________ /Гайсина З.Г./ МББУ “Куакбаш төп гомуми белем бирү МББУ”Куакбаш төп гомуми белем
1 класста әдәби уку буенча эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасына (төзүче авторлар Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова, 2011 ел), “Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең” укыту планына һәм еллык календарь укыту графигына нигезләнеп төзелде.
-укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясененең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч укуга өйрәтү. Бу үз чиратында тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.
-грамотага өйрәтү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре: аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст турында күзаллау булдыру;
-грамотага өйрәтү чорында уку һәм язу күнекмәләрен формалаштыручы график эшчәнлекне үзләштерү;
- укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку процессында хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.
язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарын белү.
Тематик план, укыту планы нигезендә, 1нче сыйныфта атнага 1 сәгать исәбеннән программа материалы 33сәгатькә бүлеп төзелде.Шуның 23 дәресе грамотага өйрәтү чоры. «Башлангыч гомуми белем бирү программалары”ндагы сәгатьләр саны эшче программадагы сәгатьләр саныннан ике тапкыр артыграк булу сәбәпле программа эчтәлегенә үзгәрешләр кертелде.
Грамотага өйрәтү чоры өч этапка бүленә: әзерлек, төп, йомгаклау. “Әлифба” дәреслегендә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән. Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.
Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә. Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калын һәм нечкә әйтелешләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар. Соңыннан алар аеру билгеләре [ь, ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалараларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.”Әлифба”да, уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган.
“Әдәби уку” дәресләренә укыту-методик комплектында баланың тормыш тәҗрибәсе, яшь үзенчәлекләре, аның үзе яшәгән тирәлекне күзаллау дәрәҗәсе дә искә алына. “Әдәби уку” китабы ике өлештән: дәреслек һәм хрестоматиядән тора. Укучының белем дәрәҗәсе, күзаллавы төрле булуны истә тотып, өстәмә уку өчен текстлар да бирелә. Алар дәреслек материалы белән үрелеп бара, аның дәвамы булып тора. Комплектның төп үзенчәлеге – дәреслеккә Әминә һәм Әмир бәхәсләре аша автор сөйләмен кертү. Бу очракта укытучы укучыга юнәлеш бирүче ролен генә башкара ала. Дәреслектәге биремнәр башлангыч сыйныф укучысын фәнн-тикшеренү эше белән дә кызыксындырырлык итеп сайланг
1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;
- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;
- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;
- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;
элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;
- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлыйбелергә тиеш.
2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирә;
- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;
- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;
- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;
- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;
- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;
- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.
-аваз һәм хәрефнең төп аермасын: авазны әйтәбез, ишетәбез; хәрефләрне күрәбез, таныйбыз, язабыз.
-сузык авазлар һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне аера;
-алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес салмак итеп иҗекләп (йөзмә), кыска сүзләрне бөтен килеш укый;
-рәсеменә карап текст эчтәлеген сөйли, укыган әсәрнең исемен аңлата, әсәрне гади генә итеп бәяли, мисаллар китерә, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйли;
-китап исемен, авторын укый, китапханәдән кече яшьтәге балалар өчен чыгарылган китаплар алып укый;
-китаплардан үзеңә кирәкле мәгълүматны сайлап ала, куллана, файдалана.
Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. Әдәби уку. Методик кулланма.-Казан.”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011 ел.
Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. Әдәби уку.Хрестоматия. 1 нче сыйныф.-Казан.”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011 ел
1. “Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен программа”
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек. И Мияссарова, Ф.Гарифуллина, Р.Шәмсетдинова. Әлифба. 1 нче сыйныф.-Казан.”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011 ел; Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. Әдәби уку. 1 нче сыйныф.-Казан.”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011 ел. Дәреслекләр “Перспектив башлангыч мәктәп “ концепциясе һәм яңа белем стандарты таләпләренә туры китереп эшләнгән .
