Гайсина Рузилә Сәгъдәтҗановна
6 нчы урта мәктәпнең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, чыгыш (выступление)
Тел – аралашу чарасы
Тел кешенең иң мөһим аралашу чарасы булып тора.Укырга - язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.
Тататарстан Республикасында ике дәүләт теле бар – татар һәм рус телләре.
Бу телләр киләчәктә дә тигез хокуклы булсын дисәң, татар телен татарларга гына түгел, ә башка милләт вәкилләренә дә өйрәтергә кирәк, дип уйлыйми мин.
Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.
Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешенең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Тел – халыкның, милләтнең иң беренче иң әһәмиятле билгесе.Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Туган телебезгә карата уңай якка үзгәрешләр күп булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларының, аналарының, матбугатның,Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Коституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме : татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан – ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе – туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны,тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.
Тел... халыкның өзлексез байый һәм, иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә, һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буенча тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф – гадәтен, уйларын – хыялларын, моңнарын – сагышларын, хәтта иң яшрен күңел кичерешләрен, интим хисләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз борын – борыннан ук, халыкның әманате рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә – йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аларны аңлатып бирә. Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк, шунлыктан телгә мәхәббәт бер үк вакытта халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз... (Г.Бәширов)
Телне без иң камил бер аралашу коралы, кешелек дөньясын алга әйдәүче бер прогресс чарасы дибез. Тел ул буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас булып, телен җуймаган милләтләрнең өстә ярылып яткан бердәнбер сыйфатлы, билгеседер.Тел , ниһаять, - туган ил, туган җир ул. (Х.Сарьян)
Тел – халыкның акылын, гореф – гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сәңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. (Г.Бәширов)
Тукайның “Туган тел”е җыр булып. Халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр – туган тел турында.Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз! (Ш.Галиев)
Әйе, нинди матур фикерләр әйтелгән, дөрес бәя бирелгән. Болар һәр татар кешесенең, һәр гаиләнең яшәү һәм тәрбия канунына әверелсен иде.
Безгә үзебезнең татар телен онытмыйча, аны беренче урынга куярга кирәк. Әгәр һәр яңа туган баланың теле татарча “әни” дип ачылса һәм гаиләдә аралашу ана телендә булса гына, татар теле, татар милләте сакланаячак.
Без үзебез татар телен саклау өчен бар көчебезне куярга, балаларыбызны үз татар телендә сөйләшерлек итеп тәрбияләргә тиешбез. Бу – һәрбер татар кешесенең изге бурычы.
Әдәбият
1.Билалова. Г.Ә., Гыймадиева С.Н. Әдәбият дәреслекләре буйлап. – Казан: Яңалиф” кит. нәшр., 2006. – 118 б.
2.Ибраһимов Г.Б., Сафиуллина Ф.С. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. –Казан: Мәгариф, 1998. – 5 б.
3.Шакирова Л.М.Татар теле һәм әдәбияты: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. К(И)ФУ АФ нәшр., 2012. – 29 б.
теле байтак кына галимнәр тарафыннан өйрәнелсә дә, әле чишелмәгән мәсьәләләр шактый күп.
Язу - телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле корал булып санала. Язу күпләр белән, бик ерактагылар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә билгеле бер тәртипкә салынган, әдәби телдә кабул ителгән язу кирәк.
Орфография язу теленең әнә шул тәртипкә салынган кагыйдәләрен, дөрес язу юлларын үз эченә ала.
Язу, эчтәлек ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Кеше дөрес язмаса, бердән, аны уку авырлаша, икенчедән, язучы бирергә теләгән фикер дөрес аңлашылмый, ул сүзнең мәгънәсе бозыла һәм, өченчедән, ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, аның дәрәҗәсен төшерә.
Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән нормалаша.Әмма теләсә кайсы әдәби телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә, хәтта искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин.Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә төрлечә язуга сәбәп була.
