СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Научно - исследовательская работа " Минем- нәсел шәҗәрәм"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Составление своей родословной.  С этой рабоой участвовали на конференции в городе Буинсе 17 ноября 2016 года. Получили диплом 2 степени.

Просмотр содержимого документа
«Научно - исследовательская работа " Минем- нәсел шәҗәрәм"»

Татарстан Республикасы

Кайбыч районы

Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбе









Тема :

“Минем нәсел шәҗәрәм”

( “ Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы” юнәлешендә фәнни эзләнү эше)









Гайфуллин Нияз Габделәхәт улы

7 нче сыйныф укучысы







Фәнни җитәкче:

Ахметзянова Чулпан Рифкат кызы







Эчтәлек



  1. Кереш…………………………………………………………………3-4

  2. Төпөлеш:

§1. Шәҗәрә ............................................................................................

§2. Гайфуллиннар нәселе................................................................4-8

  1. Йомгаклау………………………………………………………….....9

  2. Кулланылган әдәбият………………………………………….…...10

  3. Кушымта .............................................................................................







































Кереш

Нәсел-нәсәбегезне белегез,

кардәшләрегезгә барыгыз,

чөнки бергә яшәсәгез дә,

өзелгән туганлыкта якынлык юк,

еракта торсагыз да, йөрешкән

туганлыкта ераклык юк.

“Мең дә бер хәдис” китабыннан

Тарих һәм халык... Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр болар. Һәр ил, шәһәр, авылның, хәтта аерым бер нәселнең үзенчәлекле үткәне, тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар. Әйе, зирәк булган өлкәннәр – буыннар чылбырын өзелмәслек нык җепләр белән бәйләргә тырышканнар.

Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.

Өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтә – мәңгелек мәсьәлә ул. Яшьләрне тәрбияләүдә өлкәннәр тәэсире бик кирәк. Шул очракта гына яшь кешегә үз нәсел шәҗәрәсен үзләштерү өчен уңай шартлары туа.Нәсел чылбырында үзенең булуын тою кешедә яхшы гамәлләр белән горурлану тойгысы, шуңа лаек булырга тырышу теләге тәрбияли.Моның өчен яшьләрнең зирәк һәм тәҗрибәле өлкәннәр киңәшенә һәм өйрәтүләренә колак салуы, алардагы уңай сыйфатларны үзләштерүе кирәк.Өлкәннәргә хөрмәт алар белән бергә яшәгәндә күбрәк чагылыш таба.Хәзер шәһәрдә генә түгел, авылларда да ата- анасы, улы, оныгы белән бергә яшәү сирәк күренешкә әйләнеп калды. Гаилә әгъзалары арасында аралашу да тансык бер шөгыль була бара. Бу хәл буыннар чылбырының йомшаруына, кардәшлектә аралашу өзелүгә китерә, гаилә традицияләренең, гореф – гадәт һәм йолаларның буыннан – буынга күчемлелеген тоткарлый.Шуңа күрә монда иң мөһиме шул :һәр әби- бабай һәм ата- ана үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш- гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, гадәт- йолаларны балаларга тапшырырга тиеш.

       Мин үземнең җиде буын бабам белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр. Үзебезнең шәҗәрәбезне мин шулай күз алдына китерәм.

      Җиде буынга кадәр үз нәсел – нәсәбәңне белү – һәркем өчен гадәти хәл булган.Без, бүгенге көн яшьләре, җиде буыныбызны беләбезме? Минем бабаларым кемнәр булганнар? Шушы сорауларга җавап эзләү мине әлеге хезмәтне эшләргә этәрде. Ул түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

  1. Нәселемнең каян килеп чыкканлыгын өйрәнү.

  2. Буыннар арасындагы бәйләнешне барлау.

  3. Гаилә шәҗәрәсен булдыру.