1 | Дәрес темасы | Сәг саны | Планлаштырылган нәтиҗәләр | Укучы эшчәнлеге | Кон- троль төре | Дата |
Гомуми уку нәтиҗәләре | Предметара нәтиҗәләр | Шәхесне үстерү нәтиҗәләре | п | ф |
1 | Кереш дәрес.”Өч кыз”, “Куян кызы”әкият-ләре. Җөмлә.Интонация. | 1 | Дәреслекләргә сак караш тәрбияләү, укуга кызыксыну уяту. Укучының сөйләм теленең үсешен ачыклау, үстерү; көндәлек режим әһәмиятен аңлату; Сөйләм, җөмлә терминнары белән таныштыру.Сүз, иҗек терминнары белән танышу, сүзләрне дөрес итеп иҗекләргә бүләргә өйрәтү. Иҗекләрне авазларга таркатырга, сузык һәм тартык авазларны әйтеп , ишетеп аерырга өйрәтү; калын һәм нечкә сузыклар белән таныштыру;”Торна белән төлке” әкияте эчтәлеген сөйләргә өйрәтү; | Мәктәп, дәрес турында рәсемнәрне карау. Сөйләм, җөмлә схемасын таный белү. Иҗекләрне авазларга таркату, сузык һәм тартык авазларны әйтеп ишетеп аеру; калын һәм нечкә сузыкларны аерырга өйрәнү; | Дәреслекләргә сак карау, уку белән кызыксыну; Сөйләм, җөмлә терминнарын аңлау, дөрес куллану. Дәрес, тәнәфес төшенчәләрен аңлау, сөйләмдә куллану | Иллюстрацияләрнең текст өлешләре белән бәйләнешен ачыклау. | агымдагы | 7.09 | |
2 | Предметны,билгене, хәрәкәтне белдерүче сүзләр.Ярдәм лек сүзләр. | 1 | Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи белү | агымдагы | 14.09 | |
3-4 | Сузык [а],[ә],[ы] авазлары.А,а,Әә, Ыы хәрефе.Сузык аваз хәрефләре. Калын һәм нечкә сузыклар | 2 | Аваз һәм хәреф төшенчәсе белән таныштыру, калын сузыкларны әйтә, ишетә белү күнекмәсе өстендә эшләү. Нечкә сузыкларны әйтә, ишетә белү күнекмәсе өстендә эшләү. Сузык аваз хәрефләре белән танышты-руны дәвам итү, хәрефне дөрес итеп укый белү күнекмәсе өстендә эшләү. Калын сузыкларны дөрес ишетә, әйтә белергә өйрәтү, калын һәм нечкә су-зыкларны парлау, эш коралларын өйрә-нү; хезмәт ярату, кызыксыну тәрбияләү. | Рәсемле әлифба, кисмә хәрефләр, хәреф үрнәге белән куллана белү. Нечкә сузыкларны әйтә, ишетә белү; хәрефне күреп уку; Сузык аваз хәрефләрен белеп тану; хәрефне дөрес уку | Телнең структур берәмлекләре: сүз, җөмлә,текстны белергә; -Тиешле фишкаларны кулланып график модельләргә таянып, рә-семгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзи, предметны,билге-не, хәрә-кәтне белдерүче сүзләр таба белергә; Үз-үзеңә бәя бирергә өйрәнергә; | Сузык авазларны аера белү. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен белү | агымдагы | 21.09 28.09 | |
5 | [ е ] [ и ] авазлары. Э,э(е),И,и хәрефләрен уку. | 1 | Тартык һзм сузык авазларга характеристика бирә белергә. -таный белергә -үткән хәрефләр белән сүзләр укый белергә -авазларны сүздә аера белергә | -эш урынын оештыра белергә -эшеңә контроль ясый белергә | -туган ягыңа,туганнарыңа яхшы мөнәсәбәттә булырга. -Ватаныңны яратырга -гаилә әгъзаларына игътибарлы булырга. -Диалогларда катнашу | Тартык н, л авазын, Н,н, Л,л хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес итеп уку. | агымдагы | 5.10 | |
6 | [ ү ],[ у ] авазлары. Үү , Уу хәрефләрен уку. | 1 | -санор тартык авазлары артикуляциясе (тон өстенлек итә,шау катнаша гына)шуңа аларны ярым сузыклар диеп йөртәләр дә. -рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы -ябык иҗек(ай | -дәреслектә ориентлаша белергә -кирәкле информаци яне эзләп таба белергә. рәсем,текст,схемаларда бирелгән информацияне укый белергә. -предметларны чагыштыра,уртак якларын таба белергә -сөйләм этикасы булдырырга -уку проблемасын куя һәм чишә белергә | Кешеләргә,дусларыңа,гаилә членнарына яхшы мөнәсәбәттә булырга -мәктәпкә яхшы карашта булырга -тырыш укучылар рәтендә барырга “Тылсымлы сүзләр“ куллану. | - схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку; - сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә белү. | агымдагы | 12.10 | |