Һәрбер телнең үзенә хас әйтелеш нормалары була. Дөрес әйтелеш кагыйдәләренең, нормаларының җыелмасы орфоэпия дит атала(orthos –туры һәм epos – сөйләм). Орфоэпиянең нигезен һәрвакыт теге яки бу телнең фонетик системасы тәшкил итә, ә соңгысына фонемалар составы, фонемаларның көчле һәм көчсез позициядәге үзенчәлекләре керә. Орфоэпия шушы үзенчәлекләрне теге яки бу әдәби теленең әйтелеш нормасы итеп күтәрә. Бу нормалар үзгәрергә дә мөмкин.
Орфоэпик кагыйдәләрнең сакланмавы төрле сәбәпләр белән аңлатыла:
әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу (канәгатъ [кәнәгәт]);
әдәби телгә диалекталь тәэсир булып, дөрес сөйләм нормалар
бозылырга мөмкин. Мәсьәлән, көнбатыш диалектта кече тел тартыкларының әйтелмәве, [ч] авазы урынына [ц] яки [ч] әйтү,Минзәлә сөйләшендә [з] авазы урынына интерденталь,”сакау” [d] әйтелү һ.б. диалекталь тәэсир булып торалар.
аерым очракларда теге яки бу авазны дөрес үзләштерергә икенче
телнең тәэсире мөмкинлек бирми. Мәсьәлән, татар телендәге [һ] авазын[х] дип әйтү, [w] урынына [в] әйтү рус теле тәэсире белән аңлатыла.
Татар телендә орфографик нормалар, нигезендә, ике сәбәп аркасында бозыла:
1)Сөйләүченең нинди дә булса җирле диалект үзенчәлекләреннән аерыла алмавы ,сөйләгәнчә язуы;
2)татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур гына аерма булу;
Беренче сәбәптән котылу юлы – диалекталь сүзләрнең әдәби телдә әйтелеш һәм дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерү.
Икенче сәбәп тирәнрәк. 30 нчы еллар ахырында СССР дагы бик күп халыкларны, шул исәптән татарларны да көчләп рус алфавитына, кириллицага күчерәләр. 1939 нчы елда М.Корбангалиев һәм Ш.Рамазанов тарафыннан ашык – пошык кына төзелгән алфавит проекты (рус әлифбасына 6 хәреф өстәлгән хәзерге әлифба хөкүмәт указы белән рәсми рәвештә раслана.)
1999 нчы елда “Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, һәм бу Законны гамәлгә кую буенча эш башланды.
Татар телендәге бик күп авазлар “хәрефсез” калалар . Аларны белдерү өчен, рус телендәге шуларга охшашлырак авазларның хәрефләрен куллана башлыйлар. Бу авазларны аеру өчен өстәмә кагыйдәләр уйлап чыгарыла. Шулай итеп, бер төрле языла, икенче төрле укыла торган бик күп сүзләр килеп чыга.
Орфография - дөрес язу кагыйдәләре.Ул сүзләрнең һәм кушымчаларның дөрес язылышын; сүзләрнең кушылып, аерым һәм сызыкча аша язылуларын; баш хәрефләрнең кулланылышын һәм сүзләрне юлдан - юлга күчерү кагыйдәләрен билгели.
Татар теленең орфографиясе төрле принципларга нигезләнә:
1)Фонетик принцип (ишетелгәнчә язу). Мәсьәлән ,татар телендә бер үк кушымчаның 2-4-6 варивнты булу – шушы принципның чагылышы.Хәзерге татар язуы башлыча шушы принципка корылган, хәтта кайбер аваз үзгәрешләре дә язуда чагылыш таба (китап –китабы ,халык –халкы һ.б.)
2)Морфологик принцип (морфемаларны, ничек ишетелүләренә карамастан, һәрвакыт бер генә төрле язу). Мәсьәлән, о,ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы, кайбер аваз үзгәрешләренең язуда күрсәтелмәве: унбиш [умбиш], әнкәй [әңкәй]һ.б.
3)Тарихи - тарадицион принцип (шул телнең элеккеге язу үзенчәлекләрен, традицияләрен саклап язу). Татар язуы чагыштырмача яңа булганга, бу принцип зур чагылыш тапмый: цифрлардан соң килә торган кушымчаларны сызыкча аша язмау (8 әр кеше, 100% тан артык һ.б.), кайбер сүзләрнең язылышы әйтелеш нормаларына туры килмәсә дә, элеккеге язылышны саклау (сәламәт, бәла,һәлак,кәгазь һ.б.)
