Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Яшьләр фәнни эзләнүдә”
мәктәп укучыларының региональ фәнни-гамәли конференциясе
Татар филологиясе
Олы Имән авылы тарихы
Исламов Илгиз Илдар улы
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 40 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе.
9 нчы сыйныф
Фәнни җитәкчесе:
Исламова Ләйсән Әдип кызы,укытучы
Кереш
Һәр төбәкнең табигате гүзәл,тарихы үзенчәлекле. Шул төбәктә яшәүче кеше, туган ягына битараф булмаса, шушы гүзәл табигатьне, аның үзенчәлекле тарихын өйрәнергә тырыша. Бар кеше дә тарихи төбәген яхшы белергә, кадерләп сакларга һәм буыннан-буынга тапшырып, өзлексез яшәтергә тиеш.
Бу фәнни эш туган ягым Актаныш районындагы Олы Имән авылы тарихы, аның борынгыдан бүгенге көнгә кадәр үткән юлы турында. Авыл тарихы гына түгел, аның кешеләре турында да язуны кирәк санадым. Чөнки тарихны кешеләр тудыра. Бөек шәхесләрне күрә белергә кирәк. Аларның кайберләре хөкүмәт тарафыннан хөрмәтләнгән, мактаулы исемнәргә, бүләкләргә ия. Ә бит әле күбесе өйрәнелмәгән.
Авыл тарихы географик урыннар һәм атамалар яктылыгында да сурәтләнде. Географик атамаларның чыганаклары борынгы тарихка барып тоташа, авылыбыз тарихын саклый. Гасырлар үтү белән, кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытыла, югала, үзгәрә. Авыл халкы аларга яңа исемнәр куша, ә барыбер күбесе борынгы исеме белән бүген дә кулланылышта йөри. Безнең Олы Имән авылының топонимнар системасын тәшкил итүче урыннары арасында шундыйлар байтак.
Олы Имән авылының килеп чыгышын, тарихын, кешеләрен, географик атамаларны өйрәнү һәм тикшерүне фәнни эшемнең максаты итеп куйдым. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:
1. Авылның килеп чыгышын тарихи яктан өйрәнү.
2. Авыл тарихында кешеләр язмышының чагылышы.
3. Тарих һәм географик атамалар берлеге.
Фәнни тикшеренү эшенең төп объекты – Актаныш районы Олы Имән авылы; предметы–әлеге авылның тарихы, кешеләре һәм географик атамалары.Түбәндәге метод - алымнар кулланылды: тикшеренү, эзләнү,
күзәтү, гомумиләштерү, анализлау, куллану, нәтиҗә ясау
2
Авыл тарихы
Риваятьләр һәм язма чыганаклардан күренгәнчә, Олыимән авылына XVII йөзнең 1625-1645 нче еллары тирәсендә Агыйдел төбәгеннән Җәнәй кабиләсе вәкилләре күченеп килеп нигез сала. Алар хәзерге Сикия елгасы бассейнына кергән һәм соңыннан Олы Имән дип аталачак зур булмаган елга буена урнашалар. Күченеп килү сәбәпләренең берсе - Русия империясенең татар-башкорт халкына карата милли-колониаль сәясәте. Шул сәбәпле, мөһаҗирләр үз йортларын "олы юлдан" (хәзерге Чаллы-Уфа юлының уң ягына) биш чакрым ераклыкта һәм һәр тарафтан диярлек табигый ярлар белән уратып алынган җирдә төзи башлыйлар. Күченүчеләр әлеге төбәктә колач җитмәстәй юан -юан, биек имәннәр булуын күреп, үз авылларын "Олы Имән" дип атыйлар.Олыимәнлеләрнең биләмәләре зур була, Киров, Югары Яхшый, Татар һәм Мари Бүләр, Сәет, Сикия авыллары алар җиренә керә. Электән урман кисү, чана, тугым ясау белән шөгыльләнәләр. Соңыннан игенчелек һәм терлекчелек юнәлеше алга китә.