7 | [ о ], [ө], авазлары. О,о, Ө,ө хәрефләрен уку. | 1 | агымдагы | 19.10 | |
8 | [ л ], [ н ] авазлары. Лл , Н,н хәрефләрен уку. | 1 | агымдагы | 26.10 | |
9 | [ м ] ,[р ] авазлары. М,м, Р,р хәрефләрен уку. | 1 | -ике авазга билге булып килүләре -аваз-хәреф схемалары -куллану кагыйдәләрен үзләштерү -сүзләрне мәгъ нәсе ягыннан яңгырашы ягыннан чагыштыру | 1..бу хәрефләр кергән сүзләрне иҗекләрне укый белергә тиешләр. 2.баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү | -Тиешле фишкаларны кулланып график модельләргә таянып, рә-семгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзи, предметны,билге-не, хәрә-кәтне белдерүче сүзләр таба белергә Әңгәмәдә катнаша белү | Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү. | агымдагы | 9.11 | |
10 | [ Й ], [ ң ], авазлары. Й,й , ң хәрефләрен уку. | 1 | -Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү -нечкәлек яңгырау,саңгырау (д-т ,з-с,г-к, гъ-къ)парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. | ,иҗекләр.сүзләр,текст. -табышмалар уку тизәйткечләр,санамышлар,үртәвечләр,халык мәкальләрен уку. | Иптәшләр белән дөрес мөгалләмәдә булу, өлкәннәр белән аралашу кагыйдәләрен белү | Тартык д,т авазы, хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес укырга өйрәнү; | агымдагы | 16.11 | |
11 | [йа], [йә] авазлары., Яя хәрефен уку.. .[йу], [йү авазлары. Юю хәрефләрен уку. | 1 | | 1.я,ю,е куллануның кагыйдәләрен белергә 2.бу хәрефләр кергән сүзләрне иҗекләрне укый белергә тиешләр. 3.баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү | | Тартык авазы, хәреф-ләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес әйтергә, җөмләләрне дөрес итеп укырга өйрәнү; | агымдагы | 23.11 | |
12 | [йы], [йэ] авазлары., Е,е хәрефләрен уку. | 1 | Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. | агымдагы | 30.11 | |
13 | [ д ] ,[ т ] авазлары. Д,д, Т,т хәрефләрен уку. | 1 | Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Укучыларны д,т авазлары һәм язуда аңа билге булып йөргән хәрефләр белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм үстерү; | агымдагы | 7.12 | |
14 | [ з ], [ с ] авазлары. З,з, С,с хәрефләрен уку. | 1 | Тартык з,с авазын, З.з,С,с хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес укырга өйрәнү; | агымдагы | 14.12 | |
15 | [ г ] ,[ к ] авазлары. Г,г, К,к хәрефләрен уку. | 1 | Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. | агымдагы | 21.12 | |
16 | [ w ], [ в ] [ ф ] авазлары. Вв, Ф,ф хәрефләрен уку. | 1 | -парсыз тартыклар артикуляциясе. -авазларның характеристика сы. -парсызлар кергән сүзләр,текстлар уку -эчтәлеекне үзләштерү -эчтәлек сөйләү -басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү [йо]белән танышу -сүзләр уку | 1.басма хәрефләрнең формаларын белергә тиешләр. 2.сүзләр,текстлар укый белергә тиешләр. 3.Эчтәлек сөйли белергә тиешләр. | -Тиешле фишкаларны кулланып график модельләргә таянып, рә-семгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзи, предметны,билге-не, хәрә-кәтне белдерүче сүзләр таба белергә, өлкәннәр белән аралашу кагыйдәләрен белү | Тартык ф,в авазларын, хәрефләре булган сүзләрне, кушылмаларны дөрес укырга, эзлекле сөйләргә өйрәнү | агымдагы | 11.01 | |
17 | [ б] ,[ п ] авазлары. Б б, П п, хәрефләрен уку. | 1 | Парлы тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. | Парлап эшләү | 18.01 | |
