СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бәхет әниләрнең табан астында

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бар хәсрәтем, бар хәстәрем – бала өчен,

хөрмәтем дә, хезмәтем дә – бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр – бала өчен,

йокысыз төн, тынгысыз көн – бала өчен.

Таңнан әвәл кайнар аш та – бала өчен,

тәгәрәгән кайнар яшь тә – бала өчен.

Үземнең язмамны Фәния Чанышеваның уйланырлык мәгънәле шигырь юлларыннан башлап җибәрергә булдым. Менә шуңа күрә дә, шигырь юлларыннан аңлашылганча, әни – җирдә иң газиз, иң якын булган, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Әнисеннән башка бала тормышын күз алдына китерү куркыныч. Ходаем, ятимнәр дөньяда булмасын, ялгызлык ачысын балалар татымасын. Һәрвакыт әниләр – дөньяның яме, шатлыгы булсын.

Әйе, әниләрнең яхшылыгын, балаларына карата булган эчкерсезлеген санап бетерерлек түгел. Менә шуңа күрә дә “бәхет әниләрнең табан астында” диләр. Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасында балаларга бу төшенчәләрне кечкенәдән ук аңлатабыз, әниләренә карата хөрмәт, җылы хисләр тәрбиялибез. Әниләргә багышланган төрле мәкальләр өйрәтәбез, әңгәмәләр үткәрәбез. 24 нче ноябрь көнне бакчабызда әниләр көненә багышлап кичә үткәрдек. Кичәбезгә кунак булып, “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнгән мәктәп укучылары килде. Алар Чыпчык авылы китапханәсенең “Читай-ка” түгәрәгенә йөрүче балалар. Кайчандыр кечкенә булган балалар инде зур үскәннәр. Кечкенәләрнең күңелен күрергә дип, бик теләп бакчабызга килгәннәр. Җитәкчеләре китапханәнең мөдире булып эшләүче Аглиулина Фәния Ильсур кызы. Ул тырыш, өлгер, һәрвакыт ярдәмгә әзер булган үз эшенең чын остасы. Түгәрәгенә йөрүче балалар белән “Волк и семеро козлят” әкиятен өйрәнеп, бакчабызда тәрбияләнүче балаларга күрсәттеләр, әниләр турында җыр җырладылар. Фәния Ильсур кызы һәм мәктәп укучылары белән бакчабызда төрле кичәләр элек тә үткәрелде һәм киләчәктә дә бергә булырбыз дип ышанып калабыз.

4 нче сыйныф укучылары Хасанова Азалия белән Мингазова Алинә матур итеп татар биюен биеделәр. Аглиуллин Ильдар Ильсур улы үзенең баянында уйнап, балаларның һәм без -өлкәннәрнең күңелен күтәрде. Ә аннан татар төркеме һәм рус төркеме балалары әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, татар халкының “Өч кыз туган” әкиятен күрсәттеләр. Әкияттән аңлашылганча, эш диеп әниләренең хәлен белмәгән кызлар бәхетсезлеккә дучар булалар, ә кырык эшен кырык якта калдырып, әнисе янына йөгергән кече кыз бәхетле була. Әкиятнең төбендә һәрвакыт дөреслек ята. Әниләрен онытмаган, олылыклаган, хөрмәтләгәннәр, иншалла, бәхетле булырлар.

Бу кичәбезнең максаты балаларга әниләренә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләренең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, бакча белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту һәм әлбәттә әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.

27.11.2016 18:41


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!