СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Галиҗанәб китап..! (Мәктәп күләмендә үткәрү өчен китап бәйрәме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Галиҗанәб китап.!

(Мәктәп күләмендә үткәрү өчен китап бәйрәме)

Башлам.

1 кадр. Бәйрәм белән.

1нче трек. “Китап” җыры яңгырый.

Залда көй яңгырый, балалар җыела, сәхнәдә – ябык китап.

Көй тына, сәхнәдә статика төзелә.Сәхнәнең арткы сул өлешенә укучы кыз бала, уң өлешенә яшүсмер малай чыгып баса. Алгы сул өлешенә кечкенә ике бала, алгы уң өлешкә әби-бабай чыгып утыралар. Барысының кулларында китап, алар залга игътибар итми, үз эшләре белән мәшгуль – китап укыйлар. Уртага Белем иясе чыгып баса.

2 кадр. Футаж.

2нче трек: Г.Тукай “Китап” шигыре.

Шигырь тәмамлангач, балалар укый торган китапларыннан аерылып, сәхнәдә сөйлиләр:

3 кадр. Халыкара балалар китабы көне.

Кыз:

Күчкәнме бу залга Дөньяның бар яме- Сәхнәбез түрендә Китап бәйрәме.

Малай:

Бу матур бәйрәмгә Кушыл, дус, әйдәле! Дөньяны гөрләтсен Китап бәйрәме.

Бабай:

Кем күп белергә тели- Китап була кулында. Менә хәзер сүз башлыйбыз Шул якын дус турында.

”Китап тарихына сәяхәт” сәхифәсе

Белем иясе:

Икенче апрель – халыкара балалар китабы көне. Бүген бездә дә китап бәйрәме! Бәйрәмебезнең беренче сәхифәсендә барыгызны да китап тарихына сәяхәткә чакырабыз.

3 нче трек: Тылсым.

Белем иясе сәхнәдәге китапның”Китап тарихына сәяхәт” битен ачып куя. Сәхнәдән балалар чыгып китәләр, әби-бабай, Белем иясе кала.

4 кадр. Борынгы язмалар.

Бабай:

Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга язганнар.

5 кадр. Египет. Каен тузы.

Әби:

Төрле илдә төрле материалга язылган. Борынгы Египетта папирус дигән үсемлектән ясалган материалга язганнар. Греклар терлек тиресеннән ясалган пергамент дип аталган материалга язганнар. Пергамент дип Пергама шәһәре хөрмәтенә атаганнар. Ләкин бер китап язу өчен,бер көтү хайван тиресе тотылган. Ә Россиянең үз материалы булган. Биредә кешеләр каен тузына язарга җайлашканнар.

6 кадр. Халыкара балалар китабы көне.

Белем иясе:

Шул чорларда ук, кешеләр китапның хәтер дә, юлдаш та, киңәшче дә, укытучы да булачагын аңлап алганнар. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый 1 китап 460 кг. көмеш һәм 52 кг. алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган. Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Россиядә китап басу эшен 1564 нче елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән.

Игътибар, китап тарихына кагылышлы кызыклы фактлар тыңлагыз!

7 кадр. Болгар.

4 нче трек: Кызыклы фактлар.

3нче трек: тизләтелгән сөйләмдә кызыклы фактлар яңгырый. Дөньяда иң кыйммәтле һәм иң авыр китап — «Изге Иоанн хакыйкате». Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. Йөз илле битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән.

Дөньяда иң изге китаплар булып Библия һәм Корьән санала. Татарстанның Болгар шәһәре тыюлыгында иң зур Корьән китабы саклана.

8 кадр. Әлифба.

Һәр кеше өчен иң изге китап Әлифба. Әлифбаның үз тарихы бар. Дөньяда бердәнбер Әлифба музее Татарстанның Арча шәһәрендә урнашкан. Биредә Әлифбага һәйкәл дә куелган.

Белем иясе:

Татар китабына кагылышлы тарихны сөйләп уз әле бабай!

Бабай:

Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә кадәр татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. 1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла, ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.

9 кадр. Китапханә.

Республикабызда хәзер 1634 китапханә эшли. Шуларның иң зурысы, иң матуры – Татарстан Республикасы милли китапханәсе.

5 нче трек: Күңелле музыка.

”Китап ничек басыла” сәхифәсе

10 кадр. Халыкара балалар китабы көне.

Ике бала йөгереп чыга.

1нче бала:

Карагыз әле, карагыз, миндә нинди шәп китап бар!

2нче бала:

Әйе, нинди матур!

Бабай, әби, ә бу матур китапларны ничек ясыйлар?

Бабай:

Хәзер, хәзер сезгә бу хакта Белем иясе аңлатыр! Әйдәгез, залга, балалар янына төшеп утырыйк әле.

