Встреча с писателями РТ
Язучылар белән очрашу
20.10.2023 ел.
(Ишек янында чәк-чәк белән каршы алу)
Кунакларны каршы ала,
Ипи,тоз,баллы чәк-чәк,
Татар халкы кунакларын,
Көткән, көтә, көтәчәк.
Җитешегез, кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!
Баллы була,татлы була,
Оста пешергән чәк-чәк,
Тыныч булсын илләребез,
Якты булсын киләчәк!
Хәерле иртә кадерле кунаклар, язучылар, укытучылар, укучылар, китапханәчеләр!
Бүген бездә кунакта:
Язучы , шагыйрь , журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш , Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты – Ләбиб Лерон.
Язучы, җурналист, сатирик, Г.Тукай премиясы лауреаты – Каримов Камил Әдһәм улы.
Татар информ редакциясе, Интертат электрон газетасы, Атна вакыйгалары газетасының баш мөхәррире - Латыпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле урынбасары -Сафиуллина Фавия Әхтәм кызы.
Мәркәзебездән килгән
Кадерле кунаклар сез!
Сезнең килүгезне
Без күптәннән көтәбез.
Әни кебек газиз күреп,
“Туган тел “дип җан атып,
Сез яшисез бу дөньяда
Туган телне яратып.
Гадәттәгечә чарабызны гимннан башлыйбыз.
(гимн РФ, РТ)
Кичәне ачып җибәрү өчен мәктәп мөдире Валиев Ринат Марс улына сүз бирәбез.
Безнең телебез - матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Сезнең каршыгызда Таипова Миланика, Исламов Илназ башкаруында шигырь “Татар баласы”.
Укучылар башкаруында Җыр “Яфрак бәйрәме” .
Зарипов Айдар башкаруында шигырь «Песи булсаң иде”.
Сез карап киткән номерларның авторы- Ләбиб Лерон.
Ләбиб абый, шушы нотада сүзне сезгә бирәсе килә.
(Укучылар башкаруында Ләбиб Лерон шигырләре:
Бариева Алиса “Үзенә охшаган”
Байрамов Гомәр “Гаҗәп хәлләр”
Мусабикова Ләйсән “Үзенә охшаган”
Савченко Анастасия “Татар баласы”
Можейкис Ангелина “Әлли-бәлли”)
Концертный номер
(баянда Абдрафиков Алмир “Каз канаты”)
Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык! Камил аганың күп кенә әсәрләре милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына язылган. Камил абый, сүз сезгә бирелә.
“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау – кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”-, дип язган Фәнис Яруллин. Сез дә шул кыңгырауны чыңлатучылар. Без сезнең талантыгызга сокланабыз.
Концертный номер.
(Музыкаль булэк итеп, укучылар башкаруында Калакта уйнау)
Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы - телебезне саклау. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул. Рәмис ага, бу уңайдан сезнең фикер-тәкъдимнәрегезне дә ишетәсе килә.
Концертный номер
(очрашу истэлеге итеп мандолинада Мунирова Эмилия уйный)
Бүгенге җылы очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип уйлыйбыз. Сезнең белән аралашу, сезнең әйткән һәр фикерегез безнең өчен бик кадерле һәм мөһим. Чөнки мондый очрашу көн саен була торган вакыйга түгел.
Концертный номер
(ансамбль “Күңелле балачак”. Жыр “Әбием, әбикәем”)
Хөрмәтле кунакларыбыз, бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр-караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр. Мөхтәрәм әдипләребез, сездән алган җылылык безне рухландырыр. Ерак араларны якын итеп, безне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә!
Милләтемнең күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, ут, су, җил алмас.
Җир йөзендә таулар югалса да ,
Татар үлмәс, татар югалмас.
Очрашу истәлеге итеп кечкенә генә бүләкләребезне кабул итегез. (кружки)
Барыгызны да күмәк фотога чакырабыз!
Күптән түгел Әҗегол урта мәктәбендә язучылар белән очрашу кичәсе узды. Очрашуда катнаштылар: язучы , шагыйрь , журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш , Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты – Ләбиб Лерон; язучы, җурналист, сатирик, Г.Тукай премиясы лауреаты – Каримов Камил Әдһәм улы; язучы-драматург, “Татар информ” редакциясе, “Интертат” электрон газетасы, “Атна вакыйгалары” газетасының баш мөхәррире - Латыпов Рәмис Нурмөхәммәт улы; Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле урынбасары -Сафиуллина Фавия Әхтәм кызы.
Кичәгә балалар һәм укытучылар алдан ук әзерләнделәр: җырлар, шигырләр ятладылар, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнделәр. Китапханәче Гөлчәчәк Рафил кызы зур китап күргәзмәсе ясады. Күргәзмәдә якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз китаплары, кунакларның әсәрләре урын алды.
Кунакларны унынчы сыйныф укучылары баянда уйнап, чәк-чәк белән каршы алды.
Язучылар белән очрашу ике өлештән торды. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, музейны карап чыктылар, аннары актлар залында “Бер күрешү-үзе бер гомер” дигән класстан тыш чара үткәрелде. Очрашу кичәсен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Марс кызы әзерләде һәм алып барды.
