СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока по родному татарскому языку

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока по родному (татарскому) языку по теме «Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театры» 6 класс по учебнику Р.З. Хайдаровой

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по родному татарскому языку»

6нчы сыйныф татар әдәбияты.

Тема: Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театры.

Дәрес тибы:

Максат:

1. Татар дәүләт академия театры һәм татар драматургы Г. Камал белән таныштыру, театр турында яңа мәгълүмат бирү.

2.“Беренче театр” спектакленең куелуын, авторы Г. Камал булуы хакында белемнәрне ныгыту.

3. Әдәбият сәнгать дөньясына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, проектор.



Дәрес планы

I. Оештыру

1. Исәнләшү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү

1. Танышу.

2. Фонетик-лексик зарядка

III. ЭЙ АР ГАЙД

IV. Яңа теманы аңлату.

1. Г.Тукай “Театр”

2.Текст белән танышу/Презентация

V.МИКС-ФРИЗ-ГРУП

VI. Ныгыту.

1. Текст белән эш.

2. ЭЙ АР ГАЙД

3. Диалог

VII. Йомгаклау

1. Чыгу билеты.

2. Рефлексия

3. Өй эше бирү.

4. Билге күю.













Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I. Оештыру

1. Исәнләшү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.



  • Исәнмесез, укучылар!

  • Яныгыздагы иптәшләрегезгә кояшлы көн теләгез.

  • Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.

  • Укучылар бер-беребезгә кул чабыйк .

  • Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Утырыгыз укучылар.


  • Хәерле көн сезгә!

  • Көннәр кояшлы булсын!


  • Көнегез хәерле үткән!


Укучылар бер-берсен алкышлыйлар.



Балалар уз урыннарына утыралар.

II. Актуальләштерү

1. Танышу.






2. Фонетик-лексик зарядка



  • Балалар, әйдәгез әле танышып алыйк!

  • Сез ничәнче сыйныф укучылары?

  • Сезнең сыйныфта ничә малай ?

  • Сезнең сыйныфта ничә кыз?

  • Ике ел элек сез ничәнче сыйныфта идегез?

  • Танышуыбызга мин бик шат! Рәхмәт сезгә. Бик әйбәт җавапларыгыз.

  • Укучылар, хәзер без фонетик-лексик зарядка эшләп алабыз!

Игътибар! Тыңлагыз һәм әйтегез икенче җөмләдә нинди аерма бар.(Укытучы җөмләләр укый).


1. Әхмәт укырга ярата.

Әхмәт драма әсәрләрен укырга ярата.

2. Руслан ял көнне кинога барды.

Руслан ял көнне кинога һәм театрга барды.

3. Театрда драмалар куялар.

Театрда драмалар һәм комедияләр куялар.

  • Укучылар, әйдәгез бер-беребезгә кул чабыйк. Бик әйбәт бу эшне башкардыгыз! Афәрин!


  • Әйдәгез!


  • Без 6нчы сыйныф укучылары.

  • Безнең сыйныфта .... малай .

  • Безнең сыйныфта .... каз.

  • Ике ел элек без 4нче сыйныфта идек.








  • -Икенче җөмләдә “драма әсәрләре” дигән сүзтезмә өстәлә.


  • Икенче җөмләдә “театр” дигән сүз өстәлә.



  • Икенче җөмләдә “театр” дигән сүз өстәлә.


Укучылар бер-берсенә кул чабалар.

III. ЭЙ АР ГАЙД


  • Балалар һәр берегез алдында таблица белән кәгазь битләре ята . Шул битләрне алабыз һәм беренче колонканы тутырабыз.(Приложение 1)

  • Укучылар, әйдәгез бер-беребезгә кул чабыйк. Бик әйбәт бу эшне башкардыгыз! Афәрин!

Балалар ЭЙ АР ГАЙД структурасын кагыйдә буенча эшлиләр.




Укучылар бер-берсенә кул чабалар


IV. Яңа теманы аңлату.

1. Г.Тукай “Театр”





2.Текст белән танышу/Презентация




  • Театр турында сүз киткәч, рөхсәт итегез сезгә Г. Тукайның “Театр” дигән шигырен укып китәргә.

Укытучы сәнгатьле итеп шигырьне сөйли.

  • Үскәннәрем , мин сезне бик кызыклы сәяхәткә алып барам. Әйдәгез “Театр дөньясына” омтылыйк.

  • Балалар, 108 биттәге 4 күнегүне ачабыз.

Укытучы презентация күрсәтеп, текстны сөйли.

