Сезгә ничә яшь? 4. Авылыгызда һәйкәл бармы?
5. Ул кайда урнашкан?
6. Һәйкәл ничәнче елда төзелгән?
7. Аны кемнәр төзегән яки төзеткән? 8. Сез һәйкәл белән бәйле нинди тарихи вакыйгаларны беләсез?
9. Әгәр белмәсәгез белергә теләр идегезме?
10. Һәйкәлләрнең торышы нинди хәлдә дип уйлыйсыз?
11. Аңа ярдәм кирәк булганда, ярдәм итәр идегезме?
12. Һәйкәлләр нигә кирәк?
Кушымта №2
Таллы Бүләк авылы һәйкәле. Мәйданы – 150 кв.м
Беренче Май авылы һәйкәле. Мәйданы – 96 кв.м
Урманай авылы һәйкәле. Мәйданы – 750 кв.м
Кушымта №3
Кушымта №4
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
“Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйли?
Проектның авторы:
Шакирова Ләйсән Илнур кызы (10 класс)
Проектның җитәкчесе:
Валеева Фәнисә Фазыл кызы (география укытучысы)
2025, Азнакай
Тезис
Иртән телевизорны ачып куйдым да мәктәпкә җыендым. Хәбәрләр тапшыруында Татарстан Республикасының рәисе Рөстәм Миңнеханов – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башкарыласы эшләр хакында сөйләп калды, ә мин көндәгечә иртән мәктәпкә барырга дип чыктым. Көн бик матур. Аяк астында кар шыгырдый. Тирә-якка карап, уйланып барганда, авылыбыз кырыендагы урманга, ә аннары авыл уртасында ук урнашкан, әллә каян кояш нурларында ялтырап тора торган мәчет манарасына, ә аның янында гына ап-ак булып күренеп торган һәйкәл баганасына күзем төште. Туган ягым! Туган җирем! Туган табигать! Туган төбәгемнең кадерле почмаклары! Үз эчләренә туган якның бай тарихын һәм культурасын сыйдырган, тормышның бер кисәгенә әверелгән урыннар . Шулай уйланып бара торгач, Беренче Май авылына килеп җиткәнбез. Анда да авыл уртасындагы без үтеп китә торган юл буендагы мәйданда Бөек Ватан сугышында үлеп калган сугышчылар хөрмәтенә һәйкәл салынган. Төрле уйлар уйлап килә торгач, мәктәпкә килеп җиткәнне сизми дә калганмын. Ул көнне туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияли торган бу урынны уйлау тынгылык бирмәде. Укытучыма, классташларыма әйттем. Менә шулай без тикшеренү-эзләнү эшен башлап җибәрдек.
Проектның темасы “Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйли?” дип атала.(1 слайд) Шуңа күрә тикшерү объекы – һәйкәл. (2 слайд) Һәйкәлләр кайчан, нәрсә хөрмәтенә куелган? Аларның бүгенге көндәге торышы нинди? Һәйкәлләрнең киләчәге бармы? Гомумән, һәйкәлләр кирәкме? Нигә кирәк? Һәйкәлләрсез авыллар яши аламы? Авылның иҗтимагый тормышында һәйкәлләрнең әһәмияте нәрсәдә? Авылның һәйкәлләрен ничек сакларга? Сорау сорауны тудыра. Бу хезмәттә шуларга җавап яктыртылды. (3 слайд) Әлеге хезмәттә Урманай авылы һәйкәле турында киңкырлы язма һәм бу һәйкәлләрнең фоторәсемнәре дә бирелде. Авылыбызның һәйкәлен саклау, карау авыл халкы, мәктәбебез укучылары өчен тарихи, экологик проблема булып тора.
Проектның тикшеренү гипотезасы: һәйкәлләрне өйрәнү – тарихыбызны киләчәк буыннарга тапшырырга әзерләнү ул. (4 слайд)
Проектыбыз 1 елга исәпләнелгән. Ул 2025 нче елның гыйнвар – февраль айларыннан алып август – сентябрь айларына кадәр дәвам итә. Ләкин эшебез сезонлы характерда, шуның өчен ул берничә этапка бүленгән.
Проектның этаплары: 1) Авылыбыз һәйкәленең тарихын өйрәнү. 2) Һәйкәлләрнең карта-схема, паспортларын төзү. 3) Һәйкәлләрнең физик халәтен тикшерү. Һәр этап азагында эшләгән эшләргә йомгак ясап барабыз. (5 слайд) Үзебезнең эшләү, өйрәнү алымнары да бар: 1) Өстәмә әдәбият куллану (информацион эш). 2) Эш белән ялны аралаштыру (экскурсия-экспедицион эш). 3) Мәгълүматлар туплау (статистик эш). (6 слайд)
Соңгы берничә ел эчендә без үзебезнең һәйкәлне өйрәнү һәм тарихны барлауны максатыбыз итеп куйдык. (7 слайд) Бу максатны тормышка ашырып, укытучылар, әби-бабайлар, әти-әниләр, “Бай тарихлы Урманай” китабы ярдәме белән байтак эшләр эшләдек. (8, 9, 10, 11, 12, 13, 14 слайд) Мәсәлән, язын һәйкәлне һәм аның ихатасын чүптән чистартабыз, кышын карларны көрибез, 23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә, 9 Май Җиңү бәйрәмендә, 22 июнь Сугыш башланган көнне сугышта һәлак булган сугышчыларны искә алабыз, сугыштан исән кайткан батырларны барлыйбыз, (15 слайд) анкета ярдәмендә укучылардан социологик сорашулар уздырабыз.
Һәйкәлләрнең ачылу тарихын өйрәндек, һәйкәл янында булдык, фотога төшердек. (16 слайд) Һәйкәлләрнең кайчан, кем тарафыннан ясалганлыгын ачыклау өчен китапханә белән музей менә дигән мәгълүмат базасы. (17 слайд) Без кирәкле әдәбият белән таныштык, карта-схемаларын төзедек, фотографияләр тупладык. (18 слайд)
Тикшеренү нәтиҗәләре: Урманай, Беренче Май, Таллы Бүләк авылы территорияләрендә 3 һәйкәл бар. (19, 20, 21 слайд) Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, җирлегебездәге һәйкәлләрнең бай тарихы бар, санитар торышы ягыннан караганда аларның начар хәлдә түгеллеге ачыкланды. Ә өйрәнгән материалларны туплап мәктәп музеена тапшырачакбыз. (22 слайд) Аннары һәйкәлләрдәге исемлекләрне тулыландырырга планлаштырабыз. Бу эшебез бездән соң килгән укучыларга бер ядкарь булып калыр, алдагы буыннарга, һәйкәлләрне яңартучыларның рух җылысын алып барыр. (23 слайд)
Димәк, авылларыбызга һәйкәлләр кирәк. Һәйкәлләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне тарихтан бүгенгегә, хәтта киләчәккә илтә, тормышка алып чыга.
Һәйкәлләрне өйрәнү, аның үткәнен белү – иң башлап күңелебезне савыктыру, киләчәгебезне барлау ул. Чөнки тарих - рухыбыз көзгесе.
7