СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологик карта

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Технологик карта»



Заһир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе

Предмет: әдәбият 9 нчы сыйныф

Дәреслек авторы: Ә.М. Закирҗанов, Г.М. Фәхретдинова

Дәрес темасы: ” Заһир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романында образлар системасы

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

1) өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; З.Бигиевнең ”Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәре буенча проект эшләү; сөйләм телен үстерү.

2) белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;

3) тәрбияви максат: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрестә кулланылган материал: 1. Закирҗанов, Ә. М. Әдәбият. 9 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 2 кисәктә. 1 кисәк / Ә. М. Закирҗанов, Г. М. Фәхретдинова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2016. – 255 б.: рәс. б-н.

2. Закирҗанов, Ә. М. Әдәбият дәресләре. 9 сыйныф : методик кулланма / Ә. М. Закирҗанов, Г. М. Фәхретдинова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2016. – 211 б.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең барлык әдәбиятлар өчен уртак булуын аңлау.

Предмет – романдагы төп образларга характеристика бирә белү, эш-гамәлләрен бәяли алу.

Шәхескә караган – кеше табигатенең акыл һәм хис көрәшенә нигезләнүен аңлау

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Дәресне оештыру

Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру.

-Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Яхшы икән, дәресебезне башлап җибәрергә мөмкин.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

-Укучылар, үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?















-Сезгә әсәр ошадымы? Ни өчен?

Үз парларыгыз белән сөйләшеп җавап бирегез әле.

Эшкә әзерлек.



Исәнләшү.











- Заһир Бигиевның тормыш юлын өйрәндек. Әсәрләренә кыскача күзәтү ясадык.

- “Меңнәр ...” әсәренең татар әдәбиятында беренче детектив жанрда язылган әсәр булуын белдек.

Укучылар парларда эшлиләр.

- Әйе, әсәрдәге вакыйгалар хәзерге заман детектив фильмнарда бара торган вакыйгаларга охшаган, мавыктыргыч.

ШУУГ: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

ТБУУГ: дәрескә әзер булуларын күрсәтәләр.

РУУГ: үз җаваплврын телдән дөрес әйтә белү;

2. Белемнәрен актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, сезгә нинди өй эше бирелгән иде?





- Әсәрдә вакыйгалар кайчан бара?



- Әсәр нәрсә турында? Парларда фикер алышыгыз.


Укучылар кыскача әсәрнең эчтәлеген сөйлиләр.



- Язылу вакытына караганда, 19 гасыр ахырында.

Укучылар үз парлары белән эшлиләр.

- Әсәрдә Зөләйха исемле кызның үз бәхетен эзләп Казанга килүе,

мосафирханәдә кеше гәүдәсе табылуы, үтерүчеләрне эзләү тарихы,

тикшерүчеләр, адвокатлар хезмәте турында сүз бара.


3. Уку мәсьәләсен кую.

Проблемалы ситуация тудыру. Проблеманы аңлау.


-Укучылар, хәзер кроссворд чишеп, дәреснең темасын эзләп табыйк әле.

Экранга кроссворд бирергә. Образ сүзе килеп чыгарга тиеш.

- Дәреснең темасы нинди булыр?



-Ә нәрсә соң ул образ?

















-Әйе, бик дөрес әйтелгә фикер. Ә

нинди максатлар куярбыз?

(Парларда фикер алышу)









-Димәк, бүгенге дәрестә без нишләрбез?

Кроссворд чишелә. Җаваплар табыла: адвокат, Габденнасыйр, Муса, Зөләйха, Андреев.









-Дәреснең темасы – әсәрдә образлар системасы.

-Образ ул сурәт.

-Образ ул кеше характерын башкаларга җиткерү формасы.Автор махсус алымнар ярдәмендә уйлап табылган, иҗат ителгән, кабат тудырылган тормыш күренеше. Әсәрдә табигать, кеше, әйбер образлары булырга мөмкин.



-Максатыбыз: әсәрдәге образларга характеристика бирербез; аларның эш-гамәлләрен анализларбыз.

-Романдагы образлар системасын тикшерербез.


ТБУУГ: фикерләрне анализлау, аргументлаштыру; РУУГ: ирешеләчәк нәтиҗәләрне алдан фаразлау;

КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтү, кеше фикерен тыңлый белү;

4. Уку мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләү, өлешләп чишү.

Укучылар, мин сезнең белән килешәм. Бүгенге дәресебезне романдагы образлар системасын тикшереп, проектлар төзү һәм аны яклау формасында үткәрербез. Һәр төркем үз проектын яклар.

