СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Осенний бал для 5-7 классов

Нажмите, чтобы узнать подробности

Осенний бал для 5-7 классов. 

Просмотр содержимого документа
«Осенний бал для 5-7 классов»

КӨЗГЕ БАЛ БӘЙРӘМЕ- 2022 ел

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Ике командага бүленгән укучылар өстәл артларында утыра.

Салават/диктор чыгышы.

- Исәнмесез, хөрмәтле дуслар ! Туган җиребезгә көз килде. Бүген , ягъни 28 нче октябрь, җомга көн 9ТВ каналы тәкъдим итә. Программабызда:

1. Ташкичү төп мәктәбендәге көзге бал бәйрәменнән репортаж.

2. Мәктәп тормышы, көнкүреш яңалыклары.

3. Бүгенге көн тенденцияләренә туры китереп эшләнгән бүлекләр.

4. Яңалыклар.

5. Һава торышы.

Хөрмәтле дуслар, быел Ташкичү төп мәктәбе аеруча мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән суган, помидор, җиләк-җимеш, кәбестә, кишер, чөгендер, кабак, алмалары, карлыганнары белән дан тотты.

(Алып баручылар чыга).

1.а.б. Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2.а.б. Җиргә төшә сары, ал яфраклар

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең , туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.

3.а.б. Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

Уңган булган олы-кечегез.

Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

Сәлам итеп кабул итегез.

2.а.б. Һәркайда да муллык ташып тора,

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,

Кочагында муллык, байлыклар.

Зилә: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.

Алсинә: Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Салават: Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында мин, Саттаров Салават, хәзерге вакытта Ташкичү төп мәктәбенең нәкъ “Көзге бал” кичәсеннән турыдан – туры репортаж алып барам.

Күргәнегезчә монда бар да шат, күңелле ял итә беләләр. Мин беренче соравымны бу мәктәпнең директоры Сабирҗанова Гөлия Радик кызына бирәм!

- Исәнмесез, әйтегез әле, быелгы уңыш бәйрәмен сезнең мәктәбегез нинди нәтиҗәләр белән каршылый һәм бүгенге бәйрәмгә хәер – фатихагызны да биреп китсәгез иде.

- Эш вакытында, гомумән уку дәверендә ял, бәйрәм вакытларын ничек уздырасыз ?

- Бәлки әйтер теләкләрегез дә бардыр ?

- Рәхмәт. Сезгә эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сәламәт булыгыз.

Зилә: Ә хәзер 9ТВ каналында реклама. (Алсинә, Зилә)

  • Уку буенча проблемаларың бармы?

  • Безгә кил!

  • Укытучылар сиңа түбән билгеләр куямы?

  • Безгә кил!

  • Мәктәп ашханәсендә тамагың туймыймы?

  • Безгә кил!

  • Класста үзеңә уңайлы урын табалмыйсыңмы?

  • Безгә кил!

  • Кайда соң ул сезгә?-

  • Ташкичү авылы, Ленин урамы 36 нчы йорт буенча урнашкан, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенә. Ул сезне иркен коридорлары, якты класс кабинетлары, тәҗрибәле укытучылары, тәмле ашлары белән каршы алачак һәм синең уңышларыңа юл ачачак.

Салават:-Ташкичү төп мәктәбеннән репортажыбызны дәвам итеп, бәйрәмгә килгән укучылар белән әңгәмә корып алабыз. Менә сезнең каршыгызда 3 команда. Минем соравымны шушы командаларның капитаннарына биреп китәсем килә.

- Исхак Илнурович, әйтегез әле сезнең команда бәйрәмгә нинди максатлар белән килде ?

- Сөмбел Хәмбәловна, мәктәбегездә бәйрәмнәр ничек уза һәм һәр булачак бәйрәмнән сез нәрсә көтәсез?

- Адилә Раилевна, бүгенге бәйрәмгә сезнең команда нинди әзерлек белән килде, сезнең көндәш командаларга теләкләрегез...

- Рәхмәт сезгә, укуыгызда уңышлар, ә ярышта җиңү телим. Монда барлык укучылар, укытучылар бәйрәм рухы белән залда көтеп утыралар. Бәйрәмегез күңелле үтсен!

- Командалар үзләре белән таныштырып исемнәрен, девизларын әйтеп үтәчәкләр. Сүзне 1 командага бирәбез.

(Сөмбелә керә)

Зилә.

- Исәнмесез дуслар, исәнмесез кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр җыеп алынган, шуңа бөтен кеше бәйрәм итә. Ә минем кулымда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәрле кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул ! Табынның падишаһы ул, тормыш падишаһы! Сөенеп, горурланып алам мин аны кулыма . Ул тамагыбызны тук, тормышыбызның мул булуын раслый.

Алсинә. Рэхим ит, Сөмбелә. Түрдән уз! Сөмбеләне котлап 1 команда укучыларының җырларын тынлап китик эле.

Сөмбелә- Зилә: Ярый, дусларым! Сау – сәламәт, шат,бәхетле булыгыз. Тырышып укыгыз. Ил – җирләребез тыныч булып, киләсе елга сезнең белән кабат очрашырга насыйп булсын! Сау булыгыз!

