СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Методы работы с одаренными детьми

Категория: Завучу

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Выступление о методах  работы с одоренными детьми при развитии национального образования. 

Просмотр содержимого документа
«Методы работы с одаренными детьми»

Милли мәгарифне үстерүдә, сәләтле балалар белән эшләү алымнары

Сәләтлелек билгеләре дигәндә, без иң беренче чиратта кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.

Өйгә бирелгән эшләр белән чикләнмичә, өстәмә әдәбият белән дә танышучы балаларны аеруча сәләтле балалар рәтенә кертергә мөмкин. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматлар белән генә канәгатьләнми. Сәләтле балаларга хас сыйфат- акыл үсешенең югары темпы.

Сәләтле балалар белән эшләүне күпләр олимпиадаларга үзерләү, катнашу дип әйтәләр. Сәләтле укучы бедән эш– дәвамлы процесс, һәм ул бары тик олимпиада белән генә чикләнә алмый. Сәләтле бала белән эшләүнең төп максаты итеп түбәндәгеләрне әйтергә була:

– баланың сәләтен үстерүөчен шартлар тудыру;

-Телне һәм әдәбиятны өйрәнүне һәрьяклы үсешкә ирешкән шәхес формалаштыруда кирәкле итә алу;

– республика,рәсәйкүләм, халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләү.

Моның өчен түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк:

– сәләтле баланы ачыклау;

– балага үз-үзен билгеләүдә ярдәм итү;

– күп санлы метод һәм алымнар арасыннан мөстәкыйль фикерләүгә, иҗади эшчәнлеккә китерә торганнарын сайлап ала белү;

– сәләтле баланың төрле иҗади бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеген арттыру;

– укучыны татар илеяңалыкларыбеләнтаныштырып бару.

Шушыбурычларнытормышкаашырунинди  чаралар  ярдәмендәбашкарыласоң?

Дәрестәбуукучыга аерымигътибарбирергәкирәк, өстәмәэшләр, логик фикерләүгәкараганбиремнәраныңһәрвакыткуластындабулыргатиеш.

Төрлеиҗадибәйгеләр.

Фәнни-гамәликонференцияләр.

Мәктәп, район, республика олимпиадалары.

Аудио-, видеоязмалар, фәнни хезмәтләр, Интернет.

Галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре белән якыннан аралашу.

      Көтелгән нәтиҗә:

    Сәләтле баланың республика, Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә  уңыш яулавы, һәм бу уңышларның бала киләчәктә сайлаячак һөнәр өчен кирәкле булуы.

    Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары :

V сыйныфтан ук татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган балаларны күреп алырга кирәк. Аларның татар китабын укулары аеруча мөһим. Бу чорда укучыларга грамматик материалны яки әдәбият теориясен артык катлауландырырга кирәкми, ә бәлки баланы җәлеп итүнең, кызыксынуларына бәйле рәвештә, яңа ысулларын табу максатка ярашлы булачак. Укучылар белән класстан тыш чараларга әзерләнү, иҗади эшләр башкару, балалар өчен булган газета-журналлар белән хезмәттәшлек итү яхшы нәтиҗә бирәчәк. Укучы урта сыйныфка күчкәч тә олимпиадада катнашырга тиешле укучыны төп төркемгә кушам. Инде бу вакытта олимпиадага баручы укучылар сайлап алына: ул телне, әдәбиятны белә, яратып өйрәнә, татар дөньясы белән кызыксына. Иң мөһиме: аның теләге бар! Шулай итеп әзерләнү нәтиҗәсен бирә. Хәзер республикабызда олимпиадалар  4нче сыйныфтан ук башланды. Бу бик яхшы дип уйлыйм мин. Бала кече сыйныфтан ук көрәшергә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә.

2. Олимпиадага катнаша торган укучы белән еш кына фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз. VIII сыйныфка җиткәндә, баланың кайсы якка көчле икәнлеге ачыкланып бетә. Кемдер әсәргә анализ ясарга ярата, кемнедер җөмлә төзелеше җәлеп итә. Конференциягәәзерләнгәндә, шуларгаигътибаритәм. Темаларны аннан берне, моннан берне бирмим.  Мәсәлән, КФУның филология факультетына кергән Энҗе Ризванова, Айзилә Миниязоваисемлеукучыларыбыз  8 нче сыйныфта Ф. Кәрим иҗатында халык авыз иҗаты сурәтләнеше”, 9, 10 нчы сыйныфта Г.Тукай турында хезмәтләр язды., уңышлы гына чыгышлар ясады. Университетта узган студентлар конференциясендә “Г. Тукай иҗатында татар халык йолалары” темасына чыгыш ясап, лауреат булган. Ә Айзилә Минеязова күбрәк тел турында тирәнрәк фикер йөртә. Ул шулай ук 7 сыйныфтан бирле конференцияләрдә катнаша, җиңүчеләр рәтендә урын ала. Шулай итеп, балаларны мондый конференция-конкурсларга катнаштыру кирәк. Әлеге чараларда укучы башкаларны күрә, күп нәрсәгә өйрәнә ала.

3. Укучыларны, әгәр дә сәләте күренә икән, иҗат эшенә дә тартырга кирәк. Шигырь, әкият, хикәяязганбаланыңтеледәсафрак, чистарак, образлыракбула. Ул, үзедәсизмәстән, телнеңтөрлекатламнарынаүтепкерә. Безнең укучылар районы, республикакүләм, Бөтенрәсәй бәйгеләрендә көчләрен сыныйлар. Район күләмендә үткәрелә торган Р.Вәлиев исемендәге яшь иҗатчылар бәйгесендә актив катнашалар. 19 ел үткәрелә торган бу бәйгедә 7 укучыбыз призлы урын яуладылар,ә 8 укучы номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Иҗатка гашыйк балалар иҗат җимешләрен район, республика матбугатында яктырталар.

4. Туган телне сөюләрен укучыларыбыз шигырь бәйрәмнәрендә, сәнгатьле уку бәйгеләрендә дә катнашып дәлиллиләр. Поэзиягә мәхәббәтне башлангыч сыйныфларда ук тудырырга мөмкин. Мәсәлән, укучыларыбыз Шәрәфиева И., Минеязова А.Хабирова А. Халиков Илдар район, республика, төбәкара шигырь укучылар бәйгеләрендә күп мәртәбә җиңүләргә ирештеләр. Шулай ук укучыларыбыз Туган телдә үткәрелә торган районкүләм ачык чараларда катнашып та җиңүчеләр булдылар. К. Тинчуринның юбилейлары уңаеннан үткәрелгән театраль коллективлар чыгышы бәйгесендә катнашып 2 урын яуладылар. “Характерлы хатын -кыз” номинациясендә җиңүче кызыбыз да безнең укучы булды.

Шуны әйтәсе килә: сәләтле бала ул аерым бер мәктәп яки укытучының шәхси милке түгел. Бу бала мәктәпкә нәрсә китерә дип кенә уйларга ярамый, без сәләтле укучының үсеше өчен нәрсә эшли алабыз дияргә кирәк. Сәләтле бала ул – милләт байлыгы, республика байлыгы. Минемчә, ата-аналарның да шушыны аңлавы һәм баласының үсеше өчен мөмкинлек тудыруы бик мөһим.


Гарипова Лилия Рәүф кызы, Каенлы урта мәктәбенең беренче категорияле укытучысы