Просмотр содержимого документа
«Җөмлә кисәкләре.»
Җөмлә кисәкләре.
Искә төшерәбез, кабатлыйбыз һәм ныгытабыз.
Нәрсә ул җөмлә?
Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Җөмлә бер, ике яки күбрәк сүздән торырга мөмкин.
Әйтелү максаты буенча нинди төр җөмләләр була?
Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә. Өндәү (боеру) җөмлә. Тойгылы җөмлә.
Самолет оча. Самолет биек оча.
- Беренче җөмлә ике кисәктән тора.
- Икенче җөмлә өч кисәктән тора.
Җөмләдәге сүзләр җөмлә кисәкләре дип йөртелә.
ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ
Баш кисәкләр
Иярчен кисәкләр
Хәбәр
Ия
Ия күбесенчә, баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелә.
Хәбәр, гадәттә, фигыль белән белдерелә.
Ия белән хәбәрдән башка кисәкләр җөмләнең иярчен кисәкләре дип атап йөртеләләр.
- Укы, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен тап
- Яз җитте. Урманда умырзаялар күренде. Агачлар яфрак ярды. Урман тагы да матурланды. Без дә урманга экскурсиягә бардык.
Унберенче март.
Сыйныф эше.
Матур язу.
Уу Умырзая
Ямьле җәй җитте.
Сары ромашкалар үсә.
Каеннар җилдә чайкала.
Мин урманга сокланам.
Тест биремнәре
1) Кайсы кисәкләр җөмләнең баш кисәкләре дип атала?
а)иярчен кисәкләр;
ә)сүзтезмә;
б)бәйлек;
в)ия белән хәбәр;
2)Ия нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нинди?
ә)кем? нәрсә?
б) кем? нишли?
в) нәрсә? нишләде?
3) Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә? а) сыйфат; ә) исем һәм зат алмашлыклары; б) зат алмашлыгы; в) исем; 4) Хәбәр сорауларын күрсәткән рәтне билгелә; а) кем? нәрсә? ә) нишли? нишләде? нишләр? б) нәрсә? нинди? в) кем? нишли?
Өй эше: дәреслек буенча, 54 нче бит, 70 нче күнегү. Җөмлә кисәкләрен дөрес урнаштырып, җөмләләрне яз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!