“Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе.
Максат: 1. Укучыларның белемнәрен ныгыту, сөйләм телен үстерү;
2. Укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләрен үстерү;
3. Укучыларда дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләүне дәвам итү.
Җиһазлау: Тема буенча презентация , дидактик материал, карточкалар.
Дәрес – конкурс барышы
Укытучының сүзе:
Кадерле укучылар, бүген без сезнең белән “Зирәкләр һәм тапкырлар” дигән дәрес – конкурс үткәрәбез. Үткән темалар буенча сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез. Сыйныф 3 командага бүленгән. Һәрбер команданың үз капитаны, эмблемасы, исеме, девизы бар. Командаларны жюри бәяли. Һәр конкурсның максималь бәясе 5 балл.
Сәламләү
- Хәзер, һәр команда үзе белән таныштыра.
Беренче командага сүз бирелә (команда исемен, девизын әйтә)
– Менә командалар белән таныштык. Ярышыбызны башлыйбыз:
“Сорау миннән, җавап синнән”
1нче командага сораулар:
Без яшәгән Республика.....(Татарстан)
Татарстан гербында төшерелгән җәнлек....(Барс)
Дөньяда иң зур материк.....(Евразия)
“Шүрәле” әкиятенең авторы...(Г.Тукай)
Бал яратучы хайван.....(Аю)
Ул кыш көне ява....(Кар)
2нче командага сораулар:
Татарстанның башкаласы.......(Казан)
Татарстан флагының төсләре....(Яшел, ак, кызыл)
Дөньяда иң зур океан.....(Тын океан)
“Су анасы” әкиятенең авторы....( Г.Тукай)
Кишер яратучы хайван....(Куян)
Февральдә ничә көн....(28-29 көн)
3нче командага сораулар:
Без яшәгән шәһәрнең исеме ....( )
Атнаның иң авыр көне.....(Дүшәмбе)
Страус кошмы?....(Кош)
Ул мәктәптә эшли, балалар укыта....(Укытучы)
“Кәҗә белән Сарык” әкиятенең авторы....( Г.Тукай)
Татарстан Республикасының Президенты....(Рөстәм Миңнеханов)
“Әдәпле сүзләр” уены
Сезнең өстәлләрдә кәгазь битләре бар. Шул биткә әдәпле сүзләрне языгыз.
Сезгә 1 мин вакыт бирелә.
Сүзләрне тәрҗемә ит:
1.Укый
Китап
Йоклый
Хәйләкәр
Төлке
Кыш
Укытучы
Хәерле иртә
Исәнмесез
2.Яза
Дәфтәр
Утыра
Усал
Аю
Кар
Укучы
Хәерле көн
Сау булыгыз
“Җөмлә төзе”уены
бик, салкын, көне, Кыш
Ул, сыйныфта, өченче, укый
баралар, мәктәпкә, Балалар
Укытучы, бирде, сораулар, безгә
яратам, укытучы, Мин, апаны
чиста, яза, Укучы
язган, Г.Тукай, шигырьләр, әкиятләр
“Хаталарны төзәт” уены
1нче командага:
Алсу әнисен белән пылау пешерә.
Алар ит, суган, кишер салабыз.
Мин кишер турый.
Пылау тәмле булдык.
2нче командага:
Булат мисал чишәбез.
Мин өченче сыйныфта укыйлар.
Руслан чиста язалар.
Алсу бишле алдык.
“Кем күбрәк сүз төзи” уены
“Табышмаклар” сүзеннән башка сүзләр уйлап табу.
Яхшы. Хәзер сүзне жюрига бирәбез.
Йомгаклау. Җиңүчеләрне билгеләү.