СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до 18.07.2025
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
«Мин милләттәшләремдә, җирдәшләремдә,
замандашларымда әле сүнеп бетмәгән,
заманның явыз тизлеге белән капланып өлгермәгән
Туган илгә мәхәббәтне кайтарырга телим.»
Аяз Гыйләҗев
1. Иң беренче – үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: синең телең дөньядагы иң камил, иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең – теле көяр!
2. Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла, алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр. Бабасын оныткан – алдагысын оныткан!
3. Атаң-анаң сүзеннән чыкма, аларны санла һәм шәфкатьле бул. Картайган көннәрендә ярдәм ит. Туганнарыңны, якыннарыңны ташлама. Атасын сүккән – атсыз калган, анасын сүккән – аңсыз калган!
4. Үз халкыңның үткәнен бел, аның чын тарихы белән кызыксын. Өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә. Үткәне юкның – киләчәге дә юк!
5. Татар халкы олуг әдәбиятлы, зур мәдәниятле милләт. Аның әдәбият-сәнгатен үзләштер, даими кызыксынып бар, өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә, өйрәт! Үзенекен кире каккан – үзен кире каккан!
6. Дөньяның кайсы гына почмагына барсаң да яисә торсаң да үз татарың белән туганлашып, оешып, бергә яшә. Үз ишең – кайда да иш, үз татарың – ярты Ватан ич!
7. Эштәге, тормыш-көнкүрештәге тырышлык өстенә, күп белергә тырыш, күп укы, югары белемгә омтыл. Идарә эшләрендә катнаш, бизнеста өлгер бул, әмма һич тә намусыңа тап төшермә, исемең-атың белән рәттән, чиста, тәртипле, берсүзле, ышанычлы, белемле, яхшы күңелле, акыллы, тугрылыклы, талантлы, иманлы, милләтпәрвәр Инсан дигән – иң зур орденнардан да, алтын медальләрдән дә кыйммәтлерәк булган изге сүзләрне куярлык булсын. Алтын китәр – акыл китми, гайбәт бетәр – гадәт бетми!
8. Дөньядагы барлык милләтләрне хөрмәт ит, аларның теленә, культурасына, гореф-гадәтләренә ихтирам белән кара. Булдыра алсаң, берничә чит тел өйрән, Үзен яратканның күзе – көзгедә, башканы яратканның – башкаларның йөзендә!
© 2024, Абзалиева Алсу Галимулловна 37