СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Гомуми белем бирүнең фундаменталь төше – фундаментальное ядро содержания общего образования
махсус белем – специальное знание
махсус күнекмә – специальное умение
тотрыклы күнекмә – навык
белем алуда универсаль гамәлләр – универсальные учебные действия
рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр – личностные действия
регулятив гамәлләр – регулятивные действия
танып белү гамәлләре – познавательные действия
коммуникатив гамәлләр – коммуникативные действия
гомумкешелек кыйммәтләре — общечеловечские ценности
инновацион укыту-методик комплекты — инновационный учебно-методический комплект
педагогик технология — педагогическая технология
Россия Федерациясе мәгарифе системасын яңарту (модернизация) үзенчәлеге
Яшәешебезнең барча өлкәсендә милли сәясәтнең гомумфедераль статусын тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәвамлы чаралар системасын билгеләү, аерып алганда, федераль һәм милли мәнфәгатьләрне килештерүнең ышанычлы, тотрыклы механизмын табу – көнүзәк мәсьәлә. Күпмилләтле Россия Федерациясе халкын бербөтен итүне, яшь буында Россия Федерациясе гражданины идентифлыгы формалашуны тәэмин итүдә хәлиткеч роль гомуми белем оешмаларына йөкләтелә. Чөнки мәгариф – мәдәният, фән һәм яшәешнең башка өлкәләре белән табигый багланышларда торган һәм гражданлык җәмгыяте формалаштыруның агымдагы һәм үсештәге бурычларын эффектив хәл итәргә сәләтле универсаль социаль механизм.
Дәүләт, этнос һәм шәхес мәнфәгатьләрен аерым-аерым һәм барысын берьюлы тәэмин итәргә бурычлы мәгариф эчтәлеген булдыру максаты белән белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары кертелде.
Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә.
Таләпләр түбәндәгечә:
а) регулятив гамәлләр формалашуы – уку мәсьәләсен кую (мин нишләргә тиеш? дип уйлый белү); чишү юлларын билгеләү (ничек эшләп була? болай да, болай да була, тагын башкача эшләп булмыймы икән? дип уйлый белү); эффектив булганын (нәтиҗәгә җиңел илтә торганын, уңаен) сайлап ала алу; куелган мәсьәләне чишү; үз эшенә контроль ясый (нишләргә тиеш идем әле, ничек эшләдем? дип кабат уйлый) белү һәм үз эшенә адекват бәя бирә (ничек булды? куелган максатка ирештемме? ни дәрәҗәдә ирештем? яки яхшымы, начармы? дигән сорауларга җавап бирә) белү ;
б) танып белү гамәле – ысул белән коралландыру – укучыда нинди генә эшкә тотынса да эшләү ысулын аерып алу ихтыяҗы һәм күнекмәсе формалаштыру. Димәк, теләсә кайсы әдәби төр һәм жанрны, әдәбият тарихын үзләштерү ысулы, төрле белем чыганакларыннан файдалана белү күнекмәсе үсеше һәм эчтәлекне модельләштерә (башкарылган эшнең кыскача, яки схемада язылышы) белү зарурлыгы;
в) коммуникатив гамәлләр үсеше (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әдәп, әхлак кысаларында әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белү) –«Әдәби уку», «Әдәбият» дәресләрендә: әсәрне укыганда геройларның гамәлләренә, сөйләгән сүзләренә, аларның әйләнә-тирәдәгеләргә (башка геройларга) йогынтысына карап бәя бирүе; тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә, этикет кысаларында башкалар фикерен кимсетмичә, дәлилле җиткерә белү күнекмәләре тотрыклы камилләшүе.
Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр (игътибарлылык, итагатьлелек, зирәклек, гомумкешелек кыйммәтләренә матур мөнәсәбәт кебек шәхеснең интеллектуаль һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсен билгели торган гамәлләр.
Мәгариф системасы алдына куелган социаль заказларның тирән өйрәнелгән һәм тәэмин итү механизмы салынган булу.
Дәресләрдә танып белү эшчәнлеген оештыру
Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә. Һәр предмет эчтәлеген үзләштерү барышында укучыларны универсаль гамәлләр белән коралландыруны таләп итә. Мәгълүм булганча, белем бирү оешмаларында уку эшчәнлеген оештыруның төп һәм классик формасы – дәрес.
«Дәрес — белем, тәрбия бирү, үстерү бурычларнын хәл итеп, укытучы һәм укучылар катнашында, системалы һәм билгеле бер вакыт аралыгында кулланыла торган укучы эшчәнлеген оештыру формасы. Дәрестә укыту-тәрбия процессының барлык педагогик элементлары катнаша: максат, эчтәлек, чаралар, методлар, оештыру һәм идарә эшчәнлеге, барлык дидактик звенолар» (Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов).
Нинди предмет укытуыбызга карамастан, дәреснең структур берәмлекләре саклану зарур. Дәрес теориясен искә төшерик.
Һәрбер структур берәмлек, үзе төрләргә бүленә:
такта ( 20 нче гасыр яисә 21 нче гасыр тактасы), укучының эш дәфтәре (эш дәфтәре дә кәгазь һәм электрон була ала);
1) аңлатмалы — күрсәтмәле;
2) репродуктив;
3) өлешчә эзләнүле;
4) проблемалы ситуация тудыру;
5) тикшерүле.