18 | [ж], [ш], авазлары. Жж, Ш, ш хәрефләрен уку. | 1 | Сорау-ларга җавап бирү | 25.01 | |
19 | [җ], [ч], авазлары. Җ,җ, Ч,ч хәрефләрен уку. | 1 | агымдагы | 1.02 | |
20 | [х], [һ], авазлары. Х,х Һ,һ хәрефләрен уку | 1 | Парлап эшләү | 8.02 | |
21 | [ ц ] ], [щ ] , [йо ] авазлары. Цц , Щщ ,Ё,ё хәрефләрен уку | 1 | Өйрәнелгән авазларны дөрес әйтү, дөрес, тиз, йөгерек, сәнгатле уку, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирә белү | Дәреслектә ориентлаша белергә -кирәкле информаци яне эзләп таба белергә. рәсем,текст,схемаларда бирелгән информацияне укый белергә. -предметларны чагыштыра,уртак якларын таба белергә -сөйләм этикасы булдырырга -уку проблемасын куя һәм чишә белергә | Туган тел, татар теле турында белемнәрне тирәнәйтү, сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү Туган тел, татар теле турында мәкаль һәм әйтемнәр өйрәтү; сүз байлыгын арттыру | Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу. Туган тел, татар теле турында белемнәрен арттыру, сәнгатьле уку | Парлап эшләү | 22.02 | |
22 | Ь һәм ъ кергән сүзләрне уку | 1 | Тавышсыз, аваз белдермәүче хәрефне укырга өйрәнү Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш пауза) ясау. | Сорау-ларга җавап бирү | 29.02 | |
23 | Г.Тукай “Туган тел”, Р.Бәшәр “ Туган җир”;“Универсиада авылы”, Ш.Галиев “Телевизор булды баш” Й.Шәрәпова “Батыр”,А.Хәлимов “Биктырыш җыры”, Р.Вәлиева “Иң матур җир”, Р.Миңнуллин “Татарлар” | 1 | | | | | 7.03 | |
Уку ( 10 сәг.) 1 нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы – укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителде. Шигырь юлларының кыскалыгы, кабатлана торган сүзләр, парлы рифмалар һәм ритм бөтенлеге беренче сыйныф укучысын дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтергә ярдәм итә. |
Сәяхәткә чыгу. (2 сәг) |
24 | Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр. Санамышлар. Борынгы сынамышлар. | 1 | Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр турында кыскача мәгълүмат бирү. Җавапларын дәлилләргә өйрәтү. Йозак һәм ачкыч, җил һәм капка турында әкият уйлау. Санамышлар белән танышу. Партадашың белән санамышлар әйтеп карау. | Белергә тиеш: аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләрне, санамышларны. Башкара алырга тиеш: әкиятләрне дәвам итәргә, уен вакытында санамышлар кулланырга | Туган тел, татар теле турында белемнәрне тирәнәйтү, сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү Туган тел, татар теле турында мәкаль һәм әйтемнәр өйрәтү; сүз байлыгын арттыру | Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү.. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. | Парлап эшләү | 4.04 | |
25 | Эндәшләр. Тизәйткечләр. Табышмаклар. | 1 | Эндәшләрне сәнгатьле итеп уку. Тизәйткечләрне әйтү. Хрестоматия белән эшләү. Сорауларга тулы, матур җаваплар әзерләү. Дәреслектәге табышмакларның җавапларын табу. Алма, китап, бәрәңге турында табышмаклар уйлау.Үз фикерләрен дәлилли белү. | Белергә тиеш: эндәшләрне һәм тизәйткечләрне, табышмакларны. Башкара алырга тиеш: эн-дәшләрне башкаларның да тың-лыйсы килерлек итеп, сәнгатьле укырга. Тизәйткечләр әйтергә, табышмаклардан предметларның кешеләр белән уртак һәм аермалы якларын табарга. | Туган тел, татар теле турында белемнәрне тирәнәйтү, сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү Туган тел, татар теле турында мәкаль һәм әйтемнәр өйрәтү; сүз байлыгын арттыру | Сәнгатьле уку | 4.04 | |
