СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Театральный кружок

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Театральный кружок»

Безнең Биектау беренче гомуми урта белем бирү мәктәбендә төрле түгәрәкләр бар. Шулар белән берлектә, татар теле һәм әдәбияты драмтүгәрәге дә 10 елга якын эшләп килә. Быелгы уку елыннан “ Сәхнә йолдызлары” түгәрәгенең җитәкчесе - Сәләхова Сания Рамис кызы. Без, бу түгәрәктә сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә, әдәби әсәрне матур итеп укырга, дөрес аңларга, телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәнәбез.

Сәхнә теле гади тормыштагы телдән бик нык аерыла икән. Тормышта кеше үз уен тавыш белән аңлатып бирә, ә сәхнәдә сүзне кычкырып әйткәнче бик катлаулы иҗади процесс бара. Артист һәрвакыт кеше сүзе белән, ягъни автор сүзе, авторның уе, аның фикере, аның идеясе белән эш итә. Кеше фикерен үзенеке иткәнче, артист авторны ныклап өйрәнә, аның һәр сүзен үзенеке итәргә тырыша. Бик катлаулы процесслар үтеп, автор текстын үзенеке итеп бетергәч тә, артистның дикциясе начар булса, сүзләр аңлашылмаса, тамашачы автор идеясен аңлый алмый. Димәк, автор белән артистның хезмәте юкка чыга.

Шундый хәлләр булмасын өчен, безгә күп нәрсәләргә өйрәнергә туры килде.

Йолдыз апа Шәрәпова безгә кунакка килгәч, үзебезнең сәләтне аның алдында да сынап карау бәхетенә ирештек. Мин үзебезнең мәктәптә шундый түгәрәкләр эшләве белән горурланам һәм киләчәктә дә эшләвен дәвам итсәләр иде дигән теләктә калам.

Алсу Кәшапова, 8 сыйныф укучысы.



Безнең беренче адымнарыбыз.







Без - Йолдыз апа Шәрәпова белән .