XVIII-XIX нчы гасырларда авылның халкы типтәр һәм асаба1 катлауларына бүленә. XVIII нче гасыр ахырында авылда 64 кеше исәпләнә. 1870 нче елда мәчет салына. Уральскида укып кайткан Әбелфатих хәзрәтнең имам-хатыйб вазыйфаларына керешүе билгеле. 1906 нчы елда 191 хуҗалыкта 1104 кеше (537 ир заты, 567 хатын-кыз) яшәве, мәчет, бакалея кибете, 2 икмәк саклау -сату кибете теркәлә. 1917нче елгы Октябрь революциясе алдыннан Олы Имәндә 8 кибет, 6 тимерчелек алачыгы, 1 атлы тегермән, мәчет, мәдрәсә була. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Байсар волостена керә. 1922 нче елда икенче мәчет ачыла. Авыл гражданнар сугышы, сәнәкчеләр фетнәсе вакыйгаларын кичерә2.
1926 нчы елда авылга яңача укыту өчен алдынгы карашлы берничә кеше килә. Аларның берсе Байсардан Солтанов дигән кеше була. Дүртьеллык мәктәп ачыла. Мәктәп салам түбәле, аны клуб һәм уку өе итеп тә файдаланалар. 1929 нчы елда күмәкләштерү хәрәкәте башлана. Авылда таза тормышлылардан саналган Госман, Гәрәй картларның байлыклары тартып алына. Шул ук елда манарасы киселгән мәчеттә балалар өчен ясле ачыла.
Беренчеләрдән булып колхозга Гыйльфан, Әхмәтшакир, Наҗар, Нәгыйм картлар керә.
1930 нчы елда Олы Имән авылы җирлегендә “Марс” колхозы оештырыла. Беренче рәисе – авыл кешесе - Әгъләм Гыйльфанов. Бу чорда колхозда нибары 7 ат була, башка төрле мал булмый. Соңрак, кулакларның малларын алганнан соң, сарык фермасы оештырыла. 6 кырчылык бригадасы төзелә. Шаһи, Мөфаккирә, Зөләйха, Минҗан исемле иң актив яшьләр бригадирлар итеп куела.
1931 нче елда яңа мәктәп салдыру буенча мәктәп бинасына җыен җыела. Әмма дини фанатиклар һәм кулаклар моңа каршы чыгалар. Җыен эченә арба кендеге кыстырып кереп, халыкка һөҗүм итәләр. Укытучы Солтанов, тәрәзәне ватып чыгып, зиратка качып кала. Авырлыклар белән төзелгән мәктәп 1933 нче елда яңалыкка каршы дошманнар тарафыннан яндырыла. Укулар Зыя йортында үткәрелә башлый. Авылда белемгә омтылыш көчәя бара. Нәтиҗәдә, 1936 нчы елда башлангыч мәктәп салына.
1937 нче елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла. Әсрар мулла йорты баш-лангыч мәктәп бинасы вазифасын үти. Мәктәпнең өч бинадан торуы билгеле. Мәктәп директорының Петров фамилияле кеше булуы мәгълүм.
1941 нче елда ирләр сугышка китә. Авылда хатын-кызлар, картлар, бала-чагалар гына кала. Сугыштан ирләр яраланып кайта башлагач, колхоз рәисе итеп Гыйльмуллин дигән кешене куялар (ул Тәкмәк авылыннан). Авылда күп эшләр атлар, үгезләр җигеп һәм кул белән башкарыла. Байсар МТСына барып авылның алдынгы яшьләре Г.Гомәрова, М.Фәррахова, Н.Фәррахова, З.Гарипова, З.Салихова һ.б. “Сталинец”, ”Коммунар” дигән тәгәрмәчле тракторларда эшлиләр. Сугыштан бронь белән калган Олы Имән авылы кешесе Газетдин Фәррахов алар белән җитәкчелек итә.
Колхоз рәисләре булып төрле елларда төрле кешеләр эшли: М.Гыйльфанов, Ф.Шакиров,З.Лотфуллин, Х.Исламов һ.б.
4
1957 нче елда Олы Имән авылы Киров совхозына кушыла. Олы Имән бүлекчә булып кала. Бу вакытта авылда сыер, дуңгыз фермалары була.