26 | Охшаш яңгырашлы сүзләр. М. Галиев ”Кайтаваз”. Ш.Галиев.”Чагу” “Таяк”. | 1 | “Кайтаваз” сүзеннән ике сүз ясау, мәгънәсен аңлату. “Кайтаваз”шигырен сәнгатьле итеп уку, кайтавазларны ишетү. Р. Вә-лиевның кайтаваз турындагы шигырен хрестоматиядән табып уку. Беренче хәрефләрен үзгәртеп, яңа сүзләр ясау. “Баю” сүзенә рифмалар табу. Шигырьләрдәге рифмаларны табу. Шигырьләрне сәнгатьле уку. | Белергә тиеш:”кайтаваз”, “мәгарә” сүзенең мәгънәсен; “рифма” сүзенең мәгънәсен, шигырь барлыкка килүен. Башкара алырга тиеш: шигырьне сәнгатьле укырга, яңа сүзләр ясарга; шигырьдә охшаш яңгырашлы сүзләр табарга, шигырьләрне сәнгатьле укырга. | Иптәшләр белән дөрес мөгалләмәдә булу, өлкәннәр белән аралашу кагыйдәләрен белү | Парлап эшләү | 11.04 | |
27 | Рифма. Һәм шигырь мәгънәсе. Сабантуй. Л. Ле-рон шигырьләре. Буталмышлар илендә Шаян шигырьләр. Р.Корбан.”Көчек”, “Яңгыр яуганда”. | 1 | Сабантуй турында әңгәмә. Л. Лерон белән таныштыру. Шигырьләре өстендә эшләү. Рольләргә бүлеп һәм чылбыр буенча сәнгатьле итеп уку. | Белергә тиеш: рифмаларны табарга, дөрес түгел дип санаган урыннарны төзәтеп сөйләргә. Башкара алырга тиеш: роль-ләргә бүлеп һәм чылбыр буенча укырга, хрестоматиядән Сабантуй турындагы шигырьләрне мөстәкыйль табып укырга. | -туган ягыңа,туганнарыңа яхшы мөнәсәбәттә булырга. -Ватаныңны яратырга -гаилә әгъзаларына игътибарлы булырга. -Диалогларда катнашу | Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү. | Сәнгатьле уку | 18.04 | |
28 | Чылбыр әкиятләр Х.Халиков “Бии белмәгән аю”. “Аю белән өч кыз” әкияте. “Песәй”әкияте. | 1 | Әдәплелек, әхлаклылык турында әңгәмә үткәрү. Х.Халиков белән таныштыру. “Бии белмәгән аю” шигырен уку. Рәсем буенча эш. Аю турында сөйләшү. Укылган әкиятләрне искә төшерү. Аю белән өч кыз” әкиятен укып, фикер алышу. “Аю белән өч кыз әкияте”н аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнү өстендә эшләү. | Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын. Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып текстның эчтәлеген сөйләргә, әкиятне аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә. | Кешеләргә,дусларыңа,гаилә членнарына яхшы мөнәсәбәттә булырга -мәктәпкә яхшы карашта булырга -тырыш укучылар рәтендә барырга “Тылсымлы сүзләр“ куллану. | Сәнгатьле уку | 25.04 | |
29 | Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый? Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр.Бал корты. Авазлар. Ф.Яруллин. черкиләр җыры. Бөҗәкләр турында табышмаклар. | 1 | “Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый?” соравына бергәләп җавап эзләү. Шигырьләрнең охшаш якларын табу. Ф. Яруллинның “Черкиләр җыры” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү. Хрестоматия белән эш. Ф. Яруллин турында кыскача белешмә бирү. Р. Бәшәрнең “Авазлар” шигырен сәнгатьле уку. Сорауларга тулы җавап бирү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү. Бөҗәкләр турында табышмаклар әйтә, хрестоматиядән табу. | Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын; әдәби әсәрләр белән эшләргә, Ф, Яруллин турында белергә, бөҗәкләр турында табышмаклар Башкара алырга тиеш: эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә, шигырьләрне йөгерек һәм сәнгатьле укырга, хрестоматиядән бөҗәкләр турында табышмакларны табарга. Үз фикерләрен дәлилли белергә. | Кешеләргә,дусларыңа,гаилә членнарына яхшы мөнәсәбәттә булырга -мәктәпкә яхшы карашта булырга -тырыш укучылар рәтендә барырга “Тылсымлы сүзләр“ куллану. | Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. | Сәнгатьле уку | 2.05 | |