Очрашуда Ләбиб Лерон шигырләре бик күп яңгырады: Таипова Миланика, Исламов Илназ, Савченко Анастасия, Моңейкис Аделина “Татар баласы”. Зарипов Айдар «Песи булсаң иде”. Бариева Алиса, Мусабикова Ләйсән “Үзенә охшаган”. Байрамов Гомәр “Гаҗәп хәлләр”. Можейкис Ангелина “Әлли-бәлли”. Гайсина Рәгидә “Яш гомер” шигырләрен сөйләделәр.
һәм тарихчы-язучы Җәүдәт Сөләйманов, шагыйрә Фирдәүс Исхак килгән иде. Ә сәхнә түрендәге зур экранда якташыбыз Нәби Дәүли рәсеме. Алып баручылар аның шигырьләрен укыйлар. Аннан сүз икенче күренекле якташыбыз Шамил Маннапов иҗатына күчте. Очрашуда аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәре Энҗе Сафина Шамил Маннапов сүзләренә иҗат ителгән "Рәхмәт сиңа" җырын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Шулай ук якташыбыз, язучы һәм шагыйрә Бикә Рәхимова иҗатын да янә күздән кичердек. Бикә апабызны чагыштырмача күптән түгел югалттык. Аны юксынабыз, сагынабыз. Гомеренең соңгы елларында нәниләр өчен ел саен китапларын чыгарып, аларны үзе үк районга алып кайта һәм китапханәләргә, мәктәпләргә бушлай өләшә иде.
Тагын бер хөрмәтле якташыбыз - шагыйрь һәм язучы Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) иҗаты да җылы итеп телгә алынды. Мөдәррис Харисович зур җитәкче урыннарда эшләгән кеше, ул һәрчак район белән элемтәдә, туган ягын кайгыртып яши. Бүген дә актив иҗат итә якташыбыз.
Без тагын Әсхәт Фәхри, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Фаяз Дунай, Әсрар Гали, Педер Хузангай, Нәсих Таҗиев, Ил Газиз, Шәһит Алпар, Марат Хәмитов кебек якташ язучы шагыйрьләребез белән горурланабыз.
Очрашуга килгән каләм осталарын Александр Никошин сәламләде:
-Бүген без бөтен республикага таралган шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу бәхетенә ирештек. Алар иҗат иткән шигырьләрне үз телләреннән ишетү бигрәк күңелле,-диде ул һәм кунакларга районыбызның бүгенге тормышы турында кыскача сөйләп үтте.
Аннары сүзне язучыларга бирделәр. Республика сәхнәләрендә куелган әсәрләре белән күбебезгә яхшы таныш Данил Салихов үзе турында болай диде:
-Башта мин театр актеры идем, аннары драматург булып киттем.
Реклама
Чынлап та, Данил әфәнде театр тормышына яңа дулкын булып килеп керде, аның әсәрләрен республиканың барлык театрлары диярлек сәхнәләштерә.
Ул бүгенге тамашачыны кызыксындырырлык әсәрләре белән танылды.
Аннары сүз халык шагыйре Равил Фәйзуллинга бирелде.
-Мин безнең бу мәгънәле очрашуыбыздан ихлас канәгатьлек хисе алып утырам. Очрашуга күп көч куеп әзерләнгәнсез, рәхмәт. Әле генә Бикә Рәхимованы да искә алдыгыз. Бикә бит минем тормыш иптәшем иде,-диде ул һәм күз яшьләрен сөртеп алды. -Заманында Әлки кияве идем мин. Шул ук Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Мөдәррис Вәлиев белән бергә эшләп иҗат иттек. Алар миңа бик якын. Шуңадыр, Әлки ягы да күпьяклап газиз һәм кадерле. Биредә бит бүген дә борынгы болгар бабаларыбызның варислары яши. Безне ничек зурласагыз, үзегез дә шундый олы булып калыгыз,-диде ул. -Аннары үзенең берничә шигырен укып китте. Залда утыручы укытучылар, китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре, җирлек башлыклары арасында төрле милләт кешеләре барлыгын уйлаптыр, Җәүдәт Сөләйманов хуҗаларны рус, чуаш һәм татар телләрендә сәламләде. Тамашачы аңа алкышлар белән җавап бирде.
-Мин татар телендә язам, галим буларак телебезне бөтен яктан өйрәнәм. Татар балаларының бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшыруына сөенәм. Соңгы елларда мин "Сәләт" балалар оешмасын җитәклим. Һәр сәләтле бала минем өчен сөенеч,- диде ул.
Тагын бер кунагыбыз Фирдәүс Исхак үзе эшләгән татар милли китапханәсе турында кызыклы мәгълүмат җиткерде, үз китабын бүләк итеп калдырды.
Каләм осталары сүзе бер булды:
-Сезнең белән очрашудан зур канәгатьләнү алдык,- диделәр алар. Ә без исә шагыйрь язучылар белән шундый ихлас очрашуга бик тә сусаган булганбыз икән…
Тулырак: https://alki-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/yazuchyilar-beln-ochrashu
Очрашуда язучы, Г.Тукай исемендәге премия иясе, драматург, халык язучысы, Мөслимнең мактаулы гражданины Фоат Садриев; балалар шагыйре, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Роза Хәбибуллина; шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева катнашты. Алар – һәрберсе үз иҗатларының үзенчәлекләре хакында сөйләделәр, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашуга килгән район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов шундый язучы-шагыйрьләре булуы белән хаклы рәвештә горурлануын әйтте.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/stati/yazuchylar-beln-ochrashu-tte