Тема: Фольклор.Татар халык ижаты
Дәрес төре : Кабатлау.
Максат : 1. Татар халык ижаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү, бәяләү, фикерләү һәм танып – белү активлыкларын . мөстәкыйльлекләрен, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.
Дәрес барышы
Укытучы: Исәнмесез, укучылар.!Кәефләрегез ничек? Бүгенге дәрес гади гына түгел,ул уен-дэрес . Бүген дәрестә татар халык ижатын гомумиләштереп кабатлыйбыз.
ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН.-Встать сесть(сыйныф турында күбрәк мәгълүмат алу өчен үткәрелә торган структура)
Кемгә 10 яшь тулды, шулар торып баса.
Кем кыш көне туган, шулар торып баса.
Кем көз көне туган, шулар торып баса.
Кемнең туган көне яз айларында, шулар торып баса.
Кем җырларга, биергә ярата, шулар торып баса.
Кем спорт белән шөгыльләнергә ярата, шулар торып баса.
Кем мәктәпне ярата, мәктәпкә теләп йөри, шулар торып баса.
Иң тырышлар, иң уңганнар, иң булганнар торып баса. Бер-беребезгә карап елмаябыз, бер-беребезне сәламлибез. Яныбыздагы күршебезгә “биш”не бирәбез, каршыбыздагы күршебезне дә сәламлибез. Яхшы кәефләр телибез һәм дәресне башлап җибәрәбез.
Слайд1. Шигырь укыла
Моңлы көйләр, агыла җырлар,
Дулкынлана мәйданда халык...
Тальян моңы өзә үзәкне,
Һәркем тыңлый күңелен салып.
Төрле җирдә- төрле ярышлар
Ни телисең, шунда ярыш, бар!
Укытучы: Балалар,нәрсә турынды сүз бара?
Балалар: Сабантуй.
Слайд2 Сабантуй рәсеме.
Укытучы: -Эйе,Сабантуй.Ул татар халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе.сабантуй кайда үткәрелә?
(Зур мәйданда.)
-Аның уртасында нәрсә тора? (сабантуй символы – сөлге бәйләнгән озын колга. Тактаның уртасына аның рәсеме эленә) слайд 3
-Нинди уен-ярышлар үткәрелә?( көрәш, ат чабышы, авыш баганага менү, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу һ.б..Ярышларның рәсеме исемнәре белән тактага эленә.)
- Карагыз әле, барысы да Сабантуйга әзер. Кадерле балалар һәм кунаклар, сабантуй мәйданына рәхим итегез!
Ә нэрсэ турында без сөйләшәрбез икэн?слайд №4
Дөрес, Бүген дәрестә татар халык ижатын гомумиләштереп кабатлыйбыз.
(Серле сандык чыгарыла)
1 карточка. Колгага менү .
Легендалар
Мин сезгә легенда сөйлим,ә сез Игътибар белән тыңлагыыз.
Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар әле генә яши башлаганда барысы җыелып киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, һич кайгысыз яшәргә дип әйткәннәр. Атка кырык яшь куйдылар, ди. Ат: «Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим»,— дип әйтте, ди. Адәмгә атның егерме яшен бирәләр, ул кырык яшь гомерле булды, ди. Этне китерделәр, ди, аңа егерме яшь бирделәр, ди. Эт: — Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим,— дип әйтте, ди. Адәм тагын этнең ун яшен алгач, аңа илле яшь булды, ди. Маймылны китерделәр, ди. — Сиңа егерме яшь,— диделәр, ди. Маймыл: — Мин һәрвакыт кыен рәвештә яшим, миңа унысы җитәр,— дип әйтте, ди. Адәмгә тагын ун яшь бирделәр, ди. Аңа алтмыш яшь булды, ди. Хәзер песине китерделәр, ди. — Сиңа егерме яшь,— дип әйттеләр, ди. Песи: — Миңа унысы да җитәр, мин бирсәләр ашыйм, бирмәсәләр юк, кеше кулында яшим,— диде, ди. Адәмгә тагын ун яшь бирделәр, ди. Ул хәзер җитмеш яшьле булды, ди. Шул бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди. Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яшәр, ди. Егерме яшьтән соң, ат гомеренә керә, дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә. Аның балалары үскән була, ди. Ул аларга хөкемен өреп утыра, ди. Балаларын өйрәтә, аларга төрле эш куша. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә, маймылга охшый башлый, ди: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә, ди: песи һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата. Адәм дә алтмышны үткәч, шуларны ярата башлый, ди. Шулай итеп адәм җитмеш яшькә җитә ала, ди. Адәмнең гомере шулай корылган да. |
СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ .НАйти из текста, данные вам предложения, проверяте друг у друга и переводите на русский язык.
Авыш баганага менү.Мәкальләр
МИКС ПЭА ШЭА( Дети встают, можно в круг.звучит музыка, дети танцуют. Музыка останавливается.Каждый находит себе пару.Читают подходящую пословицу,каждая пара - один ученик другому объясняет значение пословицы. Затем из пары один ученик на весь класс говорит значение пословицы.)
1.Кем эшләми,шул ашамый.
2. Җиде кат үлчә,бер кат кис
3. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
4. Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсен.
5.Син дә мулла, мин дә мулла - атка печән кем сала?
.Көрәш.Табышмаклар.Слайд 6 (Работа парами.)
КОНЕРС
Мин сезгә конверт тәкъдим итәм,аның эчендә табышмаклар буталганнар ,сезгә аларны дөрес тәртипкә китереп җыярга кирәк.Аннары дөрес җавапны почмакта табып басагыз.
1.Башы тарак,
Койрыгы урак,
кычкыртып быргысын
Уята барысын. (Этәч)
2.Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка.(Куян)
Ат чабышы.Әкиятләр .
“ЗУМ ИН”
Кадерле укучылар, игътибар белән карагыз һәм әкиятнең атамасын, геройларын әйтергә кирәк, аларга бәя биергә.
Аркан тартышу.Такмаклар.
Э хэзер без сезнең белән җырлап алабыз. Мин сезгэ такмаклар таратам, шушы такмакларда кайсы сүзләре төшеп калган, сезгэ аларны табып, өстәп язырга һәм матур итеп башкарырга кирәк.
Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегезме әллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегезме әллә?!
Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк, —
Сөярмен әле үзем.
Агыйделнең суы ага,
Су астыннан ком ага.
Матурлар чибәргә бара, —
Мине кайсыгыз ала?
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Барыбыз бергә чакта
Озакламый таралырбыз
Төрлебез төрле якка.
Рефлексия
Укытучы:
-Балалар, сабантуй бик әйбәт узды, барыгызда катнашты, бик актив булдылар, дәрес өчен бик зур рәхмәт.
Карагыз эле,бу безнең “ Өметләр агачы”-дерево ожидания
Миңа дәрес охшады-яшел яфраклар
Миңа дәрес охшамады- кызыл яфрак.