СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тукай безнең йөрәкләрдә.

Нажмите, чтобы узнать подробности

8 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара: "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Просмотр содержимого документа
«Тукай безнең йөрәкләрдә.»

Тема: Тукай безнең йөрәкләрдә.

Максат: укучыларга тирән белем бирү, Г.Тукай һәм аның иҗаты турында белемнәрен киңәйтү, туган телебезгә игътибарлы, ихтирамлы булу хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: портреты, әсәрләре, альбомнар, презентация.

Кичәнең барышы.

1нче алып баручы.

Слкын кышлар утеп,

Яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда.

Туган көнең синең бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

2нче алып баручы.

Хөрмәтле кунаклар!

Без бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләргә җыелдык. Туган теле- татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн зур бәйрәм.

  1. Туган илебезгә соклану, туган төбәккә таяну,аңа мәхәббәт- һәр кешенең күңелендә саклана торган тирән хисләр. Аларны сәнгать осталары үзләренең җырларында, шагыйрьләр шигырьләрендә ачык чагылдырганнар. Андый хисләр бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрендә аеруча көчле.

(“Туган авыл”- шигыре укыла)

  1. Бала- чагы ятимлектә үтә. Кеше кулында, кеше күзенә тилмереп карап байтак еллары уза.

(“Кышкы кич”- шигыре укыла)

  1. Әйе, Г.Тукайның бала чагы ятимлектә, фәкыйрьлектә утә. Шуңа күрә ул балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели.

  2. Г.Тукай- өлкәннәрнең дә, балаларның да яраткан шагыйре. Ул үзенең әсәрләре аша балаларны, хезмәтне, табигатьне, хайваннарны яратырга өнди. Шулай итеп, ул укучыда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша.

( “Эшкә өндәү”- шигыре укыла)

1. 1907 елның көзендә Г.Тукай зур өметләр белән, дәртләнеп, Казанга кайта.

( “Пар ат” җыры җырлана)

2. Г.Тукай шигырьләр генә түгел, әкиятләр дә язган. Хәзер без сезнең белән әкиятләр дөньясына сәяхәт итәрбез.

( “Япон хикәясе”- сәхнәләштереп күрсәтелә)

  1. Ямьле яз иде микән,

Әллә җәй иде микән...

Син теркелдәп, мин җәяү

Кырлайга киттек икәү.

  1. Кырлай юлы тап-тапкыр,

Күрсә- һәркем шаккатыр.

Көзге кебек шоп-шома,

Җәяү бару шәп шуңа.

  1. Син карыйсың басуга,

Син карыйсың кырларга,

Шулай бара торгачтан,

Килеп җиттек Кырлайга!

(“Кырлай” ,“Бәхетле бала” шигыре укыла)

  1. Шуннан ары киттек без,

Шунда йөргән чагында,

Су анасын күрдек без.

(Г. Тукайның “Су анасы” әкияте сәхнәләштерелеп күрсәтелә)

1. Бара- бара арганда, Ара-ара барганда,

Туктарга уйладык без

Юлыгып бер аланга.

2. Аланның уртасында

Учак ягылган иде.

Пыскып янган учакка

Казан асылган иде.

(Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык ” әкияте сәхнәләштерелеп курсәтелә)

1. Кәҗә, сарык аланда

Мес-мес йоклап калганда

Без юлны дәвам иттек,

Тагын арырак киттек.

2.Шулай бара барганда

Туктап, бер тын алганда

Артына карый – карый,

Килеп чыкты бер абый.

(Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте сәхнәләштерелеп күрсәтелә)

1. Без кайтырга кузгалдык

Өйгә таба юл алдык

Шүрәле моңсу гына

Арттан кул болгап калды.

(Г.Тукайның “Сабыйга” шигыре укыла)

2. Бөтен халык

Туган итә сине, үз итә.

Әллүкине сузып җырлый-җырлый,

Тиңдәше юк уңыш үстерә.

( Г.Тукайның “Күбәләк белән бала” җыры җырлана)

1. Әле генә сез тыңлаган искиткеч мавыктыргыч әкиятләр, нәфис шигырьләр, гүзәл җырлар иҗат иткән бөек шагыйребезгә 137 яшь тула. Ә ул күрүегезчә, ул һаман яшь , һаман көләч. Даһи остазлары белән бергә үзенең иҗат тантанасын бәйрәм итә. Бу көн безнең өчен дә зур бәйрәм.

2. (Тукай рәсеменә карап):

Туган халкың өчен

Тиңсез илһам көчең,

Яшьлек дәртең бүләк итүче,

Иңнәреңдә кургаш тау күтәреп,

Төн дәһшәтен ерып үтүче.

Бөек җыр остазы

Беркайчан да сине

Югалтмабыз хәтер күгеннән;

Бүген дә син, сөеклебез Тукай,

Карыйсың һәр өйнең түреннән.

1. Бөтен халык...

Туган итә сине, үз күрә;

“Әллүки” не сузып җырлый-җырлый,

Тиңдәше юк уңыш үстерә.

2.Сине сагына алар.

Алар өчен кайнар

Яшь йөрәгең, сүнмәс акылың;

Син- Тукай,

Пушкины, Лермонтовы

Эш сөючән татар халкының.

1.Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мэңге яши, яшьни яшь Тукай!

2.Шигъри Лермонтов вә Пушкин-

Олугъ саф диңгез ул;

Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов ,

Тукай-өч йолдыз ул!

1.Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тугаедай

Мәңге дәртле җырчы син,Тукай!

2..Үксез тормыш читкә типкән чакта

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

1.Урам ташларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә-Тукай сүзләре.

2.Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май;

Шигырь бәйрәмнәрне үткәрәбез,

Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

1.Янар йолдыз булып кем калыкты,

Халыкларның күңел турендә?

Кем меңьяшәр имән агачыдай

Тамыр җәйде безнең куңелдә?

2.Кем иде ул һәм кем булып калды

Гади Апуш ,бөек Габдулла-

Ятимлектән зур дөньяга чыкты,

Ил күңеленә чыкты Габдулла.

1.Бәйрәм ясап,күңел түрләрендә

Пар атлары чаба заманның.

Тукайлары туганчыга кадәр

Нуры булды микән Казанның...

2.Язы барның җирдә даны булыр

Язлар бирде сине бу җиргә.

Зур җаннарга гына насыйптыр шул

Гасырларга үтеп керергә.

1.Даны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр,мәңгегә.

Без-бәхетле,без-шагыйрьле халык,

Без Тукайлы халык,мәңгегә!

2.”Телсез идек-Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте”.