Дәреснең югарыда саналган структур берәмлекләре төрләренең эчтәлекләре дә, тәэмин иткән нәтиҗәлелекләре дә төрле. Шуңа күрә укытучы аларның максатка ярашлыларын кулланырга бурычлы һәм хокуклы.
Безнең фикеребезчә, дәресне академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә кору — көтелгән нәтиҗәлелекне гарантияли. Ягъни дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның
Кыскасы, безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, федераль дәүләт тарафыннан законлаштырылган таләпләрне эффектив гамәлгә куелуы өчен укытучыга укучының танып белү эшчәнлеген һәр дәрестә иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештыру отышлы.
Танып-белү эшчәнлеге оештырылуны эффектив итә торган
дәрес структурасы
(Академик, психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технолгиясенә корылган дәрес структурасы)
Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары:
Гомумиләштерелгән нәтиҗә (н1 + н2+ н3= Н) УМ нең чишелеше була.
III. Рефлексия, бәя этабы.
1.Рефлексия — дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни
Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.
Искәрмә:
Универсаль критерий:
Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга
а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына сөйләп бирә алса — «3»ле;
б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә сөйли алса — «4»ле;
в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса — «5»ле.
Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
Укучыларның танып белү эшчәнлеге иҗади үсеш технологиясенә корылганда дәрестән дәрескә түбәндәге нәтиҗәлелек тәэмин ителә:
1.Махсус белем һәм күнекмәләр тотрыклы формалаша.
Дәрестән дәрескә предмет буенча теоретик белем киңәя, кулланышка алынып, махсус күнекмә формалашуга, камилләшүгә китерә.
Куелган проблемалы сорау һәм биремнәргә җавап эзләгәндә, укучының гомумуку күнекмәләре: фикер эшчәнлеге, фикерен иптәшләренә җиткерә белү күнекмәләре дә формалаша, тотрыклылык ала.
Альберт Гатуфович Яхин төзегән «Әдәбият— 1-4», «Әдәбият— 5-11» укыту-методик комплекты
Гамәлдәге әдәбият теориясенә нигезләнеп, әдәбият укыту Концепциясе эшләнгән – максаты, принцибы, логикасы программасының аңлатма язуында төгәл һәм аңлаешлы ассызыкланган. Белем нигезе – укучыны фәнни һәм иҗади фикерләргә күнектерү. «Ничек?» классик соравына ачык җавап та бирелә – Әсәргә анализ ясап, ягъни әдипләрнең иҗади фикерләрен өйрәнә-өйрәнә.
А.Г.Яхин билгеләгән максатны, без – педагоглар күнеккәнчә, өч бердәм яссылыкка бүлеп карыйк.
Башлангычта:әдәби әсәрне укый белү – катнашучыларны табу, аларның сыйфатларын һәм гамәлләрен аерып алу, гамәлләреннән чыгып бәя бирү күнекмәсе формалаштыру.
Урта баскычта: татар халык авыз иҗатына, әдәби әсәрләргә, әдип иҗатына, әдәбият тарихына анализ ясый белү күнекмәсе, профиль алды әзерлеге;
Югары баскычта: хәзерге заман әдәбиятына анализ ясый белү күнекмәсе, профильле белем бирү.
2.Үстерешле максат: фәнни, иҗади фикерләү күнекмәсе; моның өчен фикерләүнең барлык формаларын (чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) даими кулланышка кую. Шул рәвешле игътибарлылык, зирәклек, тапкырлык, кызыксынучанлык кебек мөһим шәхси сыйфатлар формалаштыру.
3.Тәрбияви максат (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалашуы): Татар халкының рухи кыйммәтләрен чагылдырган әдәби әсәрләр – геройларның гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсе туплау. Сәнгать әсәре тудыра алган авторга ихтирам хисләре уяту. Бу максатка ирешү юлы ачык: рухи тәрбия – әсәрләргә анализ ясау нәтиҗәсе. Укыту-методик комплексының эчтәлегендә үгет-нәсихәт юк! Программага яхшы, ягъни, кимендә ике (объектив һәм субъектив яки объектив һәм өстәмә) эчтәлекле әсәрләр генә кертелгән!
А.Г.Яхин концепциясендә бар да ачык, аңлаешлы:
Әдәби әсәрне кат-кат һәм укуның төрле формаларын даими кулланып уку; геройларның гамәлләренә, сөйләгән сүзләренә, аларның әйләнә-тирәдәгеләргә тәэсиренә (башка геройларга) бәя бирү; тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә, башкалар фикерен кимсетмичә, дәлилле җиткерә белү күнекмәләре тотрыклы камилләшә.
Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты таләбе – белем бирүдә фундаментальлек принцибының эффектив гамәлгә куелуы өчен җирлек булдырыла. Татар әдәбияты дәресләрендә үзләштерелгән белем күнекмәләр — теләсә кайсы халыкның әдәбиятын үзләштерү ысулы була ала.
© 2018, Хисаметдинова Рашида Фидаиловна 700