Авыл активистлары 1929-1933 нче елларда мәчет манарасын кискәннән соң, мәчетнең бер ягын уку йорты, икенче ягын клуб итәләр. Авылның беренче клуб мөдире –колхоз рәисенең кызы Наилә Гыйльфанова. Клубта, уку йортында Садретдинова Дәнә, Галиев Габит, Урәзмәт авылыннан Гали исемле кешеләр эшләгән. 1962 нче елда китапханә, шулай ук ике мәчет бинасын берләштереп салынган клуб ачыла.3
1959 нчы елда Олы Имән авылына Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, Низамова Рәзинә Имаметдин кызы килә. 1962 нче елга кадәр клуб мөдире булып эшли. Аннан соңгы елларда Ситдикова Сәвия (1962-1965 нче еллар),Гатауллина Фруза, Заһидуллина Мөслимә, Нәгыймова Әлфия, Каюмова Әлфинур, Наҗаров Рәдиф, Хатимова Айзирәк, Мөһитова Рәфидә (1965-1999 нчы еллар),Шакиров Сәйдәш, Гыйлемова Рәвия, Салахова Ләйсән (1999-2012 нче еллар) эшләделәр. Бүгенге көндә бу эшне Карамова Гөлнур дәвам итә.
1987 нче елның 22 нче декабрендә, нәкъ 30 ел үткәннән соң, Олы Имән аерым совхоз булып бүленеп чыга. Аның беренче директоры итеп Дәниф Шәрипов, партком секретаре итеп Хәлил Мәгъдәнов билгеләнә. 1991-93нче елларда Флүс Адиев эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә Ф.Адиев тырышлыгы белән тугызъеллык мәктәп ачыла, балалар бакчасы төзелеп, куллануга тапшырыла.
Соңгы елларда хуҗалыкның исемнәре еш алышына. 2003 нче елда, устав нигезендә, ОК ”Олыимән” хуҗалыгы СПК “Улиман” исеменә, соңгысы 2006 нчы елда ”Марс” ҖЧҖ итеп үзгәртелә.
2002 нче елда авылдагы 133 хуҗалыкта 367 кеше , 2010 елгы исәп буенча 122 хуҗалыкта 313 кеше яши. 1992-2010 елларда тугызъеллык мәктәп булган.
Соңгы елларда башлангыч мәктәп кенә калды.Авылда мәчет бар, яңа клуб бинасын төзергә нигез салынган.5
Авыл атамалары
Мәннәф карамасы – авылның Мәннәф дигән кешесе шул җирдә адашып, чабатасын карама агачына элеп йоклаган. Уянгач, өенә яланаяк кайткан, ә чабатасын урладылар дигән. Кешеләр карамада эленеп торган чабатаны күргәч, ул урынны Мәннәф карамасы дип йөртә башлаганнар.
Баткак саз – баткаклык, чыга торган түгел, шуңа әйтелгән.
Таллык – таллары күп булганга әйтелгән. Хәзер бу урында авылның хуҗалыкларга бүлеп бирелә торган печәнлеге.
Яшелчә сызасы – сугыш вакытында яшелчә үстергәннәр.
Әхнәф чокыры – 1946 нчы елда язгы ташу вакытында чокыр янында уйнап йөргән 10 яшьлек малай ташу белән агып киткән.
Марҗа чокыры. Сугыш вакытында эвакуация белән килгән бер рус хатыны шул чокырда адашып үлгән, шуннан соң аны Марҗа чокыры дип атаганнар.
Әхәт чокыры. Әхәт бабайның ихатасына якын булган өчен әйтелгән.
Акъегет яры . Бер кияү егете язгы ташуда агып киткән.
Олы чишмә . Олы булган өчен әйтелгән.
Атнаш чишмәсе. Ак таш чыкканга әйтелгән. 70 баскычы булган бу чишмәдән авыл халкы су эчкән.
Алтынчы яланы. Авылда 6 кыр станы булган. Берсе авылдан 6 чакрым ераклыкта урнашкан, шуңа күрә аны “алтынчы ялан ”дип атаганнар.
Асаба әрәмәсе. Авылга башкорт якларыннан бер төркем халык килеп урнашкан. Авыл халкы аларны “особыйлар” дип атаган.Шул хөрмәткә авыл янына терәлеп үскән әрәмәлекне Асаба дип атаганнар.
Мурзин әрәмәсе. Сугыш вакытында эвакуация белән килгән бер рус карты урман каравыллаган, бу шул вакыттан калган исем. Хәзерге вакытта Мурзин әрәмәсенә халык печән чабарга, җиләк җыярга бик яратып йөри. Әлеге әрәмәлек урманга әйләнеп бара инде.
