Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»
8 нче дәрес Татар теле 2 сыйныф
Тема. Диктант. “Яшенле яңгыр”
Максат: сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү алымнарын белүләрен тикшерү; сузык һәм тартык авазлар турында темаларны ничек үзләштерүләрен тикшерү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет: сүзнең дөрес язылышын үзләштерү.
Метапредмет:
Танып – белү - информация туплый, дәрестә алган белемнәрне куллана белү.
Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә.
Коммуникатив - тыңлый белергә өйрәнү.
Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.
Җиһазлау: диктантлар җыентыгы.
Дәрес барышы
Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.
- Сүзләрне нәрсәләргә карап иҗекләргә бүләбез? (сузык авазларга)
- Сузык авазларны искә төшерик.
- Тартыкларны ничә төркемгә бүләбез?
- Бүген без беренче чирек йомгаклары буенча диктант язабыз. Игътибарлы булыгыз!
II. Кулларга массаж ясау.
- Кулларны җылытыйк
- “Уклау”
- “Камыр җәю”.
- Кул чабабыз.
III. Текст белән таныштыру.
Яшенле яңгыр.
Элек күк күкрәп куйды. Кояшны болыт каплады. Яшен ялтырады. Чиләкләп яңгыр коя башлады. Ул бик озак кына яуды һәм кинәт кенә тынды. Күңелле итеп кояш карады.
IV. Грамматик биремне үтәү.
Сүзләрне ике төркемгә аерыгыз:
коя, куян, чия, шаян, наян, кия, тия, яшен, кыяр, ямьле.
V. Дәресне йомгаклау.
- Нинди сүзләрне язганда авырлыклар килеп чыкты?