СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Г.Тукай "Карлыгач"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары, чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә, каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын, уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, төн буена нинди каты җил исмәсен,—

Ни булса да, бары да бер аның өчен, — уянмый ул, селкетми дә борын очын.

05.10.2016 19:21


Рекомендуем курсы ПК и ПП