Алдыма бурыч куйдым: нәселебез турында мәгълүмат җыю һәм аны билгеле бер тәртипкә салу, бабаларымның үткәнен барлау. Гаилә архивы материалларын анализлау, сораштыру, әңгәмә алымнарыннан файдаландым. Әлеге хезмәтне эшләгәндә миңа күршебез Саттаров Гумәрхан бабай истәлекләре, Гайфуллина Кафия әбиемнең истәлекләре, дәү әтием Габделхәлим истәлекләре, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Мөсәлим кызы истәлекләре,шулай ук интернет челтәре мәгълүматләре ярдәм итте.

II Төп өлеш

§ 1.Шәҗәрә

Туган туфрагыма күмелеп калган

Гомер агачымның тамырлары.

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

Ф.Яруллин

Туган җир,туган туфрак, туган нигез .... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын,аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта.Биредә аның әти-әнисе гомер итә,нәселдәш туганнары яши,ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

       Кеше җирдә ни өчен яши ? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. “Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң,игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”,-   дигән борынгы акыл ияләренең берсе.Аның бу гыйбрәтле сүзләрен ничек аңларга соң? Игелекле нәсел калдыр – бу сүзләр, минемчә кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчедән, нәселең игелекле булсын дисәң, үзең дә игелекле булырга тиешсең – буыннар чылбырын тоташтыручы нәсел шәҗәрәсе. Шушы чылбыр өзелмәсӘ,

һәрбуынның эшләре турында тарих битләренә күп мәгълүмат язылып киләчәк буыннарга тапшырыла барачак. Димәк,без дә аның битләрен актарабызһәм үзебез дә бу китапны язабыз.

“Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, -диләр борынгылар.Шулвакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең үз халкының үткәнен яхшы белә”.Халкыбызда борын- борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган.Шәҗәрәләр белү, язып бару- матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата- бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.

Нәрсә соң ул шәҗәрә? Гарәп теленнән кергән “шәҗәрә ”сүзе агач дигән мәгънәне белдерә.Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу,нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнар да ук халыкларда билгеле булган.



§ 2. Минем нәселем

Борындык авылыннан менгән Габсаттарның бер малае туа. Бу малай авылда төпләнеп үз гаиләсен корып гомер итә. Габсаттарның Габди исемле малаеның да бер баласы туа.Аңа Гайфулла исеме кушалар. Ул да тырыш, хезмәт сөючән булып үсә. Ул да авылда төпләнеп кала. Габди бабай малаен йорт салып, башка чыгара. Гайфулла Нурлыбәнат исемле кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Аларның бер – бер артлы малайлары һәм кызлары туа. Габдулла,Хөснулла,Шәйхулла,Габсамат,Габдельәхәт,Гөлкәбирә,Махирә,

Габдельхәй.Алар Гайфулла бабайның уң куллары булып үсәләр.

Гайфулла бабай тырыш, тиктормас кеше. Аның үз кибете була.Бу кибеттә ул авыл халкына продукция сата. Авылларда йомырка җыеп,аны ат арбасына төяп, кабык белән төргәннәр һәм Казанга алып барып, йомырканы продукциягә алыштырып кайтканнар.Бу эштә аңа малайлары да булышкан.Алар Апас, Тәтеш районнарына да барып йомырка җыйганнар. Гайфулла бабайның уллары да авылда төпләнеп калганнар. Габдулла, Хәснулла, Шәйхулла, Габсамат , Габдельхәт бабайлар башка чыгып,үз тормышларын корганнар.Кызлары Махирә белән Гөлкәбирә Кайбыч районының Мөрәле авылына кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстерә. Ә Габсамат бабай төп нигездә калып, әти-әнисен тәрбияли.

Хәзерге вакытта авылда Гайфулла бабайның Низами һәм Габсамат нәселе генә сакланып калган. Габсамат бабайның нәселен Габдельхак абый ,Вәсилә апа һәм Габдельхәлим дәвам итә. Габсаматның хатыны Асия була.