Салават: Игътибар! 9 ТВ каналында “Табылдыклар өстәле” хәбәр итә. Сентябрь һэм октябрь айларында табылдыклар өстәленә шактый күп укучылар тарафыннан югалган кирэк-яраклар табылды .Мисал өчен, 5нче октябрь көнне мәктәпнең раздевалкасында 1 сыңар 38нче размерлы кроссовка табылды. Кроссовкиның күренеше: акка кара буй полоса тегелгән, башы әз генә купкан, ярты шнурлы, үкчәсе өлешчә таушалган, кыйшаеп уң якка карап тора. Сул аяк киемен югалткан укучы тиз арада хәбәр итүегез яки килеп алуыгыз сорала. Безнең каналда калыгыз

Концерт номеры – 1 команда биюе.

Зилә. - Cентябрь һэм октябрь айлары шулай ук котлауларга да бай булды. ”Сәлам юллыйм тапшыруына күп кенә хатлар һэм котлаулар килде. Көз айларында туган көннэрен билгелэп үткән һэм үтәчәк укытучыларыбыз: Фәннур Габделнурович, Рәйсә Сәйделхановна, Гөлзилә Җәүдәтовна, Резидә Ринатовна.

Укучылар: Валиева Алсинә,Хакимзянов Фирзәр, Нурмухамметова Зилә, Галаветдинова Гөлинә, Магсумов Самат, Шакиров Раяз, Ибатуллина Дилә, Гимадетдинов Нәзим, Сөмбел Рахматуллина.

- Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез муллык байлык чорында дөньяга килгәнсез. Шуңа күрә йөзегездә һәрвакыт елмаю,бәхет чагыла. Тормышыгызның гел шулай якты, сөенечле булуын телибез.Сезне котлап 2 команда укучылыры җыр бышкара.

  • Хәзерге уенга октябрь аенда туган укучыларны чакырабыз, 3 командадан берәр укучы кирәк.

Уен “Чорныйбызмы?”
Озын бауның бер башына бүләк, ә икенче башына карандаш. Катнашучылар бауны карандашка чорный, кемнең бүләге үзе янына тирәк килеп җитә, шул җиңә, бүләге үзенә була.

Алсинә: Эфирда 9ТВ каналы һава торышы. Синоптикалар хәбәр итүенчә октябрь аенда һава торышы үзгәрүчән булачак. Иртән яңгыр яуса, кичкә кар, я булмаса киресенчэ. Районыбызда көндез +2 градус,төнлә -5 градуска кадәр салкыннар көтелә. Мәктәбебез урнашкан Ташкичү авылында җил дә вакытында, ягъни укучылар мәктәпкә барганда һэм кайтканда гына исәчәк. Шулай ук көчле яңгырлар явуы имтихал.

Ә хәзер безнең каналда реклама.( өч команда да яшелчәләр турында рекламалар күрсәтә)

Уеннар: 1- конкурс. Командирлар чиратлашып “Көз” темасына сыйфатлар әйтәләр. Соңгы сүзне әйткән команда җиңүче була.

2 – конкурс - “Битлек”

Уенчыга битлек кидертәләр. Тик ул анда нәрсә сурәтләнгәнен күрмәскә тиеш. Ул калганнарга төрле сораулар биреп нинди битлек кигәнен белергә тиеш. Аның сорауларына “әйе”, “юк” дип кенә җавап бирергә ярый. Дөрес әйтсә, битлек аңа бүләккә була.

Музыкаль тәнәфес- 2 команда чыгышы- бию.

3 конкурс - “Кем артык?”

Идәнгә 6 өрәңге яфрагын түгәрәк буенча тезеп куялар. 7 катнашучы алар яфраклар тирәли музыкага әйләнеп биеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзләренә бер яфракны ала, кемгә җитми кала, ул уеннан чыгарыла. Әлеге конкурс бер генә катнашучы калганчы дәвам итә.

4 нче конкурс - “Биюченең чәчен үрәм”. Кызлар урындыкка утыра, ә егетләр уз парларының артына баса. Хәзер егетләр, үз чиратында, музыка астында биюче кызларның чәчен үрә. Ә кызлар башта:

-кулларын биетә

-аякларын

-башын

-Һәм бөтен гәүдәсен утырган килеш биетә.

. Кем беренче матур итеп үреп бетерә - шул жиңүче!

(Музыка уйный, егетләр чәч үрә)

Музыкаль тәнәфес- 3 команда шигырь.

5 конкурс- шар белән бию. Хәрбер команда бирелгән музыкага шар белән бию биергә тиеш. Шар ике маңгай арасына куела. Кемнең шары төшеп китә, яисә кул белән тотыла ул уеннан төшеп кала.

Уенны башлыйбыз. (Звучит медленная, цыганская, татарская мелодия).

1 А.б Җир ул безнен газиз әнкәбез,

Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.

Онытмыйк без җирнен әмерен,

Ул чакыра безне:”Белегез!-дип

Җир кадерен икмәк кадерен”.

2А.б Калды язгы борчулар шөкер,

Кыенлыклар әле һаман искә төшәр.

Әле янгыр коеп үтә,әле эссе,

Гел хәвефтә торган төсле кырлар өсте.

Тирләп пештек, тик уңышның мулын көттек.

Шатландырды япь-яшь бөртек,алтын бөртек.

Музыкаль тәнәфес- 3 команда җыр.

1 А.б Хөрмәтле дуслар, көзге бал бәйрәменә әзерләнгән махсус программабыз тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Сау булыгыз,сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләп,мул уңыш үстерергә язсын, сәламәтлек,тыныч тормыш телибез.

2 А.б Хушыгыз!Еллар имин, илнен күге аяз булсын, сабыйларнын шат авазы яңгырап торсын. Бәйрәм мөбәрәк булсын!