Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген без истәлекле бәйрәм – “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә җыелдык. Ишетәсезме, бүген ничек матур чыңлый ул? (Кыңгырау тавышы).
Бүген гади генә бәйрәм түгел, соңгы кыңгырау бәйрәме. Сез мәктәптә уку дәверендә меңнәрчә КЫҢГЫРАУ тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең тавышы моңсу да, ямансу да, шатлыклы да. Кайда гына булсагыз да туган йортны, туган мәктәбегезне онытмагыз.
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларын бирегә чакырабыз.
"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”.
Кл.җит. Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! 9 ел элек менә шушы балаларны-9 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып, җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге көндә! Алар янында әниләре кечкенә генә булып калганнар. Бүген минем балаларымның бәйрәмнәре – соңгы кыңгырау! Мин аларны чын күңелдән котлыйм һәм зур уңышлар телим!
Хәзер котлау өчен сүз мәктәбебез җитәкчесе Гүзәлия Җәвит кызына бирелә.
Килгән кунаклар тарафыннан котлаулар һәм теләкләр.
"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”
Наиль Тәүге звонок белем ачкычларын
Балаларның бирә кулына.
Соңгы звонок башлап алып чыга
Һәр яшьлекне тормыш юлына.
Алсу 9 ел буе кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек зур эшкә.
“Последний бой” көенә җыр яңгырый:
Гөлназ Гел исемдә килүем мәктәбемә,
Сөеп безне алып кердегез.
Шуннан бирле Сез күпме балага
Армый-талмый белем бирдегез.
Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә
Агач яфрак ярган шикелле.
Ә балалар киткәч моңайдыгыз,
Шушыдыр, дип, гомер үтүе.
Илмир Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,
Чәчләрегез иртә агарса да.
Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,
Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.
Яшәгез Сез әле озак-озак,
Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.
Безнең юлда якты маяк булып,
Ерактан яктыртып торыгыз.
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла.
Илназ Гүзәлия Җәвитовна оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары аның турыдан-туры хезмәт җимеше. Ул укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә.
Хөрмәтле, Гүзәлия Җәвитовна!
Дус һәм иптәш булдыгыз, сез,
Безне аңлый белдегез, сез,
Шатлык-көенечләрне дә
Уртаклашып килдегез сез,
Кирәк чакта олыларча,
Кирәк чакта балаларча
Бер –беребезне аңлаштык
Рәхмәт Сезгә, Гүзәлия апа!
Еллар үтеп, чәчкә чал керсә дә
Сездән киңәш сорап килербез
Сез бит әле безгә һаман апа
Якын киңәшчебез диярбез.
Асыл хезмәтегез җимешләре
Җылытсын гел сезнең йөрәкне.
Кабул итче, укытучы апам
Чын йөрәктән чыккан теләкне.
Илдар Рус телен безгә өйрәтә Гөлфам апа-
ОГЭ мәҗбүри, чөнки.
Тормыш итә башлагач та
Кирәк булырга мөмкин.
ИлгизәТатар теле укытучыбыз – Зөлфия Заһитовна !
Рәхмәт сезгә! Сезнең сабырлыкка
Тау башына һәйкәл куярлык.
Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп,
Гомер буе искә алырлык.
Тукайларны, Муса, Такташны,
Кол Галине Сездән ишеттек.
Гади булган өчен якын иттек
Һәм зурладык Сезне, иш иттек.
Риназ Яна Игоревна!
Чит илгә чыгып китсәк тә
Без югалып калмыйбыз.
Инглиз телен өйрәнәбез,
Бик тырышып укыйбыз.
Борчак кебек аттырабыз
Hello, Good-bye сүзләрен
Инглизчә яхшы беләбез,
Белмәсәк тә бүтәнен.
Илназ Синус, косинус, пирамида
Кушу ,алу һәм тапкырлау
Белдек без моны кайдан?
