Зал бәйрәмчә бизәлә. Серле бакча күренеше. Агачлар. Араларындагы Бер агачка күгәрченнәр кунган, «5» леләр эленгән. Әкрен генә маузыка астында укучы әкият сөйли.
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл ,дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
УКУЧЫ Борын – борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик – бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.
Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак кугәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: «Сеңлем, бу агачның исемен Казан шэхэренен 77урта мәктәбенең 1 нче класс укучылары белергә тиеш, син шулардан сора», - диде.
Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме әллә?
Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле.
Укучылар шигырь сөйләгәч хәрефләрен агач астына беркетәләр.
«Ә» «Әни» дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
«Ә» хәрефен язмаган?!
«Л» Өйрәндем мин күп хәрефләр
Тырышып, түгеп тирләр.
Л хәрефенә башлана
Әниемнең исеме – Люда
«И» хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
«Ф» Мәктәбебез түбәсендә
Флаг балкый бәйрәмдә.
Кыяфәтем шуңа горур –
Узмый вакыт әрәмгә.
«Б» Бүген бәйрәм бит безнең,
Бар балалар да белсен:
Б дан башка бәйрәм булмый –
Барсы да күреп китсен.
«А» А хәрефе – алмада,
А хәрефе агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Димэк бу агач нинди агач була инде?
БЕРГЭ ЭЛИФБА
Әлифба, син алып кердең
Безне белем иленә.
Ялкаулык та, тырышлык та
Шушы илдә беленә.
Карагыз әле, укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамладыгыз бит. Шуңа яхшы беләсез инде сез бу агачның исемен. Молодцы!
Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.
Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!
Әлифба: Исәнмесез, дусларым.
Балалар: Исәнме, Әлифба!
Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.
Укытучы:Әйе, Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.
Укытучы. Кадерле укучылар!
Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.
Әлифба тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Әлифба, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
Әлифба, күңелләр
Гел сиңа ялгансын.
Син безгә хәерле
Юл теләп каласың.
Зур белем иленә
Бик озак барасы.
Куркытмый авыр юл,
Тау – ташлар арасы.
Өйрәттең син безне
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
Каләмем йөгерә
Мин бер сүз әйтүгә.
Дәфтәрдә бар хәзер
Әти дә, әни дә.
Елмаям, көләм мин
Нур тулы күзләрем.
Ватаным турында
Иң тәүге сүзләрем.
Өйрәттең син безгә
Ватанны сөяргә
Рөхсәт ит зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә .
Укытучы. Укучылар, сезгә Әлифба белән хушлашуы бер дә җиңел түгел. Чөнки ул сезнең әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, Әлифба сезне укырга, язарга өйрәтте. Әлифбаны тәмамлаган булсагыз да, сезнең яныгызда бүген бәйрәм буена Әлифба агачы бар бит. Ул сезне үзенең серле дөньясына чакыра. Агачы серле булгач, аңа кунган кошлар да серле була икән. Һәрбер күгәрчен сезгә төрле биремнәр, сораулар, табышмаклар тәкъдим итә. Ә аларның җавапларын әлифбаны яхшы үзләштергән укучылар гына белә ала икән.
Хәзер күгәрченнәр алып килгән биремнәрне чишәбез.
1 күгәрчендә: 1. Нәрсә ул алфавит?
2. Алфавитта барлыгы ничә хәреф? (39)
3. Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь).
4. Кайсы хәрефләр 2 аваз белдерәләр? (я,ю,е,ё).
2 күгәрчендә: Әлифбадан сез нинди табышмаклар өйрәндегез?
(балалар әйтә, тамашачылар җавап бирә)
3 күгәрченә: Әти - әниләргә сораулар:
1. Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?
2. Типографиядә эшли торган апаның исеме ничек? (Люция)
3. Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.(укучылар ярдәм итә)
4. Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?
5. Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?
4 күгәрчендә: Әлифбада сез нинди һөнәрләр белән таныштыгыз? (очучы, умартачы, китапханәче, врач, укытучы, аш пешерүче, тәрбияче, комбайнчы, аучы, тегүче, чеби үрчетүче, игенче һ.б.)
Җыр: «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»
Почтальон. Дуслар, телеграмма! Сезгә телеграмма бар.
Укучылар. Кемнән?
Почтальон. Уку китабыннан. Юлга чыктым, тиздән килеп җитәм, дигән.
Уку, татар теле керә.
УКУ китабы. Балаларым, якыннарым,
Сүзләр, хәрефләр.
Китердек без сезгә бик күп
Бүләк дәресләр.
Уку. Мин уку китабы булам.
Татар теле. Мин татар теле булам.
— Көн дә бергә йөрербез.
— Бик күп белем бирербез.
— Мине укып сөйләрсез,
— Мине язып көйләрсез.
— Минем белән сөйләшеп,
— Минем белән серләшеп
— Бик күп юллар үтәрсез,
— Хыялыгызга җитәрсез.
Җыр: «Туган тел»
Җырлый – җырлый Кызыл Калфак керә.
Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче уку китабыгыз - Әлифба белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез. «5» легә генә укыгыз. Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар.
Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
Бабай нәрсә чәчкән?
Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?
Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?
Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?
Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
Курочка Ряба нинди йомырка салган?
Йомры Икмәкне кайсы хайван яраткан?
Кызыл Калфак. Ярый, рәхмәт сезгә. Сез бик зирәк һәм белемле икәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз.
Гыйлем иясе. (керә) Исәнмесез балалар?! Исәнмесез әти - әниләр, кунаклар, укытучылар! Мин сезне бәйрәм белән котлыйм.
