СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Нажмите, чтобы узнать подробности

4ел буе мәктәбебездә тырышып белем алган  4 сыйныф укучылары өчен төзелгән бәйрәм сценариесы.

Просмотр содержимого документа
«Соңгы кыңгырау бәйрәме.»

4 нче сыйныфлар «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» көенә биеп керәләр.

  1. Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтә

Бездә моңсу бәйрәм көн!


2. Укулар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.


3. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.


  1. Узып китте башлангычта 4 ел,

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.


  1. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.


  1. Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:
-Дәү булдың ич, китәм,- диясең.


  1. Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!


8. Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.


Балачак турында шушы матур сүзләр белән без бирегә бүгенге бәйрәмнең хуҗаларын – 9 нчы сыйныфларны чакырабыз.



Соңгы кыңгырау” бәйрәме.

(Вальс биеп укучылар залга үтә.)


1 ук. Баш очымнан ак болытлар ага,

Ак болытлар - безнең балачак.

Алар шулай ап – ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.


2 ук. Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.


Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып сабак укырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым


3 ук. Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

“Исәнме!” – дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгреп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньсына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп җитәрлек.

Тапмам микән әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам?

Алып бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?


Җыр: “Соңгы кыңгырау”

Гөлнара: Кадерле әти-әниләр, балалар! Хөрмәтле укытучылар!

Менә бүген безнең мәктәптә матур балачакның моңсурак бәйрәме.Мәктәбебез бүген җирдә нык басып торган 11 баласын озата.

Ранил: Эзләр... Эзләр... Әйе, һәр кеше үзеннән соң эзләр калдыра. Ә без мәктәптә нинди эзләр калдырабыз соң? Шушы урында мәктәп директорына һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Руфия Бильсуровнага сүз бирсәк, бик урынлы булыр. Рәхим итегез, Хәмит Мөхәммәтович!

Сүз мәктәп директорына бирелә.

Сүз Сезгә Руфия Бильсуровна!

4 ук. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сыбыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте.Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчебезгә ышаныч уята алды. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз!


А.б. Укучыларны котлау өчен сүз беренче укытучыларына бирелә.


5 ук.

Хәрефләрдән сүз ясарга,

Апа, сез өйрәттегез.

Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш, хата, бозуларны

Язганда кисәттегез.

Күпме сабырлык сыйгандыр

Сезнең күркәм йөрәккә.

Барлык эшләрегез өчен

Сез бик лаек хөрмәткә.

Фәридә апа! Ранил башкарачак җыр сезнең өчен, кадерле укытучыбыз!


А.б.

6 ук. Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 9 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.


7 ук. Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән, салмак кына атлап, укытучыбыз керә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә игелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлылык, чибәрлек, очкын чәчрәп торган күзләр.Кайчандыр чем – кара чәчләргә генә бераз бәс кунган.


Җыр: “Әй, мәктәбем!”


8 ук. Укытучы!

Табибтагы салкын акыл,

Ул синеке.

Галимдәге тирән белем –

Фәнгә нигез –

Ул синеке.

Сабыйларга күңелеңдә

Чиксез күп наз

Күпме изгелек кылсам да,

Сиңа ул аз!


9 ук. Килер көнем нурлы булсын өчен,

Күпме төннәреңне яндырдың.

Аң – зиһенем уяу булсын диеп,

Азмы йокыларың калдырдың.

Укытучым минем, гомер юлдашым.

Кыңгыраулы көзләр кергән саен

Урап ала сине бала – чага

Һәр көз саен дөньяң яңара!

Көзләр җиткәч каеннарның шәле төсле

Укытучым, сизелмичә чәчең агара.


10 ук. Зур тырышлык куеп мәктәп өчен

Ару – талу белми эшлисез.

Укытучы дигән зур исемгә

Бик лаеклы кеше сез.

Рәхмәт сүзебезне әйтер өчен

Күп эзләдек матур сүзләрне.