-Укучылар, сез кайсы геройларны төп, ярдәмче (эпизодик), аталучы геройларга кертер идегез?

















-Әсәрдәге вакыйгалар кайсы образларга бәйле рәвештә алып барыла?



-Ә хәзер эшне төркемнәрдә оештырыйк. Әсәрдәге геройларны кайсы яктан характерлар идегез?













Рәхмәт. Беренче төркем – Муса, икенче т. – Габденнасыйр, өченче т. – Зөләйха, дүртенче т. – Хәдичә образларына проект эше яза. Сезгә 5 минут вакыт бирелә.

Сүз беренче төркемгә бирелә.



































-Укучылар, проект эшләрегездән мин канәгать. Һәр геройның үзенчәлекле сыйфатларын ачтыгыз.

Ә хәзер Муса һәм Габденнасыйр, Зөләйха һәм Хәдичә образларының уртак һәм аермалы якларын күрсәткән модель төзеп карагыз әле.


























Укучылар җавап бирә.

-Муса һәм Габденнасыйр образларын төп геройлар; Шубин, Андреев, Нигъмәтулла абзый, Зөләйха образларын ярдәмче; Хәдичә образын аталучы герой дияргә мөмкин.



-Муса, Габденнасыйр, Зөләйха, Хәдичә образларына





Укучылар җавап бирә

-Геройларның портреты, социаль хәле, белеме, максаты, эш-гамәлләре, характер сыйфатлары турында әйтергә мөмкин.

Укучылар төркемнәрдә проект эше төзиләр.



Үз проектларын яклыйлар.

-Без Мусаның портретын дәреслекнең 60 нчы битеннән укып күрсәтәбез.

(Дәреслек белән эш)

-Муса – бай улы, Пербургта университет тәмамлаган. Адвокат булырга укыса да, сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Муса укымышлы, туры сүзле, йомшак күңелле итеп сурәтләнә.

-Мин дә иптәшемнең фикере белән килешәм, ләкин Мусаны мәхәббәтенә тугры дип әйтү дөрес булмас иде. Ул Зөләйхага булган мәхәббәтен бик тиз оныта. Мөмкинлек чыгу белән, 100 мең көмеш акчасы булган Хәдичәгә өйләнергә ризалаша.

-Мин Зөләйха үлемендә Мусаның да гаебе бар дип саныйм. Зөләйха алдагы тормышын яраткан кешесеннән башка күз алдына китерә алмый. Муса кыз күңеленең нечкәлеген аңлап җиткерә алмый.




Муса

Габденнасыйр


Уртак яклары

Бай, белемле, сәүдә эшләре белән шөгыльләнәләр, йөз мең көмеш акчасы булган Хәдичәгә өйләнергә йөриләр.

Аермалы яклары

Университет белеме алган.


Гимназиядә укыган.




Дустына ышана, тугры дус.

Дустына хыянәт итә.


ТБУУГ:фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән сөйләү;

РУУГ: бәяләү, нәтиҗә чыгару



КУУГ: хезмәттәшең белән килешеп эшли белү, әңгәмәдәшеңне тыңлый, өстәмәләр кертә белү;







































ТБУУГ:фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән сөйләү;

КУУГ: кеше фикерен тыңлый белү;









































































ТБУУГ: дәрестә алган мәгълүматтан чыгып модель төзиләр;



Йомгаклау. Рефлексив кабатлау.

- Без нинди әсәр өйрәндек?

-Дәрескә куелган максатка ирешелдеме?

- Әсәр геройларының кайсы сыйфатлары ошады? Кайсы сыйфатларны үзегездә булдырыр идегез?

- Укучылар, хәзер барыгыз да үзегезгә билгеләр куегыз. (Төсле йолдыз яки түгәрәкләр белән белдерергә).

-Укучылар, бүгенге дәрестә кемгә авыр булды?

-Ә кемнәр алдагы дәрестә тагын да тырышып укырга сүз бирә?

- Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

Укучылар бирелгән җавапларны кыскача яңадан кабатлап чыгалар.

РУУГ: бәяләү, хаталарны табып төзәтү,

ТБУУГ: фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән әйтеп бирү;

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;





РУУГ: үз эшләрен бәялиләр.



Өйгә эш бирү. Билгеләр кую.

1.Мусага (Зөләйхага) хат язарга.

2. Әсәрнең ахырын уйлап язарга.

3. Мин бәхетне ничек аңлыйм? Кечкенә инша язарга.



ТБУУГ: белем дәрәҗәсеннән чыгып, өй эшен сайлап алу.