4)График принцип (рус теленнән һәм рус теле аша кергән алынма сүзләрне рус телендәгечә язу). Мәсьәлән, самолет, бухгалтер, компьютер; Рус теленнән элегрәк кергән сүзләр фонетик принципта языла (әфлисун, эскәтер, сумала һ.б.)
Хәзерге татар орфографиясендә дифференцияләнгән (яки дифференциаль) язылыш та кулланыла.Бу әйтелеш бертөрле кайбер омонимнарны аеру өчен (баерак – байрак ), Аерым һәм кушылып язу очраклары да күзәтелә ( өч почмак – өчпочмак,һ.б.).Язылышлары төрле булгач ике төрле мәгънә бирәләр.
Орфографик нормалар дөрес укылышны, дөрес язылышны тәэмин итәләр. Сөйләм культурасын үстерүдә дә аларның әһәмияте зур.
Татар телендә в хәрефе ике авазга билге булып йөри.Татар телендә иҗек башында в ирен-ирен тартыгы [w] авазын белдерә вакыт. Рус телендә в ирен-теш тартыгы [в] Вася. Алынма сүзләрдә һәм фамилияләрдә ирен –теш [в] авазын белдергән в хәрефе, сүз һәм иҗек ахырында [ ф] булып ишетелсә дә, в хәрефе языла: актив,совхоз . Ә татар теленең үз сүзләрендә һәм гарәп – фарсы алынмаларында ирен –ирен [w]авазын белдерә, язуда в хәрефе белән күрсәтелә: тавык, әүвәл,давыл .Бу очракта в хәрефе бары тик сүз башында гына языла.
Татар телендә к, г тартыклары ике авазга бүленә. Бу бүленеш язылышта ялгышлар тудыра.
Татар теленең л, м, н, р, с, т, ф хәрефләре үзләре ишетелгән урыннарда гына язылалар.
Икеләтелгән тартыклар кергән сүзләрне юлдан юлга күчерү дә үзенчәлекле.Кайбер сүләрдә янәшә тартыкның берсе икенче юлга күчә, кайберсендә күчми: мәххәбәт, мөгаллим, тәвәккәл һ.б.
Сузыклар кыскару язуда чагылыш тапмый диярлек. Ләкин кыскару күренеше орфографиядә чагылыш тапкан очраклар да бар. Мәсьәлән: сеңел –сеңлем, бәгырь –бәгърем;
Гарәп теленнән алынган сүзләрдә а яки ә хәрефләрен язу авыр мәсьәлә.Гарәп телендәге озын а татар теленә кириллицада – а хәрефе, кыска а исә татар теленә ә хәрефе булып кергән.Шулай итеп, әйтелеш белән язылыш туры килми. Бу бигърәк транскрипцияләгәндә ачык күренә: хатирә – [хәтирә], мөбарәк – [мөбәрәк] ;
Гарәп – фарсы алынмалары, әйтелеш нормасы туры килмәсә дә, гарәп хәрефләре белән язылышны күздә тотып, график – традицион принципта язылалар.
Телебезнең башка бүлекләрендә дә күп кенә бәхәсле мәсьәләләр бар.
Без әле бүген орфоэпия һәм орфографиядә булганнарына гына тукталдык.
Татар телендә булган актуаль мәсьәләләр галимнәр тарафыннан өйрәнелгән һәм өйрәнелә. Әмма язу –халкыбызның аралашу өчен гаять әһәмиятле коралы. Аларны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Киләчәктә безнең язуыбызны тагын да ныклабрак тикшерүче галимнәребез, бәлким ,үз арабыздан ук чыгар дип ышанам.
Әдәбият
1.Латыйпова Г. Х. Татар теле һәм әдәбияты: үткәне һәм бүгенгесе һәм киләчәге. – Алабуга: К(И)ФУ АФ нәшр., 2012. - 160 б.
2.Сәлимов Х. Х., Хәзерге татар әдәби теле: Татар теле укытучылары һәм студент – филологлар өчен кулланма. – Алабуга., 2002. - 12-14 б.
3.Татар теленең орфографик сүзлеге. –Тат. кит. нәшр., 1983. – 141б.