  • Балалар, Казанда барлыгы 7 зур театр эшләп килә. Василий Качалов исемендәге рус зур драматик театр (6 нчы слайд)

  • «Әкият» татар дәүләт курчаклар театры (7 нче слайд)

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры (8нче слайд)

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (9нчы слайд)

  • Казанның яшь тамашачы театры (10 нчы слайд)

  •  Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры(11нче слайд)

  •  Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (12нче слайд)

  • 1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде. Бу дата татарча театрның барлыкка килү датасы булып санала (13нче слайд)

  • Ул драматург Г. Камал исемен йөртә.(14нче слайд)

  • Театр Кабан күле буендагы бик матур бинада урнашкан.(15нче слайд)

  • Театрда драмалар, комедияләр куела. Иң атаклы спектакльләрнең берсе – “Беренче театр” Пьесаның авторы – Галиәсгар Камал. (16нчы слайд)












Балалар дәреслекләрне ачалар. Игътибарларын тактага юнәлтәләр. Тактада презентация бара.

V.МИКС-ФРИЗ-ГРУП


Үскәннәрем, шундый мавыктыргыч сәяхәттән соң ял итәргә вакыт җитте. Мин сезне сәхнәгә чакырам. Без сезнең белән МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы ярдәмендә ял итеп алабыз. Сез хәзер музыкага ияреп биисез. Көй туктагач катып калабыз. Мин сезгә сорау бирәм, сорауның җавабы ничә була шуның кадәр кеше төркемнәргә туплана. (Мәсәлән җавап 3 икән, 3 кеше бергә баса). Киттек!!!

  • Казанда ничә зур театр бар?

  • “Өч аю һәм Маша” әкиятендә ничә герой?

  • Татарстанда ничә дәүләт теле?

  • Афәрин !!! Бик әйбәт!

Балалар өстәлләр артыннан чыгалар Һәм укытучы сорауларына җавап бирәләр.












  • Казанда 7 зур театр бар.

  • Әкияттә 4 герой.

  • Татарстанда 2 дәүләт теле.

VI. Ныгыту.

1.Текст белән эш.
























2. ЭЙ АР ГАЙД





3. Диалог


  • Укучылар, тагын бер тапкыр безнең текстка әйләнеп кайтыйк.

  • Үскәннәрем, монда сезгә таныш булмаган сүзләр булырга мөмкин.

  • Игътибар, тактага. (19нчы слайд).Бу сүзләр тактада, әйдәгез аларның аңлатмаларын укып чыгыйк.


















  • Балалар, таблица белән кәгазь битләре алабыз һәм икенче колонканы тутырабыз. Текст белән танышканнан соң сездә нинди фикерләр бар икән.


  • Акыллыларым, без шундый зур сәяхәт ясадык. Театрлар, әсәрләр жанры белән таныштык, ә хәзер вакыт үзләрегезгә сәхнә тормышын тоеп карарга. Сез хәзер 6нчы сыйныф укучылары түгел- сез актерлар, режиссерлары, постановщиклар.

  • Беренче номерлы укучылар режиссерлар. Кадерле, режиссерлар менә сезгә “ШҮРӘЛЕ” әкиятеннән өзек. Сезнең максат группагыздан постановщикны сайлап, ике актерга рольләр биреп тиз арада спектакльдән бер күренеш әзерләргә .

Бер-ике күренеш күрсәтелә.

Алкышлар безнең артистларга, бик зур рәхмәт сезгә.


Укучылар текстны укыйлар, бер уку кычкырып укый.


  • Әйе, бар. Драматург, драма, комедия, пьеса.


  • Драматург - писатель, создающий драматические произведения, пьесы.

    Драма - литературное произведение с серьезным сюжетом, но без трагического исхода.

    Комедия- жанр художественного произведения, характеризующийся юмористическим или сатирическим подходом.
    Пьеса- драматическое произведение, обычно классического стиля, созданное для постановки какого-либо действия в театре.




Балалар ЭЙ АР ГАЙД структурасын кагыйдә буенча эшлиләр. Үз фикерләрен сөйлиләр.






Укучылар тиз арада рольләр алып әзерләнәләр һәм чыгыш ясыйлар.

VII. Йомгаклау.

1. Чыгу билеты.







2.Рефлексия







3. Өй эше







4. Билге күю.



  • Үскәннәрем, сез бигрәк әйбәт артистлар икән. Үзегез сәхнәдә уйнарлык. Ә нәрсә ? Бу бик әйбәт фикер минемчә! Безнең спектакль әзер, тагын афиша гына кирәк. Менә сезгә А3 бите, төсле каләмнәр, афиша ясыйбыз. Бу сезнең ЧЫГУ БИЛЕТЫ булыр.


1.Мин өйгә кайткач...............турында сөйлим.

2. Мин бүген дәрестә.......... белдем.






  • Өй эше итеп сезгә :

1. 4 күнегү 108 бит текстның эчтәлеген сөйләргә

2. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры турында өстәмә мәгълүмат алып килергә.



Укучылар, сез үзегезнең эшегезне ничек бәялисез ?

Сез бүген бик әйбәт эшләдегез, сезгә барыгызга да бишле билгесе куям.


Укучылар афиша ясыйлар, аннары күрсәтәләр.