© 2019, Касимова Зухра Габбасовна 300
СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Эссе.
Мин-укытучы.
.Бөтерчекле күлмәк кигән, сары чәчләрен нечкә толым итеп үргән бер сабый, матур бер курчагын, кочаклап йоклый-йоклый бөтерчекләнеп беткән аюын каршысына утырткан да, тырышып-тырышып аларга дәрес укытып маташа. Үзенең әле теле дә бик дөрес итеп ачылып бетмәгән. Ләкин бу кадәрле итеп тырышуына караганда, аның, чынлап та, аюны да укырга өйрәтәчәгенә күңел үзеннән-үзе ышана башлый.
.Балачакның бу матур мизгелләрен миңа үзе дә 40 елдан артык балаларга белем биргән әнием сөйләп күрсәтә иде. Минем хәтеремдә исә, башлангыч класста иптәш кызларым белән укытучы-укытучы булып уйнаулар саклана. Берәребезнең өенә җыйналабыз да, укытучы сайлап куябыз. Укытучы булырга теләк белдерүчеләребез шулкадәр күп, чиратка куярга, яисә җирәбә салырга туры килә. Аннан минем кесәдән әнинең күзлеге һәм указка таякчыгы чыга. Боларны мин әнидән сорарга кыймыйча, яшереп кенә алып киләм, чөнки укытучы, безнең балаларча йөрткән фикер буенча, күзлекле булырга тиеш, башкача була алмый. Әниемә бик охшаган булганмынмы, оста итеп артислана белгәнменме, башка сәбәп булганмы-укытучы булу өлеше күбрәк миңа төшә иде.
Үсмерчак үзенә бер якты, татлы булып истә калган. Классташ кызлар белән җыйналышып дәресләргә әзерләнәбез. Ярыша-ярыша шигырь ятлыйбыз, җырлар өйрәнәбез, бәйрәмнәр оештырабыз. Барлык эшкә өлгерәбез: фермага барып булышабыз, терлекчеләргә концертлар, агитбригадалар куябыз; дару үләннәре, макулатура, тимер-томыр, каен-нарат бөреләре җыябыз; комсомол кушкан барлык чарага җитешәбез. Г. Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләре”ндәге кебек, һәр җирдә башлап йөрүчебез бар.Кем булырга дигән сорау безгә шуңа күрә дә бик авыр тоелмагандыр.
“Татар теле укытучысы булам!” дигән фикер минем бер гамьсез тузгак башыма кайчан килде икән соң? Иртән иртүк матур, җыйнак итеп киенеп, юлда барганда ук бер төркем баланы үзенә иярткән әниемне башка иптәшләремнән көнләшкәндәме? Әллә булмаса, йомшак телле укытучы Дания Ибраһим кызының каз тәннәрен чыгарырлык итеп Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил шигырьләрен сөйләгәндәме? Авыл урамы буйлап барганда, олысының-кечесенең Укытучыга тайпыла төшеп юл бирүен, олылыклап исәнләшүен күргәндәме? Барысы-барысы бергә җыйналып килгәндер дә, әтиемнең 9 класста укучы кечкенә кызын Казан университеты белән таныштырган көнне бу карар ныклы максатка әйләгәндер.
Ленин укыган данлы университетта Мөхәммәт Мәһдиев, Җәмил Зөйнуллин, Флера Сафиуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Диләрә Тумашева кебек легендар остазлардан, “Йөзек кашы” дип аталып йөртелүче группада белем алу тормышымның гүзәл бер мизгеле кебек узган да киткән. Туган мәктәбемдә укыта башлаганга да 20 ел узган инде. Елтыр күзле, шаян, шук балалар кабул итеп аласың да, үрдәк бәбкәсеннән аккошларга әйләнгән зифа егет-кызларны киң офыкларга таба очыртып җибәрәсең. Әнә шулай айлар-еллар үтә. Юк, үкенерлек булып утми алар, сагындырып искә төшә. Укучыларыбыз да йөзләрне кызартырлык гамәлләр кылмыйлар, күпләре тормышта игелекле эш-гамәлләре, алган белемнәре белән безне дә узып китте инде.