Балаларны белем серләренә өйрәтүче укытучыларга һәм укуда балаларга ярдәм иткән өчен әти - әниләргә зур рәхмәт белдерәм. рәхмәт, Сезгә! (башын ия)
Ә сезне 1 нче класс укучылары иң беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Минем серле китап – сумкамда биремнәрем, мәсьәләләрем, алтын – көмеш медальләрем дә бар. Медальләрне әле мин сезгә бирмим, башта минем мәсьәләләрне чишегез, биремнәремне үтәгез.
Шигъри мәсьәләләр.
1)Алмагачта 5 алма
Алар пешкән, алланган.
Берсен алды Әнисә
Агачта ничә калды?
2) Ак каенда 5 чыпчык,
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез-
Барысы ничә кошчык?
3) Бер куян басып тора,
Бер куян ята посып
Йөри дүртесе уйнап-
Йә, әйт әле, син уйлап?
4) Челән янына дәрескә
7 саескан килгән.
Шулардан 3 есе генә
Дәресен әзерләп килгән.
Ничә ялкау саескан
Дәрескә очып килгән?
5) Бер күлмәктә 3 төймә,
Бер күлмәктә 5 төймә.
3 төймә дә, 5 төймә
Ничә? Шуны кем белә?
Гыйлем иясе. Дөрес, мәсьәләләремне әйбәт чиштегез. Мин сезгә медальләремне тапшырам. Булдырдыгыз.
.
Укытучы:. Әлифба агачына күз салыгыз әле, укучылар. Әнә кайда үсә икән ул 5 леләр. Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәкләрен белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар. Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре – 5 леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт 5 легә генә укуыгызны теләп кала.
Укучы. Кайтып киләм мәктәптән
Шатлыгыма күмелеп.
Карап кала гөлләрем
Тәрәзәдән үрелеп.
Чәчәкләре әйтерсең
Елмаялар, көләләр.
Минем 5 ле алганны
Алар ахры беләләр.
Укучы. Өйрәттең укырга син,
кадерлем - Әлифбам.
Инде китәрсең миннән,
Ә мин сине онытмам.
Укучы. Әлифбам – беренчесе,
Әнием күк кадерлесе.
Юл күрсәтте белемгә,
Өйрәтте гаделлеккә.
Укучы. Әтием - әнием теле белән
Башладым юл башымны.
Шуңа күрә йөзем нурлы,
Киләчәгем өметле.
Укучы. Шатлык балкый безнең йөзебездә,
Моңсулык бар күгебездә.
Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр
Зур юл үттек үзебез дә
Укучы. Без көлдек тә, еладык та,
Шатландык һәм көендек.
Хәреф арты хәреф белдек,
Сүзләр тездек, сөендек.
Укучы.бәхетле мин, Әлифбам,
Анам телен өйрәндем.
Үстем инде, Әлифбам,
Тәртипкә дә өйрәндем.
Сәнгатьле итеп сөйләргә Кызларны ул зур ярдәмче,
Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.
Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре
Ойрэттен син Элифба. Елмаеп торсын диде.
Ә малайларга Әлифба Өйрәтте Әлифба безне
Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.
Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга
Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.
Өйрәтте чиста булырга
Пөхтәлекне сакларга.
Усал , ямьсезләрдән безгә
Кечеләрне якларга .
Элифба
Китэм сездэн балалар
Шатланып горурланып.
Укунын да,язунын да
Топ нигезен бирдем дип.
Минем белэн алмашка
2 дэреслек килде
Дуслашыгыз балалар
Куп жимешлэр бирерлэр..
УКЫТУЧЫ Әлифба , әлифба
Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Элифба жыры
ХУШЫГЫЗ БАЛАЛАР!ДУС БУЛЫГЫЗ,ЯХШЫ УКЫГЫЗ,МАТУР БУЛЫГЫЗ!
Я помню тот звонок веселый,
Что прозвенел нам в первый раз,
Когда пришла с цветами в школу
В свой самый лучший первый класс.
- Садясь за парту осторожно,
Чтоб школьной формы не измять,
Я азбуку свою раскрыла
Открыла чистую тетрадь.
Мне учиться очень нравится,
Отвечать я не боюсь.
Я могу с задачей справиться,
Потому что не ленюсь.
- Все недели пролетели
С сентября до февраля
Азбуку мы одолели
Буквы выучить успели.
- Я уже все буквы знаю,
Даже вывески читаю,
И названия газет,
И бумажки от конфет.
УКЫТУЧЫ
Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез Һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
Әткәй - әнкәй , газизләрем
Гомер биргәнсез безгә
Изге итеп үстердегез
Мең рәхмәтлемен сезгә .
. Сезнең алда сүз бирәбез
Тырыш булырга
Ялкауланмаска. ;
Артта калмаска.
"2” ле алмаска.
Укырбыз "5” кә
Вәгъдәне үтәрбез
Теләккә җитәрбез
Туган илгә хезмәт итәрбез.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык безнен сезгә теләкләребез бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә , җырларга
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Поздравления администрации школы, родителей.
Әлифба.
Китәм сездән, балалар,
Шатланып, горурланып.
Укуның да, язуның да
Төп нигезен бирдем диеп.
Минем белән алмашка
2 дәреслек килде.
Дуслашыгыз, балалар,
Күп җимешләр бирерләр.
Хушыгыз, дусларым! Дус булыгыз, яхшы укыгыз, матур яшәгез!
Укучылар. Кадерле укытучыларыбыз!
Әти - әниләребез!
Сезнең алда вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
2 ле алмаска,
Тырыш булырга,
5 кә укырга.
Җыр: «Кояшлы ил»