Бу атамалар турында мәгълүматны минем бабам – Наҗаров Әдип бабай сөйләде. Аңа әтисе Шаһи бабай,әнисе Нурия әби бабамның бабасы Наҗар бабайдан ишеткәннәрен сөйләп калдырган булганнар.
6
Олы Имән буасы. Һәр авылның үзенә генә хас бизәкләре була. Безнең авыл өчен ул – Олы Имән буасы. Элек ул Олы Имән елгасы дип аталган. Алтынчы яланыннан башланган һәм Югары Яхшый, Түбән Яхшый авылларын узып, Си-
кия авылы суына кушылган, Сөн елгасына койган.
Сиксәненче елларда мелиорация чаралары максатыннан төзелгән дамбаның тирә-юньдә “балыклы күл” булып таныласын беркем дә гоманламаган, әлбәттә. Әмма еллар үткән, басуларны сугару технологиясе инде онытылган, ә авылның горурлыгы булып Олы Имән буасы калган.
Авылның һәвәскәр балыкчылары буага карп маймычлары җибәргәннәр, яшьләр елга ярларына агачлар утыртканнар. Хәзер инде агачлар зур үскән, буада балыклар уйный, су эчендә калган утрауларда аккошлар, акчарлаклар оя кора, ярларында карлыгачлар бала чыгара. Җәй көннәрендә су буе бала-чага
тавышыннан шау-гөр килеп тора. Балалар су коеналар, кызыналар. Суга иелгән тал төпләрендә кармак салып утыручы авылдашларны, тирә-күрше авыллардан, хәтта Чаллы, Казан каласыннан килгән ял итүчеләрне еш күрергә була. Олы Имән буасы – авылыбызның иң матур урыннарыннан берсе. Авылыбызның бердәнбер тавы – Ташлы тау . Аны ташлы, комлы тау булган өчен шулай атаганнар. Ташлы таудан Пугачёв явы үткән дигән версия яшәп килә. Сәнәк сугышы вакытында бу тауда бик күп кешенең гомере өзелгән. Узган гасыр урталарында тау шактый биек булган. Байсар авылына бара торган олы юлны (ул тарихта “Әби патша юлы” буларак билгеле) күтәртү һәм тигезләү өчен комны Олы Имәннән атлы арбалар белән ташый торган булганнар. Минем карт әбием дә бу эштә катнашкан. ”Ком төягән вакытта баш сөякләре, алкалар, йөзекләр килеп чыга иде,” – дип сөйли торган булган карт әбием. Хәзерге юл төзелеше өчен дә (киңәйтеп җәелгән М7 трассасы, ягъни Казан – Уфа юлы, авылга кергән асфальт юл) Ташлы тау комы кулланылды.
7
Авылның күренекле кешеләре
Олы Имән авылында туып-үскән күренекле кешеләр арасында игенчеләр, терлекчеләр, укытучылар, төзүчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләрен очратырга мөмкин. Аларның күбесе үз бәхетләрен туган җирендә тапкан, илебезнең төрле төбәкләрендә фидакарь хезмәт итүчеләре дә бар. Менә аларның кайберләре:
Хаҗи Котлин – “Почёт билгесе” һәм Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры;партия,совет органнары эшлеклесе;
Зөбәрҗәт Салихова – РФнең атказанган механизаторы;
Әхсән Әюпов – ТРның атказанган механизаторы;
Силүзә Бәхтиева - ТРның атказанган терлекчесе;
Галимҗан Госманов - ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
Бану Кашфразыева - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Зөлфәт Исламов - ТРның атказанган механизаторы;
Фаис Фазуллин - ТРның атказанган агрономы;
Рәмзия Хәкимова - ТРның атказанган азык индустриясе хезмәткәре;
Назыйф Фатыйхов - ТРның атказанган төзүчесе;
Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – язучы, республикабызның М.Җәлил,А.Алиш, Х.Андерсен,Ш.Маннур,Ф.Хөсни исемендәге премияләре лауреаты;
Ләйсән Шаязданова - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Зәкәрия Фазуллин – Ленин ордены кавалеры;
Рәсимә Фатыйхова - Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры.