Сәхнәдән төшеп, залдагы беренче рәткә утыралар.

Белем иясе:

Бик теләп, бәйрәмебезнең икенче сәхифәсенә күчәбез һәм Китап ничек әзерләнә? дигән сорауга җавап эзлибез. Ярдәмчеләрем, сәхнәгә рәхим итегез!

6 нчы трек: Тылсым.

Белем иясе сәхнәдәге китапның”Китап ничек басыла” битен ачып куя. Сәхнәгә балалар чыга, бер-бер артлы тезеләләр.

Белем иясе: Хәзер китапларны бик тиз бастыралар. Ләкин безнең кулга китап килеп җиткәнче, бик күп кеше хезмәт куя. Әйдәгез, танышып үтик.

11 кадр. Урман

1 нче бала.

Матур китапны ясауга

Күпләрнең көче керә.

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач-куаклар бирә.

12 кадр. Изготовление бумаги

2 нче бала.

Агачны ваклап-кисәкләп

кушалар кислотага.

Килеп чыккан ботканы

Җәяләр киң тактага.

Шул җәймәләрне преслап

Зур битләр киптерәләр.

Кипкәч, китап өчен җайлап

Станокта кистерәләр.

13 кадр. Авторы

3 нче бала.

Кәгазьне эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала.

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул үзе җавап тота.

1 нче бала.

Кулыма китап алдым,

Шундый матур рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне.

14 кадр. СТАНКИ

2 нче бала.

Китап язу машинасы

Биткә сүзләр төшерә.

Битләр әле китап түгел –

Елмаймыйлар кешегә.

Ябыштырып, төпләп куйгач,

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына,

Ул битләр китап була.

3 нче бала.

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма.

Рәнҗетмә син китапны

Аның битләрен ертма!

15 кадр. Бәйрәм белән.

Белем иясе:

Балалар, китап басу – авыр һәм изге эш. Басма китап – олы хәзинә. Китапны яратыгыз, укыгыз һәм саклагыз!

7 нче трек: Күңелле музыка

Китапханә сәхифәсе

16 кадр. КИТАПХАНӘ

Белем иясе:

Өченче сәхифәбез – Китапханә дип атала. Игътибар, кызыклы фактлар тыңлап алыйк!

8 нче трек: Кызыклы фактлар.

Дөньяда иң зур китапханә — Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә егерме ике миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыктагы киштә кирәк булыр иде.

Дөньядагы иң кечкенә китапханә һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана.

Белем иясе:

Могҗизалы китап йорты һәр шәһәрдә, һәр авылда һәм һәр мәктәптә бар.

Бәйрәм сәхнәбез түрендә – китапханәчеләребез Надежда Николаевна һәм Гөлүсә Габделбәровна. Рәхим итеп, аларны тыңлыйк!

Белем иясе кереп китә. Китапханәчеләр чыгыш ясый.

Китапханәче чыгышыннан соң, аның янына Кыз һәм малай чыга.

9 нчы трек: Күңелле музыка.

.ИҢ-ИҢ. сәхифәсе

17 кадр. ГРАМОТА

Кыз.

Хәзер без бәйрәмнең яңа сәхифәсен ачабыз һәм бәйрәм китабының бик сәер атамалы һәм серле.ИҢ-ИҢ. дигән битен укырбыз!

(Малай китапның.ИҢ-ИҢ. битен ача. Андагы кесәдә грамоталар күреп ала. Аларны кулына ала)

10 нчы трек: Котлау.

Малай:

Менә-менә серләр дә ачыла башлады. Сәхифәбез битләренә мактау грамоталары беркетелгән. Карап карыйк әле. Мәктәпнең иң күп китап укучысына махсус грамота бирелә. Ул – 6 нчы сыйныф укучысы – Габдуллина Алия! (Алия чыга. Аңа грамотаны китапханәче тапшыра) Котлыйбыз. Алкышлар!

Кыз:

Иң күп китап укучы берәү генә түгел икән. Сәхнәгә 4 нче е сыйныфы укучысы Тимофеева Алинә чакырыла. Ул да иң күп китап укучы. Котлыйбыз. Алкышлар! Алинәдән үрнәк алыгыз!

10 нчы трек: Котлау.

Малай:

Халыкара бабалалар китабы көне уңаеннан китапханәбезгә иң актив йөри торган сыйныф махсус грамота белән бүләкләнә. Ул – 2 нче з сыйныфы.

Кыз:

Шундый ук грамота белән 3 нче б сыйныфы да бүләкләнә. Бу сыйныфтан үрнәк алыгыз! Котлыйбыз. Алкышлар!

10 нчы трек: Котлау.

