СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Методическая разработка урока "Җөмлә"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җөмлә темасына дәрес планы

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка урока "Җөмлә"»

Җөмлә.


Дәреснең максаты:

  • Җөмләнең төзелешен һәм нәрсә белдергәнен өйрәтү;

  • дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру;

  • туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Исәнмесез , балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, ана телен

Өйрәнергә дип килдек.

- Балалар, мәкальнең сүзләре таралган. Әйдәгез, бергәләп, аларны җыйыйк.

Халык, булыр, туган, кадерле, телен, кадерләгән. (Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.)

-Без нәрсә ясадык? (Җөмлә.)

-Җөмләдә сүзләр ничек килде? (Бер-берсенә бәйләнеп.)

- Бүген без нәрсә турында өйрәнәчәкбез? (Җөмлә турында.)



II. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Чиста бул.

Бер, ике, өч (өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач (кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар).

Парталарны сөрт (партага орынмыйча гына,уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар).

Чиста һава керт ( бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр).

б) Дәфтәрдә эш

Тел кешенең кемлеген аңлата.

Теле барның юлы бар.

IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

88 нче күнегү, 61 бит.

89 нче күнегү, 62 бит.


V.Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).



VI Ныгыту эше

  1. Әйтеп яздыру.

Яз башы.

Язның беренче ае - март җитте. Көннәр озая. Төннәр кыскара. Кояш үзенең җылысын көннән - көн арттыра. Карлар эри. Түбәләрдән көмеш тамчылар тама.

Җылы көннәрнең килгәнен кошлар да, хайваннар да сизә. Көн буе әтәч тавышлары тынмый. Тавыклар кытаклый. Казлар кыйгаклый. Тәрәзә башында күк күгәрченнәр гөрләшә. Сыерлар да, аркаларын кояшка куеп , рәхәтләнеп торалар.

VII Өй эше.

Яз турында 5 җөмлә язып килергә.


VIII. Дәресне йомгаклау.

- Нәрсә турында өйрәндек?