Барысын да өйрәтте безгә Гоҗиһан апа
Математика фәне аша
Тормышта да бик кирәк ул
Яшәү юк аннан башка.
ДанисМиләүшә Робертовна дәресендә
Интернет челтәрендә
Балык кебек йөзәбез.
Бөтен җиргә керәбез дә,
Чыгалмый интегәбез.
ИлдарМиләүшә Рафиковна өйрәтә
Тарихны, җәмгыять белемен-
Калдырма бу дәресне.
Бар үткәнне белеп торсаң,
Булырсың киләчәкле.
Наил Химияне укыганда
Реакцияне аңлыйбыз.
Практик эштә ни булса да
Шартлатмыйча калмыйбыз.
Илгизә Инфузория башмакчык, амеба, медуза.
Биологиядә күпме сер бар,
Өйрәтә Эльмира апа-
Безнең дә беләсе килә барысын.
Киләчәктә кирәк булса
Өйрәнерсең, укырсың.
ИлназНьютонның өч законын да,
Архимед сүзләрендә
Барысын өйрәтә Гөҗиһан апа
Физика дәресендә.
Гөлназ Әгәр Фәридә апа булмаса, әле дә глобусны туп дип уйлар идек.
Әгәр булсаң Африкада,
Бик мөмкин анысы да.
Искә төшәр география
Һәм контурлы карта да.
Алсу Спортзалга йөгереп без керәбез,
Йөгереп чыгабыз чыкканда.
Физкультура фәне дә кирәк бит
Олы юлга аяк басканда.
Риназ Альберт абый ОБЖ фәнен укыткач,
Юлда дөрес йөрибез.
Урманда да югалмыйбыз-
Солдат кебек үзебез.
Наил : Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары!
Уртаклашыр өчен кайгысын да
Шатлыгын да вакыт табасың
Салкыннарда җылы сүзегез белән
Йөрәкләргә учак ягасыз.
Ничә еллар безгә белем бирдегез
Кеше булсын диеп тырыштыгыз
Өйрәттегез тагын да тирәнрәк
Серенә төшенергә тормышның.
Гөлназ Шулай ук, тәмле ашлары белән безне сөендергән Миләүшә апага, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы Эльвира апага, Гөлсинә апага чикчез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Илмир Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!
Җыр:Укытучыма
Хөрмәтле тугызынчылар! Хәзер әйтеләчәк сүзләрнең кадерле әниләрегезгә, туган йортыгызга багышланачагын күңелегез сизәдер, мөгаен. Газиз әниләргә бүген бик ямансу. Сез әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Сезнең – әниләрегезгә әйтер сүзләрегез бардыр.
Алсу Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,
Мәктәп бусагасын атладым…
Шушы адым мөһим булганлыгын
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Гөлназ “Тырыш, укы!”- дип өндәде әни,
“Тырышам,”- дип кемне алдадым???
Үз-үземне алдап йөргәнемне
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Риназ Галим булсын, дип, тырышты укытучым,
Әни исә янда атлады.
Бөтен авырлыкны әни күтәргәнен
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Илгизә Авыр минутлар да җиңел булып калды,
Җил-давылдан әни каплады.
Кеше булыр өчен әни кирәклеген
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Илназ Мин күп белдем хәзер, күп аңладым
Әти-әни сүзен тыңлармын…
Ләкин әни булу зур эш икәнлеген
Әти булгач кына аңлармын…
Наил. Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Безнең дә бүген яннарыбызда сөекле әниләребез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы — шатлыкларыбызны үзенекеннән дө артык күреп, без диеп янып яшәүче кеше! Кадерле, сөекле әниләребез! Сезне рәнҗеткәннәребез өчен сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән тәннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннәрегездә безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез… (Әниләргә чәчәк бирәбез)
Әти-әниләр чыгышы
Җыр “Рәхмәтлемен Ходаема”
Илгизә: Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм — әнкәм белән янәшә
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә, шулчак беренче кат
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп, каушап калуым.