Авылда гына түгел, район, республика күләмендә танылган Хаҗи Котлин дигән шәхес турында әби-бабаларым яхшы беләләр. Аның турындагы мәгълүмат миңа кызыклы тоелды. Өлкән буын вәкилләренең истәлекләренә караганда, Котлин кешелекле, гади халык мәнфәгатьләрен кайгырта торган, зур оештыру сәләтенә ия кеше булган. Авыл халкының зур ихтирамын казанган бу җитәкче хакындагы язмам фәнни хезмәтем өчен файдалы булыр дип уйладым.
Хаҗи Котлин 1910 нчы елның 17 нче мартында Олы Имән авылында ярлы
8
крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.Тынгысыз җанлы Хаҗи бер генә яңалыктан, үзгәрештән читтә калырга теләмәгән. 1930 нчы елда ул, эшчеләрне оешкан төстә туплау кампаниясенә кушылып, договор буенча, бер елга Екатеринбург шәһәрендәге “Госпромстрой” конторасына эшкә киткән. Бер ел анда хезмәт куеп, данлыклы “Уралмаш” заводларын коруда күпмедер өлеш керткән. Килешү вакыты тулгач, авылга кайткан һәм кибеттә сатучы булып эшләгән. 1933 нче елда аны авыл советына сәркатип итеп куйганнар. 1937 нче елда Хаҗи партия сафларына кабул ителгән. Шул ук елда Актаныш район советы башкарма комитеты рәисе итеп күтәрелгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Ворошилов район советы башкарма комитеты рәисе итеп күчергәннәр. Биредә ул 1943 нче елга кадәр эшләгән. Шушы ук елны коммунист Котлин туган ягына кайткан һәм ВКП ның Актаныш район комитетының беренче секретаре итеп сайланган. Сәләтле җитәкче, оста оештыручы буларак, район халкын бер максатка туплап, Актанышны республика күләмендә алдынгы урыннарга күтәрүгә ирешкән. Мактаулы хезмәтләренә лаеклы бәя биреп, 1945 нче елда аны “Почёт билгесе” ордены белән, соңрак Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләгәннәр. Татарстан Республикасы Югары Советының күп санлы Мактау язулары тапшырылган.
Хаҗи Котлин гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казан шәһәрендә яши, 76 яшендә гүр иясе була.
Авылның тагын бер күренекле шәхесе - балаларның яраткан язучысы Лә-биб Лерон. Яшь буын вәкиле буларак, ул миңа таныш һәм якын, чөнки аның әсәрләрен дәреслекләрдән укып, телевизордан карап беләм. Ә инде Ләбиб абыйның үз чорым кешесе, авылдашым булуы миндә горурлык хисе уята. Авылга Сабантуйга кайткач, аны якыннан күргәнем, ул үскән йортның яныннан үткәнем дә бар.
Чын исеме - Лемон Лерон улы Леронов. Ул 1961 елның 11 ноябрендә Та-тарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы безнең Олы Имән авылында уза. Ләбиб абый авылның эшчән, күркәм кешеләренә,
9
гүзәл табигатенә — Ташлы тауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.
1969-1979 нчы елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезь-еллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 нчы елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 нче елда тәмамлый. Университетта укыган елларда ук “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасы редакция-
сендә эшли башлый. 1986-1988 нче елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. 1989 нчы елдан бирле ул “Салават күпере” журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында һәм балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә актив яза. Ул – балалар өчен “Яңгырның ял көне”, “Транзистор үч ала”, “Тәгәрмәчле чана”, “Кояшны кочкан малай”, “Таһир маҗаралары”, зурлар өчен “Күрше тавыгы”, “Сине генә сөям” дигән китаплар авторы. Аның әсәрләре – шигырь, хикәя, юмореска, фельетон, әкият, пародия. Ләбиб Лерон иҗатын нечкә лирика, рәхәт юмор, үткен сатира матурлый. Аның баланың үз – үзен тотышын, тәртибен тәнкыйтьли торган әсәрләре дә бар. Күп кенә әсәрләренең төп геройлары – авылыбыз кешеләре. Вакыйга бара торган урыннар да Олы Имән авылыныкы. Мәсәлән, “Кояшны кочкан малай” китабындагы “Җиләктән кайтканда” хикәясенең төп герое – автор үзе. Фәнни эштә телгә алынган Асаба, Мурзин әрәмәләрендә булган вакыйга тасвирлана. Үзеңә таныш җирләр, таныш кешеләр турында уку күңелгә ләззәт бирә, кызыксынуны көчәйтә.