Алыгыз сез бүген кабул итеп,

Чын йөрәктән шушы гөлләрне.

Укытучылар сезгә биргән белем


  1. Ул укый да, яза да белми. Ул язарга, китап укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я, кем ул? (1 сыйныф укучысы)

  2. Аңа барысы да йөгерәләр. Ул барганда тыныч кына утыралар.

Нәрсә ул? (дәрес)

3. Анда ясарга мөмкин, тик ярамый, аның өстендә кайберәүләр йоклап та алалар. (парта)

4. Аны мәктәпкә алып килергә кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта югалып тора. (көндәлек)

5. Анда тәрәзәләр, буяулар, пумалалар бик күп. Анда малайларга, кызларга “2”леләр, “5”леләр куялар. Анда балалар акыллы, игътибарлы, йомшак күңеллегә әвереләләр. Бу кайда була? (мәктәптә)

6. Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата. (каникул)

7. Ул беренче дә, соңгы да була ала. (кыңгырау)

8. Рәдиф, мәсьәләне чиш әле.

Синең чалбарыңның бер як кесәсендә 40 сум, икенче як кесәсендә 30 сум. Бу нәрсә дигән сүз инде? (-Димәк, мин башка кешенең чалбарын кигәнмен!)

(Укытучыларга чәчәкләр тапшыру)



11 ук. Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.


Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”



12 ук. Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең хыяллар.

Хыялларга очар канат кирәк

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар – безнең хыяллар.


13 ук. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!

Мәктәп елларында безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил – яңгыр тидермичә, һәрчак ярдәм кулын суздыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсыйхәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә!

Сүз сыйныф җитәкчеләре нэ бирелә.


Җыр: “Уйларымда мәктәп еллары”


14 ук. Хөрмәтле әти - әниләр!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Сез балкыйсыз безнең күңелә.

Тормышыбыз Сезнең белән матур,

Рәхмәтебез Сезгә мәңгегә!




15 ук. Кадерле әти - әниләребез!

Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бәла – казалардан саклап үстерүегез, тырышлылыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.


Чәчәкләр тапшыру (әти-әниләргә)


Җыр: Ранил

А.Б. Хөрмәтле ата – аналар! Сизәсезме, әле яңа гына “ыггы” дип көлеп яткан нарасыегыз үсеп җитте. Тормышның мәшәкатьле, ыгы – зыгылы, җаваплы, авыр да, күңелле дә юлына чыгып басты. Сүз сезгә, әти - әниләр!


Әти-әниләргә сүз бирелә


16 ук. Узып китте 9 елыбыз.

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.



Сүз 8 нче сыйныф укучыларына бирелә.


17 ук. Әй, мәктәбем, үстердең син безне

Бирдең белем.

Чәчәк атты синдә яшьлегем.

Әй, мәктәбем, җитте китәр көнем

Йөрәгемдә ярсу хис минем.


18 ук. Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык-шаярулар..

Гашыйк булып утта янулар,

Укып килми оятка калулар...


19 ук. Артта калды хәзер дәрес аңлатулар,

“Соңга калдым,”-диеп борчылулар..

Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

Ашханәгә дөп-дөп чабулар.


20 ук. Өркә-курка сынауга барулар ,

Тәнәфестә тузан туздырулар,

Тактадагы акбур язулар,

Артта болар, әмма алда көтә:

Безне зур сынаулар, имтиханнар

Классташлар, сезне сагынулар...


Җыр: Гөлия


21 ук. Соңгы тапкыр мәктәп залы

Сөйли безгә яшерен серен...

Ак юлларга безне дәшә

Мәктәп биргән тирән белем.


21 ук. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.


22 ук. Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.





. Без шулай ук бүген 4ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы ачык йөзле ..... апаларга, чисталыкны тәэмин итүче җыештыручы ....... апаларга, үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә кире әйләнеп кайтсын.