Хәтеремдә аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы…
Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул
Бирешмә!- дип, гүя эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Гөлназ: Хөрмәтле Гөлсем һәм Гөлия апаларыбыз! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең беренче укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!
Голсем апа
Илназ: Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчеләребез Әлфия апа, Фәридә апа! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дө, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең.
Алсу: Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өчен кирәк булган икән. Кадерле сыйныф җитәкчеләребез, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез. (сыйныф җитәкчесе котлавы)
Әлфия апа
Тапкыр сүзле, нурлы йөзле,
Бик эшчән безнең Илназ.
Ялганны ул һич яратмый,
Күңеле аның һәрчак саф.
Илназга ышанып була серне,
Әрсез, чая, туры сүзле
Һәр фәнне тырышып өйрәнеп
Шатландырды ул безне.
Журналның уртасында
Укуның иң алдында,
Гөлназ дигән
Кызга тиңнәр юк анда.
Һәрбер эшкә өлгерә,
Кайчан укып өлгерә,
Көндәлекнең һәр көнендә,
“4” ле “5”леләр генә
Хыялларың чынга ашсын
Эшең булсын гел уңай
Теләкләрең үтәлерлек
Исәнлек бирсен Ходай!
Данис !Гөлләр елмаюы һичбер вакыт
Югалмасын синең йөзеңнән
Тормыш дәрте, яшәүгә ихтирам
Балкып торсын һәрчак күзеңнән.
Барыр юлың ап-ак иркен булсын
Киләчәгең якты кояштай
Иң изге теләкләремне юллыйм
Кабул итә күрсен бер Ходай!
Тагын бер егетебез. Ул – Илдар
Аңлатыр ул дәрестә
Бик кыска, иң кирәген
Һәркемгә бирелмәгән шул
Әйтергә иң төгәлен.
Уңышлар юлдаш булсын
Барасы юлларыңда
Бәхетле тормыш ачкычы
Синең үз кулларыңда.
Табигатькә гашыйк кыз ул,
Исеме матур -Алсу
Уңган, булган, тыйнак кызга
Булмый һич тә ямансу.
Йөзеңдә елмаюың,
Йолдыз кебек балкысын.
Теләкләрнең мин телимен
Изгесен, иң яхшысын.
аралашырга, дуслыкны, татулыкны ярата. Кызыклы хәлләрне сөйләп иптәшләренең күңелен күтәрә. Кул эшләренә бик оста, рәсем ясарга ярата.
Наил! Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа
Тормышыңны шатлык урасын.
Озак яшә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Әти-әниеңә терәк син.
Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Спорт белән шөгыльләнеп,
Риназ үзен таныта.
Хәрәкәттә - бәрәкәт дип,
Тик торуны оныта.
Риназ, сиңа изге теләк –
Зур сәләтең, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен
Изгелегең, игелегең
Гомергә сүрелмәсен.
Татар теле дәресенә
Гашыйк кыз ул Илгизә,
Бәйрәмнәрнең, үзәгендә
Тимәсен дим, күз генә
Илгизә кебек дусларны
Табып булмый тиз генә.
Тагын бер егетебез Илмир
Илмир булмаганда ди, кызлар,
Күңелсездер дәрестә,
Тәнәфестә көлдерми дә,
Шаяртмый, ди, беркем дә.
Җыр: Укытучы фатихасы
Моннан 9 ел элек үзегезнең нинди булганыгызны күрәсегез киләме? Алайса сүзне беренче сыйныф укучыларына бирәбез:
2.Данил.Сез - 9лар, без – 1ләр,
Без бик нәни, сез дәүләр.
Кемнәр уйлап тапкандыр
Бигрәк матур исемнәр.
3. Рәмилә: Фәридә апа бүген бигрәк моңсу,
Балаларын чөнки очыра.
