Дәрес этабы | Этаплар эчтәлеге | УУГ |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру | -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик. Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга да! -Рәхмәт укучылар, утырыгыз! Дежур укучы чыгышы. | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү |
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру | 1.-Укучылар! Әйдәгез өй эшен тикшереп үтик. 10-11енче күнегү, 31 бит (Иң оста язылган хикәяләрне укып китәләр ) 2. Укытучы: Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик, әле. Укытучы: Нәрсә ул фигыль? Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Фигыль нәрсәне белдерә? Фигыль нәрсә белән төрләнә? | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | Слайд 2 Тактада бирелгән җөмләләрдәге фигылләрне тиешенчә төрләндереп әйтергә. Слайд 3 Җаваплар. | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу ШУУГ: үзмаксат кую. |
IV.Ял минуты | БҖ “Шома бас” көенә бию | |
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану Максат: укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру. | -Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны язабыз. Егерме өченче ноябрь. Сыйныф эше. Дәреслектән күнегү эшләү: №57. Парларда эшләү. Тексттан фигыльләрне табарга. Затланышлы затланышсыз фигыльләргә тукталырга. Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү |
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | -Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез? Үзбәя бирү.Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5ле Әйбәт эшлим, материалны аңладым.4 ле Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3 ле | ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү. |
VII. Өй эше Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | 6 -7енче күнегү, 33 бит- Саннар белән җөмләләр төзергә Саннар белән үзең турында җөмләләр төзеп сөйләргә | |