1.Оештыру этабы. 2.Белемнәрне актуальләш терү. 3.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. 4.Күзләр өчен физкульт минутка 5.Дәрескә максат һәм бурычлар кую. 6.Яңа белемнәрне ныгыту. 7.Дәреслек белән эшләү 8. Физкульт минутка 9.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү. 10.Рефлексия. | Кыңгырау чылтырый һәм тына Дәрескә чакыра ул безне. Яңалык белергә, ачышлар ясарга Әзерме биредә һәрберсе? -Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк. -Сез дәресне башларга әзерме? Дәресебезне елмаеп торган кояш белән башлыйбыз. Сез дәрестә тырышып эшләсәгез, ул гел елмаеп торачак. Әгәр инде тырышмасагыз, кояш болыт артына качачак. Барыгызның да китабы, дәфтәре, ручкасы бармы? Без дәрестә ничек утырабыз? 1.Матур язу. 2.Слайдта санлы кисемтә. -Балалар, сез нәрсә күрәсез? -Саннар сулдан уңга нинди тәртиптә язылган? -Ә уңнан сулга санаганда нәрсә күзәтелә? -3 саныннан 1 гә кечерәк санны әйтегез әле. Бу сан алдагы сан дип атала. -3 саныннан 1 гә зуррак санны әйтегез әле. Бу сан соңгы сан дип атала. (5 һәм 9 санын да шул тәртиптә карап китәбез). 1.-Балалар, слайдка игътибар итегез әле. Сез нәрсә күрәсез? -Әйе, бу мисаллар, ләкин монда ниндидер сер яшеренгән. Безгә шул серне чишәргә кирәк. -Әйдәгез, без элек шул бирелгән мисалларны чишик.(веер ярдәмендә) Слайд 2.Чишеп бетергәч, чишелешле слайд күрсәтелә. Слайд -1+1 ничә була? -2+1 ничә була? -9+1 ничә була? Димәк, нәрсә әйтә алабыз? Санга 1 санын кушу,шул саннан соң килүче санны табу ул. Күзләрне йомып 20 гә кадәр санау, күзләрне уңга,сулга,өскә,аска йөртү. -Хәзер икенче баганадагы мисалларга игътибар итәбез. -2-1 ничә була? -10-1 ничә була? Димәк, нәрсә әйтә алабыз? Саннан 1 санын алу, шул саннан алда килгән санны табу ул. Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясый алабыз? Кем әйтер икән, бүгенге темабыз нинди? -Без бүгенге математика дәресендә санлы кисемтә ярдәмендә санау, телдән исәпләү күнекмәләрен ныгытырбыз; санга 1санын кушарга һәм алырга өйрәнербез. “Минем урыным кайда” уены. (6 укучы такта янына чакырыла. Укучыларга саннар таратыла. Алар тиз генә тәртип белән тезеләләр.) Дөрес тезелдегезме? Беренче сан астындагы укучы 1 адым алга чыга. Ничә укучы алга чыкты? Бергә берне кушабыз. Нинди сан тоткан укучы 1 адым алга чыга? Бергә берне кушкач ике була. Икегә берне кушсак, кайсы укучы алга чыгачак? (шул тәртиптә 3+1;4+1;5+1 карала). Санга 1 не кушканда, нинди санны табабыз. Укытучы 6 санын тоткан укучыны карточканы өстәлгә куеп урынына утырырга куша. Ничә укучы бар иде? Ничә укучы урынына утырды? Ничә укучы такта янында калды? 5 икәнен ничек таптык? (шул ук тәртиптә 5-1;4-1;3-1;2-1 карала) Саннан 1 не алганда, нинди санны табабыз? Дәреслектән 94 битне һәм шул биттәге 3 нче номерны табыгыз әле. Рәсемнәрдә санлы кисемтәләр күрәсез. 1 нче рәсем буенча санга 1 не кушу турында кем сөйләргә тели. 2 нче рәсем буенча саннан 1 не алу турында кем сөйләргә тели. Әнә чыршы төбендә Кечкенә куян тора. Менә шулай, менә шулай Колагын селкеп тора. Әнә чыршы төбендә Хәйләкәр төлке тора. Менә шулай, менә шулай Койрыгын селкеп тора. Әнә теге аланда Шундый зур аю тора. Менә шулай, менә шулай Ул шулай биеп тора. 1.Хәзер без мөстәкыйль рәвештә дәфтәребезгә язылган мисалларның чишелешләрен исәпләп чыгарырбыз.(парларда эшләү) 2+1= 5-1= 7+1= 8-1= 4+1= 6-1= 9+1= 3-1= Укучылар дәфтәрләрне алыштыралар һәм чишелешләрне слайд ярдәмендә тикшерәләр. 2.Балалар,тиздән яңа ел бәйрәме җитәчәк. Без сезнең белән чыршылар бизәрбез. Әйдәгез әле уен уйнап алыйк, уен дәвамында гирляндабыз да әзер булыр.”Бирелгән флажоклардан гирлянда төзе” уены.Уенның шарты мондый: флажоктагы мисалның чишелеше киләсе флажоктагы мисалның беренче саны булырга тиеш. (тактада төзибез) Мисаллар: 10-1,9-1,8-1,7-1,6-1,5-1,4-1,3-1,2-1,1+1,2+1,3+1,4+1,5+1,6+1, 7+1,8+1,9+1. Дәресебез ахырына якынлашты. Кояшыбыз да елмаеп тора. Димәк, без дәрестә тырышып эшләгәнбез. Сез минем белән ризамы? -Дәрестә нәрсәне кабатладык? - Дәрестә нәрсәне белдек? -Дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Сезгә дәрес ошадымы? Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. | Бер-берсенә карап елмаялар. Әзер. 2 санын матур язу. Без натураль саннар кисемтәсе, яки санлы кисемтә күрә без. 1гә арта бару тәртибендә. 1гә кими бару тәртибендә бирел гәннәр. 2 саны. 4 саны. Нәтиҗә. Алдагы 2 саны һәм соңгы 4 саны 3 саны өчен күрше саннар. Кагыйдәне уку. Мисаллар. Веер ярдәмендә җавапны күрсәтү. 2 була. 3 була. 10 була. Һәр мисалның чишелеше 1 гә арту тәртибендә бара. 1 була. 9 була. Һәр мисалның чишелеше 1 гә кимү тәртибендә бара. Санга 1 не кушканда, моннан соңгы сан табыла; саннан 1 не алганда моннан алдагы сан табыла. Санга 1 санын кушу һәм алу. Үзем әйтәм 6 укучы такта янында. 1 нче укучы алга чыга 1әү 1+1 2 саны тоткан укучы 3 саны тоткан укучы Әгәр санга 1 не кушсак, аннан соңгы сан чыга. 6 укучы 1 укучы 5 укучы 6-1=5 Саннан 1не алганда, аннан алдагы сан чыга. Укучылар сөйли 94бит,№3 Парларда эшләү. Тикшерү . Гирлянда төзү. Санлы кисемтәне. Алдагы һәм соңгы сан турында. Санга 1не кушарга һәм алырга. |