30 | Табигать-илһам чыганагы. Э. Шәрифуллина “Бәйрәм ашы -кара-каршы” | 1 | Табигатьнең шагыйрьләр, рәс-самнар, композиторлар өчен илһам чыганагы булуын аңлату. Табигать турында сөйләшү. Кошлар турындагы китаплар күргәзмәсен карау.Рәсем буенча хикәя төзү. Э. Шәрифуллинаның “Бәйрәм ашы-кара-каршы” әкияте өстендә эш. Өлешләргә исем бирү, эчтәлеген сөйләү. Э. Шәрифуллина турында кыскача белешмә бирү. Рольләргә бүлеп уку. Әкиятне дәвам итү. | Викто- рина “Кошлар турында кем күб-рәк белә? Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторын, әкиятнең эчтәлеген, ”илһам” сүзенең мәгънәсен Башкара алырга тиеш: текст-ның 1 өлешенә исем бирергә, эчтәлеген сөйләргә, рольләргә бүлеп укырга. Әкиятне дәвам итәргә, кошларны танырга, табышмаклар әйтергә, күргәзмәдәге китапларны күзәтергә, нәтиҗә ясарга. | -туган ягыңа,туганнарыңа яхшы мөнәсәбәттә булырга. -Ватаныңны яратырга -гаилә әгъзаларына игътибарлы булырга. -Диалогларда катнашу | | Сәнгатьле уку | 9.05 | |
Урман мәктәбендә. (1сәг) |
31 | Ярдәм кулы сузу. Р. Миңнуллин һәм Ш. Галиев шигырьләре. Өтерне кайда куярга? | 1 | Шигырьләрне уку. Җәнлекләргә, кешеләргә файда китерә торган үләннәр турында сөйләшү. Рәәсемнәр, гербарийлар карау, тану. Үзләре теләгән шигырьләрне яттан өйрәнү. Тыныш билгеләре турында сөй-ләшү. “Өтерне кайда куярга?” шигырен төрлечә укыту, чагышттыру, нәтиҗә ясау. | Белергә тиеш: Х. Халиков, Р. Миңнуллин, Ш. Галиевның 1-2 шигырен үтелгән бүлекне әйтә белергә, әсәрләрнең исемнәрен атарга, авторларны истә калдырырга. гауга” сүзенең мәгънәсен, үртәвечләрне, такмакларны. Башкара алырга тиеш: сәнгатьле сөйли белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төрен билгеләргә, шигырьләрне чылбыр буенча укырга, сорауларга тулы җавап бирергә, шигырьне башкача укырга нәтиҗә ясарга, дәлилләргә. | Иптәшләр белән дөрес мөгалләмәдә булу, өлкәннәр белән аралашу кагыйдәләрен белү | | Сәнгатьле уку | 16.05 | |
Шүрәледә кунакта. (1сәг) |
32 | Шүрәлеләр кайда яши? Шигырьләр уку. Р. Вәлиева. “Кыңгырау чәчәк” | 1 | Р. Миңнуллин турындда кыскача белешмә бирү.Шигырьләрне укыту. Хыялый хикәяләр төзү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү. Р. Вәлиева турында кыскача белешмә бирү. “Кыңгырау чәчәк” әкиятен уку. Эчтәлеге өстендә эшләү. Дуслык һәм яхшылык турында әңгәмә үткәрү. | Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, язучыларның әсәрләрен. Башкара алырга тиеш:әдәби әсәрне аңлы рәвештә “эчтән” укый белергә, әдәби әсәрләрнең жанрын билгеләргә, укыган әсәрнең эчтәлеген аңларга. Сорауларга тулы җавап бире әкиятне йөгерек укырга, Кыңгырау чәчәкнең җырын ятларга ргә, | -туган ягыңа,туганнарыңа яхшы мөнәсәбәттә булырга. -Ватаныңны яратырга -гаилә әгъзаларына игътибарлы булырга. -Диалогларда катнашу | Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү | Сәнгатьле уку | 23.05 | |
Китап рәссамы күргәзмәсендә. (1сәг) |
33 | Такмазалар. Үртәвечләр. Бишек җырлары | 1 | Халык авыз иҗаты төрләре – такмазалар, үртәвечләр, бишек җырлары белән таныштыру. Р. Харисның “Сине көтә тыныч таң” шигырен сәнгатьле укыту. Соауларга җавап алу. | “Такмаза әйтешү” бәйгесе Белергә тиеш:халык авыз иҗаты жанрлары турында. “иллюстрация” сүзенең мәгънәсен, укылган әдәби әсәрләрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын Башкара алырга тиеш: 3-4 такмаза һәм үртәвечне яттан сөйләргә, бишек җыры башкарырга. 1 бишек җырына рәсем ясарга, , үз фикерләрен дәлилли, күргәзмәдән әсәрләргә туры килгән рәсемнәрне табарга. | Туган тел, татар теле турында белемнәрне тирәнәйтү, сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү Туган тел, татар теле турында мәкаль һәм әйтемнәр өйрәтү; сүз байлыгын арттыру | Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану | Сәнгатьле уку | 30.05 | |