СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Шәхси гигиена"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу дәрес рус төркемендә укучы 2 нче сыйныф балалары өчен Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелде.

Просмотр содержимого документа
«"Шәхси гигиена"»


Тема: Шәхси гигиена предметлары.

Максат: 1) Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, сорый, тәкъдим итә; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә белергә өйрәтү.

2) Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен ныгыту.

3) Чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Күңелле татар теле 2 класс”, (57-58 нче битләр); методик ярдәмлек, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы белән сөйләшү;

II. Актуальләштерү.

  1. Слайдлар аша шәхси гигиена предметлары исемнәрен искә төшерү;

  2. Шәхси гигиена предметларын үзеңә сорап алу; барлыгын, юклыгын әйтү.

- Попроси себе мыло,чистое полотенце, расческу, зубную щетку.

- Скажи, что у тебя нет (есть) мыла (расчески, полотенца, зубной щетки)

3. Шәхси гигиена предметларының кирәклеге турында сорау.

- Настя, спроси у Даши, нужна ли ей расческа.

III. Яңа тема өстендә эш

  1. Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр өстендә эш:

  • яңа сүзләрне тәрҗемә итү һәм мәгънәсен ачыклау

  • Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

  • - яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

  • сүзне кабатлау;

  • сүзтезмә әйтү: пөхтә укучы, йомшак сөлге, иртән юына, көндез ашый һ.б.

  • яңа сүз кергән җөмләләр төзү: 1) Миша пөхтә укучы. 2) Минем сөлгем йомшак. 3) Мин иртән теш чистартам. 4) Аня көндез бит юа.

  1. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу;

пөхтә- [пөхтә]

йомшак - [йŏмшақ]

иртән - [иртән]

көндез - [көндөс]

  1. .Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

Скажите что:

- девочка аккуратная;

- полотенце мягкое;

- он утром умывается;

- эта зубная щетка новая;

- она расчесывает волосы.

4. Физминутка.

IV. Яңа теманы ныгыту.

  1. Слайдта бирелгән сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Пөхтә чистый

Йомшак мыло

Иртән днем

Көндез умывается

Чиста аккуратный

Юына мягкий


Сабын утром

Чистарта моет

Юа чистит

2. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

1. Прослушайте и укажите слова со звуком [қ] : көн, кул, теш, кыз, сөлге, йомшак, кич.

2. Прослушайте и скажите что добавлено ко второму предложению каждой пары:

1) Алсу пөхтә кыз.- Алсу пөхтә, чиста кыз.

2) Ул юына.- Ул сабын белән юына.

3) Аның сөлгесе бар. – Аның йомшак сөлгесе бар.

3. Слайдта бирелгән рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне уйлап әйтү.

4. Ситуатив күнегүләр белән эшләү өчен, – мы/-ме сорау кисәкчәләрен искә төшерү.

5. Ситуатив күнегүләр белән эшләү өчен, хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен искә төшерү.

6. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Как попросишь у мамы:

  • мыло;

  • чистое полотенце;

  • мягкое полотенце.

Как спросишь у друга, чистые ли у него руки(лицо)

Как скажешь, если ты чистишь зубы, моешь лицо, расчесываешь волосы.

7. Дәреслек белән эш. Репликаларны дөрес урнаштырып, диалог төзү.

А) - ....

- Әйе, бу сөлге чиста.

- ....

- Сөлге йомшак, зур.

8. Диалогларны парларда сөйләшү.

9. Диалогны дәфтәргә язу.

V. Йомгаклау.

Рефлексия.

- Бу алган белемнәрне кайчан кулланып була? Сезгә нәрсә авыр булды?

Өй эше.

а) Алсу турында иң яхшы сөйләүче конкурсына әзерләнергә.

б) 7 нче күнегүне язмача эшләү. Нокталар урынына тиешле репликаларны куеп, дәфтәрләргә язу.