Малай:

Иң актив укучылардан тыш, китап сөюче һәм китап укырга вакыт табучы мөхтәрәм укытучыларыбыз да бүләккә лаек. Китапханәгә иң актив йөрүче укытучыбыз Садриева Әнисә Хөсәен кызы Халыкара балалар китабы көне уңаеннан махсус грамота белән бүләкләнә. Котлыйбыз. Алкышлар!

10 нчы трек: Котлау.

Кыз:

Гөлүсә Габделбаровна, китапханәдә иң күп укылган китап ничек дип атала?

Гөлүсә Габделбаровна:

Соңгы вакытта балалар Абдулла Алишның “Әкиятләр” китабын еш алалар, аны еш сорыйлар. Бу китап бик популяр.

Малай:

Ә кайсы авторның китапларын күбрәк сорыйлар?

Гөлүсә Габделбаровна:

Минем күзәтүләремчә, безнең китапханәдә соңгы чорда Муса Җәлил китапларының татарчасын да, русчасын да күп кеше сорады. Алды, укыды, карап, нинди дә булса шигырьләрен эзләде.

Малай:

Әйдәгез, менә шушы.ИҢ-ИҢ. сәхифәсендә мактауга лаек булган иң-иңнәребезне котлыйбыз һәм сәхнәгә тагын бер.ИҢ-ИҢ.не чакырыйк.

Кыз:

Ул – шигырь сөюче кыз, сәнгатьле сүз остасы, шигырь сөйләү конкурсларында җиңүче – Әдилә Әмирханова.

10 нчы трек: Котлау.

Малай:

Әдилә, бәйрәм китабының тагын бер сәхифәсен ач әле!

18 кадр. вәхшәт

11 нче трек: Тылсым.

Кыз, малай чыгып китә, Әдилә “Китап битләре җанлана” битен ача һәм М.Җәлилнең” Вәхшәт” шигырен сөйли.

12 нче трек: “Вәхшәт”кә музыкаль фон.

Китап битләре җанлана сәхифәсе

19 кадр. АППАККАЙ

13 нче трек: Күңелле музыка.

Ике бала сәхнәгә чыга.

1нче кыз.

Кара әле миңа әбием китап бүләк итте. Ул аны китап кибетеннән сатып алган. (Артларыннан белем иясе килеп, күзәтеп тора, балалар аны күрмиләр).

2нче кыз.

Кая-кая? (Карыйлар) Иии, гап-гади китап.

Белем иясе (урталарына килеп):

Китапның берсе дә гап-гади булмый, китапларның һәрберсе тылсым ия!

2нче кыз.

Ничек инде, тылсым иясе?

Белем иясе:

Менә шулай! Китапта язылганнар җанга үтеп керәләр, күңел кылларына тияләр, хәтердә сакланалар, кешегә белем бирәләр, хәтта, җанлана да алалар!

1нче кыз.

Ничек “җанлана “ соң ул китапта язылган әйберләр?

Белем иясе:

Менә хәзер күрерсең. Кайда әле яңа китабың? Ул ничек атала? Аны кем язган?

1нче кыз.

Китап “Аппаккай” дип атала, аны татар язучысы Фоат абый Садриев язган.

Белем иясе:

Китапка Фоат Садриевның бик кызыклы хикәяләре тупланган, шулай ук, балалар өчен язган сәхнә әсәрләре бар. Ә алар – җанлана!

14 нче трек: Тылсым.

20 кадр. ИПИ ТӘМЕ

15 нче трек: Пьесага музыка.

Ф.Садриевның “Ипи тәме” сәхнә әсәре куела.

21кадр. Халыкара балалар китабы көне.

Тәмамлау

16 нчы трек: Күңелле музыка.

Катнашучылар сәхнәгә чыгып бәйрәм башындагыча позаларга басалар, кулларында – ачык китап. Берәм-берәм шигырь укыйлар.

Кыз: Дөнья белән танышулар

Башлана китаплардан.

Әти-әниләр тормышка

Китап тотып атлаган.

Бабай: Авыр сугыш елларында

Солдат катомкасында

Китап атакага барган,

Кергән бомба астына.

Малай: Әлифбадан хәреф танып,

Белем алып үзенә,

Гагариннар чиксезлектән

Караган җир йөзенә.

Әби: Үтәр еллар.

Алда юллар.

Синең тормыш юлларың.

Телим кулыңда һәр көнне

Яхшы китап булганын.

Китап белән дус икәнсең,

Бер шатлык, бер ямь бит ул.

Айлык, көнлек кенәмени,

Гомерлек бәйрәм бит ул!

Белем иясе:

Халыкара балалар китабы көне белән дуслар! Китап белән дус булыгыз, белемле булыгыз!

17 нче трек: “Китап” җыры яңгырый.

Сценарийны төзүче: Якупова Венера Бәдертдин кызы, 29 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Категория: Всем учителям
22.09.2018 13:32


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Похожие записи

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!