Моңсу күзләрен ул сезгә төбәп,
Бер шатлана һәм бер борчыла.
4Илүзә:.Бүген сезнең “Соңгы звонок” көне,
Әллә ничек моңсу җырлыйсыз.
Алдыгызда тормыш сынаулары,
Авыр булмасмы?- дип уйлыйсыз.
Моңаймагыз әле укытучылар.
Еламагыз әле тугызлар,
Безсез нишләрсез?- дисезме,
Сезгә алмашка без бар.
Илмир. 1 нче сыйныф укучылары! Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Сыйныф җитәкчегез Гөлнур апа белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзләре җиткерерсез. Ә бу китапларны бергәләп укыгыз, сыйныф сәгатьләрендә файдаланыгыз. (китаплар өләшә)
“Голубой вагон” көенә җыр яңгырый:
4нче сыйныфлар да башлангыч мәктәп белән саубуллашалар. Аларны да бирегә чакырабыз.
Илдар Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы-барыбер.
Тар булса да, яңа сукмак яса,
Аны зурайтучы табылыр.
Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,
Нур балкысын сезнең йөзләрдә,
Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр
Безнең бөек Татар илендә!
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Данис: Безнең алда олы сынау тора,
Без торабыз юллар чатында,
Безнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Без укыган шушы мәктәпләрдән
Укып чыккан күпме белгечләр!
Алар саны артыр безнең белән,
Безне көтә алда күп эшләр.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, дустым, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Риназ: Узып китте мәктәп елларыбыз
Ямансу да бүген, читен дә
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек
Ватылган да төсле, бөтен дә.
Алсу: Онытмамын, укытучым,
Бәхетле бул!- диеп әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын
Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!
Җыр Сау бул мәктәп
Риназ: Агым судай челтерәшеп
Үтте мәктәп еллары,
Озатып кала безне җәйгә
Көмеш кыңгыраулары.
Сау бул, мәктәп, сентябрьдә
Көтмә зарыгып безне –
Төрлебез төрле җирләрдә
Каршыларбыз бу көзне.
Наил Кыңгырауның соңгы чыңлавы,
Хушыгыз, мәктәп еллары.
Аерылышуны сизеп
Чыңлый күңел кыллары.
Данис Ну, вот и все,
Настало расставанье,
И ждет тебя за далью, даль,
Взволнованно ты шепчешь: «До свидания!»,
Со школой расставаться видно жаль.
Предчувствуя, что уж близка разлука,
С улыбкой грусти все глядят на нас,
Как отпускают в путь единственного друга,
Окончен наш девятый класс!
“Школа, школа, я скучаю"
Аб. Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын. Укуда да , хезмәттә дә сынатмагыз.
Тормыш юллары сезгә киң ачык. Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз. Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын. Әти-әниегез, туганннарыгыз , укытучыларыгыз, халкыбыз, туган ил алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз!
Алсу 9 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак звонок — соңгы звоногыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Илгизә Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар телеп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Бир кулыңны, дустым,
Ерак юлга чыктык,
Тау артында болыт аллана.
Безнең юллар бара
Ерак офыкларга,
Офыктагы серле таңнарга.
Ямансу да кебек,
Аерылуны белеп,
Урамнарны җырлап бер урау.
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
(Кыңгырау яңгырый)
Җыр: Соңгы кыңгырау
Гөлназ Яңгырады кыңгыраулар соңгы,
Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.
Артта хәзер, артта инде бары…
Мәктәп еллары арттан елап калды.
Артта калды дәрес калдырулар,
Шактый-шактый шуклык-шаярулар,
Гашыйк булып яшерен янулар,
Укып килми оятка калулар…
Артта калды бар да инде болар.
Илдар Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа мәктәбем
Инде менә сезгә, укытучылар
Саубулыгыз, диеп әйтәбез.
Илгизә Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.
“Сау булыгыз”н җырлап чыгып китәләр…