СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар әдәбиятыннан тестлар

Нажмите, чтобы узнать подробности

5 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан еллык тест

Просмотр содержимого документа
«Татар әдәбиятыннан тестлар»

5 нче сыйныф рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан административ контроль тест

Вариант 1

А1. Фольлор сүзе ... дигәнне аңлата.

  1. Хикәя;

  2. Әкият;

  3. Халык иҗаты.


А2. “Ак бүре” әкиятендә патшаның ничә улы була?

  1. 4;

  2. 5;

  3. 7.


А3. “Абзар ясаучы Төлке” әкиятенең геройлары

  1. Арыслан, төлке;

  2. Юлбарыс, төлке;

  3. Арыслан, эт.


А4. “Өч кыз” әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверелә?

  1. Гөберле бакага;

  2. Үрмәкүчкә;

  3. Тиенгә.


А5. Габдулла Тукай язган әсәрне билгеләгез.

  1. “Су анасы”;

  2. “Патша белән карт”;

  3. “Гафият турында әкият”.


А6. Байназар Әлменов –

  1. Рәссам;

  2. Шагыйрь;

  3. Галим.


А7. Адлер Тимергалинның “Сәер планетада” әсәре –

  1. Автор әкияте;

  2. Фантастика;

  3. Әкият.


А8. Казанның татар укытучылар мәктәбендә

  1. Бер ел укыйлар;

  2. Дүрт ел укыйлар;

  3. Ун ел укыйлар.


А9. Гаяз Исхакый –

  1. Язучы, драматург;

  2. Язучы, рәссам;

  3. Язучы, сәүдәгәр.


А10. Автобиографик әсәр –

  1. Сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, вакыйгага корылган әдәби әсәр.

  2. Язучының үз тормышы, үткәне турында язган әсәре.

  3. Әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр (поэма) формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре.


А11. “Исемдә калганнар” әсәренең төп герое кем?

  1. Габдуллаҗан;

  2. Габидулла;

  3. Габдулла.


А12. Сәгъди абзый Габдулланы кайсы авылга алып кайта?

  1. Кушлавыч;

  2. Кырлай;

  3. Өчиле.



А13. “Рөстәм маҗаралары” әсәрен

  1. Муса Җәлил язган;

  2. Гадел Кутуй язган;

  3. Шәүкәт Галиев язган.


А14. “Рөстәм маҗаралары” әсәре

  1. Туган илеңне, туган халкыңны ярату, сагыну турында;

  2. Рөстәмнең әбисе турында;

  3. Абага чәчәге турында.


А15. “Бәхет кайда була?” соравына кем җавап бирә?

  1. бабай;

  2. Галимҗан белән Илдус;

  3. автор.


А16. Нәби Дәүли язмаган әсәр -

  1. “Бәхет кайда була?”;

  2. “Мин җирдә калам”

  3. “Чыбыркы”.


А17. “Чыбыркы” әсәренең төп героеның исеме ничек?

  1. Рәшит;

  2. Илдус;

  3. Кәрим.


А18. Нәби Дәүлинең “Мин җирдә калам” шигырендә лирик геройга кая очарга әйтәләр?

  1. Кояшка;

  2. Айга;

  3. Марс планетасына.


А19. Равил Фәйзуллин әсәрен билгеләгез.

  1. “Табигать кочагында”;

  2. “Матурлык минем белән”;

  3. “Җир - ана, кояш һәм башкалар”.


А20. Мөдәрис Әгъләмовның “ Матурлык минем белән” әсәре

  1. Матур табигать турында;

  2. Матур кызлар турында;

  3. Матур киемнәр турында.


В1. Әсәрләрне һәм авторларны туры китереп языгыз.

  1. Муса Җәлил а) “Кыр казы”

  2. Шәүкәт Галиев б) “Аталлы – уллы солдатлар”

  3. Фатих Кәрим в) “Сагыну”


В2. Картиналарны һәм авторларны туры китереп языгыз.

  1. Хаҗиморат Казаков а) “Наратлыкта иртә”

  2. Байназар Әлменов б) “Бәләкәй Апуш”

  3. Иван Шишкин в) “Су анасы”


С. Шигырьне кирәкле сүзләрне куеп язып бетерегез.

Кояшлы ил

  1. Кояшлы ил – ... ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә ...,

... алып килә яз.

  1. Һавасы да, ... дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, ... да –

Безгә якын бары да.

