18 нче дәрес Татар теле 2 сыйныф
Тема. Е хәрефе кергән сүзләрне уку һәм язу.
Максат: е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру; е хәрефе кергән сүзләргә анализ ясарга өйрәтү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.
Метапредмет:
Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү, дәреслек белән эш итә белү, төрле сүзлекләрдән куллана белү.
Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; эшне планлаштырырга өйрәнү.
Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, парларда,төркемнәрдә эшли белү.
Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, сүзлекләр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.
- Тактада бирелгән сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган?
ка . н, ти . н, көз . н
- Бүгенге дәрестә дә е хәрефе кергән сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәбез.
II. Өй эшләрен тикшерү.
98 нче күнегү, 52 бит
- Шигырьне сәнгатьле итеп укып бирегез.
- Е хәрефе кергән сүзләрне әйтегез.
- Е хәрефе ничә төрле укыла?
III. Матур язу.
а) кулларга массаж ясау.
- Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)
- Һәр бармакны җылытыйк (барлык бармакларны да ышкып чыгу)
- “Уклау” (учлар арасында ручка тәгәрәтү)
- “Камыр җәю”(парта өстендә ручканы уч белән тәгәрәтү)
- Кул чабабыз.
б) Дәфтәрдә эш.
Егылганны елан чагар.
Мәкальнең нәрсә турында булуын аңлату.
IV. Тема буенча эш.
1. - Табышмакларның җавапларын табыгыз:
1)Ашыйсы килсә - мөгри,
Туйса – ята да күши. (Сыер.)
2) Сорыдыр төсе, үткенер теше;
Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)
3) Кара бавы үрелеп ара,
Алда башы күренеп бара. (Елан.)
- Җавапларга хәреф-аваз анализы ясыйк.
2. Дәреслек буенча эш.
99 нчы күнегү, 53 бит.
V. Физкультминут.
Бераз ял итеп алыйк.
Җил исә, исә, исә. (Кулларны селкиләр)
Агачларны селкетә.(Чайкалалар)
Җил тына, тына, тына. (Чүгәлиләр)
Ә агачлар... (Күтәреләләр)
Үсәләр!(Сикерәләр)
VI. Ныгыту эше.
1. Сүзлек өстендә эш, 55 бит
2. Көзге урман турында әңгәмә.
100 нче күнегү, 54 бит.
3. Истә калдырып язу.
Тиен, син бик яратасың
Тәмле чикләвек төшен.
Тик чикләвек ватканда
Сына күрмәсен тешең.
(Мәрзия Фәйзуллина.)
VII. Өй эше.
101 нче күнегү, 55 бит.
VIII. Дәресне йомгаклау.
- Е хәрефе сүзләрдә ничек укыла?