.Менә бүген дә ашыга-ашыга эшемә барам. Күңелемнән: “Аллага шөкер, яраткан һөнәремдә эшли алырлык сәламәтлегем, имин ил-көнем, кайтып керергә яраткан гаиләм бар!”-дип сөенеп куям. Юлда туктап утырткан шофер миңа күтәрелеп карап: “Сез укытучымы әллә?”-дип сорый. Мин, елмаеп, маңгаемны сөртәм, “Язып куймаганнармы?”, янәсе. Күзәтүчән юлчы да аңлап, көлеп җибәрә, “Укытучы икәнлегегез килеш-кыяфәтегезгә, сөйләшүегезгә үк чыккан”, - ди ул. –Усалга ошагансыз, бик күп “икеле” куймагыз инде,”- ди, саубуллашып. Нинди “икеле”, “өчле” билгесен дә бетерер идем әле, министр булсам! Дәрескә кереп, миңа төбәлгән күзләргә карыйм. Нәрсә сорасаң да җавап бирәм, дигән күзләр дә; мин бүген укымадым, нишләтерсең икән, дигән шуклары да; курку-каушау чыккан, уңайсызланып карашларын түбән төшергәннәре дә бар арасында. Бу карашлар минем барлык ару-талуларымны, барлы-юклы авыруларымны юк итә дә куя.Сихри балачак, серле-хисле үсмерләр белән көн тагын үтеп тә киткән икән!
Бүген дә өйдә җиткән егет булган улым кисәтү ясады: “Әни, компьютер белән сөйләшеп, аны өйрәтеп утырасың бит. Син өйрәткәнне кертмәгәннәр аның программасына!-ди. Минем гомерем укытып, өйрәтеп үтәр, ахрысы. Чирәмдәге каз бәбкәләрен дә, көтүдән кайтмый калган бәтине дә, артымнан ияреп йөргән песи балаларын да, көчегебезне өйрәтәм. Сүзләрем бушка гына китмәсен, укучыларыма биргән киңәшләрем файдалы булсын иде! Аларның уңышлары өчен чын күңелемнән, балаларча куанам мин!
Әйе, минем хезмәтем-мәңге картаймас шатлыгым чыганагы! Укытучы һөнәре ул- җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурлары кебек. Мәктәп еллары сизелмичә үтә дә китә, әмма күңелдә укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә гамьле тормыш алып барыр өчен тәүге адымнарны укытучы өйрәтә, галәмнәрне колачлар өчен канатларны да укытучы куя. Кайвакытта гадел хөкем итүче дә, аклаучы да булырга туры килә аңа. Укытучының ялгышырга хакы юк. Укытучы уйламыйча сүз дә әйтә алмый, чөнки ул һәрвакыт күз өстендә. Күп вакытта артистланырга да туры килә: борчу-кайгыларыңны мәктәпнең тышкы ягында калдырып керәсең, йөрәгеңә бар хәсрәтеңне туплыйсың.Укучылар аны күрергә тиеш түгел, алар Укытучыда бары тик ямьлелек, жылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек, дөньяны, Туган илеңне ярату гына күрергә, шуларны синнән үзләренең чиста, керсез күңелләренә күчерергә тиеш.
Укытучы замана адымы белән түгел, ә аннан бераз алда барырга тиеш.
Алда булмасак, упкыннарны күрмәс, бездән соң атлаганнарны кисәтә алмас идек. Киләчәкне алдан күзаллап, үткәннәрне онытмыйча, аларга тиешле бәя дә бирә белергә кирәк бит. Йөрәгең дә бик олы, саф, пакъ булырга тиеш синең, Укытучы, чөнки анда сабыйларның керсез күңелләре урын аласы бар!
Фикер йомгагымны Фәнис Яруллинның шигьри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Әй, аңлыйсы килә бу дөньяны,
Әй, ачасы килә серләрен.
Җир-күкләрнең, таң һәм киңлекләрнең
Кемнәр белә икән телләрен?
Кемнәр ачар күңел күзебезне.
Гүзәллеккә булыр кем юлчы?-
Сорау бирдем.
Шулчак күз алдыма
Килеп басты минем-Укытучы.
Ул ниндидер горур һәм илаһи.
Йөзләрендә серле яктылык.
Иярәсең аның артыннан син
Серле яктылыкка тартылып.