  1. Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең ... җырлары.

5 нче сыйныф рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан административ контроль тест

Вариант 2

А1. Халык авыз иҗаты дип ... әйтәләр.

  1. Шигырьне;

  2. Әкиятне;

  3. Фольклорның бер өлешен.


А2. “Ак бүре” әкиятендә нинди герой юк?

  1. Ак бүре;

  2. Эт;

  3. Патша.


А3. Төлке әкиятендә төлке нәрсәгә өй ясый?

  1. Арысланга;

  2. Үзенә;

  3. Тавыкларга.


А4. . “Өч кыз” әкиятендә уртанчы кыз нәрсәгә әверелә?

1) Гөберле бакага;

2) Үрмәкүчкә;

3) Тиенгә.


А5. Туфан Миңнуллин язган әсәрне билгеләгез.

  1. “Су анасы”;

  2. “Патша белән карт”

  3. “Гафият турында әкият”.


А6. Байназар Әлменов

  1. Картиналар ясаган;

  2. Әкиятләр язган;

  3. Фәнни хезмәтләр язган.

А7. Адлер Тимергалинның “Сәер планетада” әсәренең төп герое –

  1. Мюнхгаузен;

  2. Рей Фридман;

  3. Гафият.


А8. Казанның татар укытучылар мәктәбендә

  1. Укытучылар әзерлиләр;

  2. Язучылар әзерлиләр;

  3. Шәкертләр әзерлиләр.


А9. Гаяз Исхакый ...

  1. Балалар укыта;

  2. Алтын приискалары тота;

  3. Әсәрләр яза, газета-журналлар чыгара.


А10. Автобиографик әсәр –

1) Язучының үз тормышы, үткәне турында язган әсәре.

2) Әкияткә нигезләнеп,драма әсәре формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре.

3) Сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, вакыйгага корылган әдәби әсәр.


А11. “Исемдә калганнар” әсәренең төп герое кем?

1) Габдулла.

2) Габидулла;

3) Габдуллаҗан;


А12. Габдулланы Кырлайга кем алып кайта?

1) Бабасы;

2) Сәгъди абзый;

3) Әбисе.


А13. “Рөстәм маҗаралары” әсәрен

1) Муса Җәлил язган;

2) Гадел Кутуй язган;

3) Шәүкәт Галиев язган.


А14. Рөстәмне кем буласы килә?

  1. Космонавт;

  2. Күзгә күренми торган батыр;

  3. Язучы.


А15. Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?”шигырендә бәхет кайда була?

1) хезмәттә;

2) бакчада;

3) алмагачта.


А16. Нәби Дәүли язган әсәр -

1) “Кояшлы ил – бәхет иле”;

2) “Чыбыркы”;

3) “Бәхет кайда була?”.


А17. Нәби Дәүлинең “Мин җирдә калам” шигырендә лирик герой нишли?

  1. Җирдә кала;

  2. Айга очып китә;

  3. Кеше булмаган утрауга(необитаемый остров) китә.


А18. Фатих Хөснинең “Чыбыркы” әсәренең төп герое кая бара?

1) авылга кайта;

2) шәһәргә китә;

3) Төркиягә оча.


А19. Равил Фәйзуллин нәрсәләр иҗат итә?

1) Романнар;

2) Шигырьләр;

3) Пьесалар.


А20. Равил Фәйзуллинның “Табигать кочагында” шигырендә балалар нишлиләр?

  1. Уйныйлар, җырлыйлар;

  2. Су коеналар;

  3. Кошларны куркыталар.


В1. Әсәрләрне һәм авторларны туры китереп языгыз.

  1. Муса Җәлил а) Сөйләр сүзләр бик күп алар”

  2. Гадел Кутуй б) “Соңгы җыр”

  3. Фатих Кәрим в) “Рөстәм маҗаралары”


В2. Картиналарны һәм авторларны туры китереп языгыз.

1) Хаҗиморат Казаков а) “Наратлыкта иртә”

2) Байназар Әлменов б) “Бәләкәй Апуш”

3) Иван Шишкин в) “Су анасы”


С. Шигырьне кирәкле сүзләрне куеп язып бетерегез.

Кояшлы ил

  1. Кояшлы ил – ... ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә ...,

... алып килә яз.

  1. Һавасы да, ... дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, ... да –

Безгә якын бары да.

  1. Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең ... җырлары.