Татар язучысы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994), Абдулла Алиш исемендәге (2000), Х.Андерсен, Ф.Хөсниисемендәге (2006), М.Җәлил исемендәге (2007) премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).
10
Йомгаклау
Нәрсә ул тарих? Тарихны өйрәнү ни өчен кирәк ?
Безнеңтамырларыбызбикераккабарыптоташа. Һәрберкешеүзхалкыныңтарихынбелергә ,аныңбеләнкызыксыныргатиеш. ”Үткәннәрнебелепгыйб-рәт ал!”- дихалык. Тарихныбелүбүгенгебезгә ,киләчәгебезгәдөреситепкарау , алдагыкөннәрдәялгышларныкабатламасөченкирәк.
Үз халкың, туган илең белән горурлану хисе дә әнә шулай чал тарихны белү-дән туадыр, минемчә. Шәһәр малае булсам да, авыл кешеләрен бик хөрмәт итәм. Шушындый үзенчәлекле һәм ямьле авылым булганга мин бик сөенәм. Олы Имәннең тагын да гүзәлрәк күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылның тарихын өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, тарихи документларга мөрәҗәгать итү – болар барысы да минем хезмәтемдә чагыла. Эшемдә максатыма ирештем, дип уйлыйм. Алга таба да авылым турында материаллар җыярга исәплим. Шуның аркылы үземнең дә зыялы, игелекле, зәвыклы буласым килә.
Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк. Чыңлап торган мәңге тере хәтер оныкларга чал тарихны әйтер...
Фәнни эшемне Олы Имән авылы кешесе Флүрә апа Садертдинова иҗат иткән шигырь юллары белән тәмамлыйм. Аның әтисе Гыйльфан Садертдинов – кол-хоз оештыручыларның берсе,әнисе Хәдичә апа - укытучы. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Флүрә апа бүгенге көндә лаеклы ялда, Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында гомер кичерә.
11
Җаным тарта туган җиремә.
Олыимәнем,синдә тудым,
Суын эчтем Атнаш чишмәнең.
Сабый чакта сулап үстем
Алсу гөлле бөтнек исләрен.
Ялан тәпи йөрдем синдә,
Йөрәгеңнең тоеп тибешен.
Күңелемә күчте моңы
Чуер ташлы җырчы инешнең.
Авылыма исем биргән
Тәүге имәннәрне тапмадым.
Кайтавазларны үчекләп,
Әрәмә сукмагың таптадым.
Имәннәрнең шаулашуын
Көйгә салып җилләр китерә.
Кендек каны тамган җирем,
Күз яшьләрем булса,киптерә.
Олыимәнле ал-ял белми,
Чослыгына исең китәрлек.
Имәннәргә хас сыйфатлар
Күңелеңне әсир итәрлек.
Кайгыда да,шатлыкта да
Тартыла җан Олыимәнгә.
Сабыр канатлары үсә,
Өметсезлек билим дигәндә.
Бәла-казалар чигенә
Туфрагыңа башым игәндә.
12
Кулланылган әдәбият:
1.Я.Шәфыйков.”Актанышка кайта юлларым //”Казан,” Сүз”,2010.206-208 битләр.
2.Милли-мәдәни мирасыбыз. Актаныш .Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән. ТР Фәннәр академиясе. Г.Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият һәм сәнгать институты. Казан,2010. 82-92 битләр.
3.”Мәйдан” журналы. №10, 2008 нче ел.
4. ”Мәйдан” журналы. №2, 2009 нчы ел.10-11 битләр.
13
Фәнни эшкә кушымта.
Минем карт әбием белән бабам


Наҗарова Нурия Наҗаров Шаһедәмин
(19012 – 2006) (1909 – 1991)

Олы Имән буасы

Ташлы тау

Асаба әрәмәсе

Мәктәп

Мәчет

Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл


Авылның күренекле кешеләре










1Авыл халкы башкорт якларыннан килеп урнашкан бер төркем халыкны “особыйлар” дип атаган. Асаба сүзе шуннан алынган.
2 Архив материалларыннан 3
3Тарих укытучысы Вәлиев Әбугали абыйның 1903 нче елда туган Ногманов Гыйният бабай сөйләгәннәрдән язып алган материал