Минем бабам Габсаматның бер улы Габделхәлим. Дәү әнием Кафия Гали кызы. Габделхәлимнең хатыны. Аларның дүрт балалары бар. Габделәхәт, Илсия, Ләйсән, Илмира. Шушы балаларның берсе – минем әтием Габделәхәт.Ул ягымлы һәм хәйләкәр булуы белән бар кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп үсә.Авылда башлангыч белем ала.Укуда да, спортта да алдынгы урында була ул.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң районда монтёр булып эшли башлый.Механизаторлар,шофёрлар әзерли торган махсус курсларда укып права ала. Аннан армия сафларына алына.Анда Кавказ тауларында хезмәт итә.Әтием армиядә булган елларын, “ике ел санаториядә булдым мин ” дип,сагынып искә ала.Армиядән кайткач Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлап,туган авылына эшкә кайта.Төп нигезне ныгытып, әти-әнисенә, туганнарына терәк булып яши.1999 нче елның июнендә әниемә – Янтуган авылы кызы Рүзиягә өйләнеп,безне бер ул һәм ике кыз тәрбиялиләр.Әтиемне авылда бар кеше ярата һәм хөрмәт итә.Чөнки ул йомыш белән килгән бер генә кешене дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә булыша.Төп нигез көннән-көн үсә,зурая, ныгый.Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бездән кеше өзелеп тормый.Туган нигезнең җылы туфрагы, әти-әниемнең якты карашы, әбиемнең файдалы киңәшләре тартып китерә аларны монда.Әти-әнием исән-сау булсын,нигезебез һәрчак гөрләп торсын.

III Йомгаклау.

“Минем нәсел шәҗәрәм” исемле бу эзләнү эшем өстендә без 2016 – 2017 нче уку елында эшли башладык. Авылның үткәнен өйрәнеп, өлкән буын кешеләре белән очрашып,борынгы бабаларны барладык һәм бу уку елыннан шушы өлкәдә, эзлекле эш алып бара башладык.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дигән шигарь астында мин әби – бабайлардан үземнең нәселемне барладым. Кафия әбием сөйләгәннәргә нигезләнеп нәсел шәҗәрәмне төзедем. Мондый фәнни эзләнү эшләрен тормышка ашыру өчен хыял, теләк , һәм синең алдыңда максат булырга тиеш, ә инде шул максатны тормышка ашыру өчен тырыш хезмәт кирәк.

Үткән тарихка сәяхәт кызыклы да, катлаулы да эш. Мин бу сәяхәт вакытында үз нәселемнең зур, эшкә кыю, куркусыз икәнлеген аңладым. Үткәннәрне барлап, киләчәк өчен зур байлык калдыруым белән чиксез горурланам.

Исәннәрне барлыйк, исән чакта.

Үлгәннәрне барлыйк,

Тукталыйк та зират янында.

Тыныч йокы телик

Кире кайтмаска дип киткәннәргә.

Исәннәрне барлыйк!

Үлгәннәрне барлыйк!

Изгелекләр кылыйк барчасына,

Яшәүнең бит мәгънәсе дә шунда!

Кушымта ( фотолар )

4.Файдаланылган әдәбият

1.Зиятдинов Б.Ш. “Себер юлы серләре” Казан,1999

2.Зиятдинов Б.Ш. “Рәхмәт сиңа, Хәсәншаех”. Идел – Пресс.2006

3.Өлкәннәр сөйләгән хәтирәләр:

Күршебез Саттаров Гумәрхан бабай истәлекләре, Гайфуллина Кафия әбиемнең истәлекләре, дәү әтием Габделхәлим истәлекләре, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Мөсәлим кызы истәлекләре.













Габди бабай тормыш иптәше белән

Гайфулла бабай тормыш иптәше Нурлыбәнат белән



Габсамат белән Асия







Габделхәлим белән Кафия












Габделәхәт

















Нияз