СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Вәли бәете

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авыр сугыш елларында ачлыкка түзалмыйча агулы ашлык ашап үлгән Абалач авылы егете Вәлигә багышлана

Йортсыз-җирсез торып калдык,

Кеше өстендә яшәдек.

Авыр еллар ачлы-туклы

Тырышып кырда эшләдек.

Сабан сөрдек, иген иктек,

Басуларны тутырып.

Күп җир уздым язын-көзен,

Тракторга утырып.

Моңнар тулы күңелемне

Жырлап юата идем.

Сугышка киткән яшьләрне

җырлап озата идем.

Ничә еллар басуларда

Тургай моңын тыңладым.

Нечкә күңелем җыр теләде,

Мин дә кушылып җырладым.

Трактор тавышын күмеп,

Җырладым җырларымны.

«Шахта», «Иске карурман»ны,

«Асылъяр», «Рамай»ларны.

Аланнарда күп йөрсәм дә,

Чәчәкләрен өзмәдем.

Соңгы төннәремдә дә мин

Җырламыйча түзмәдем.

.Аръяк тауларын менгәндә

Талды шул аякларым.

Бер тәүлек ризык капмадым,

Бик ачты тамакларым.

Унсигез яшемә җитеп,

Рәхәтләр күрәлмәдем.

Агулы ашлык ашадым,-

Ачлыкка түзәлмәдем.

Бер уч бөртек ашау белән

Авырайды хәлләрем.

Тимер төсләренә керде

Минем ап-ак тәннәрем.

Тургайларым, и дусларым!

Сез каласыз, мин китәм.

Өзелә гомер кылларым

Соңгы сулышым көтәм.

Сызылып аткан алсу таңда

Чыкты минем җаннарым.

Авылдашлар истәлеккә

Кала сезгә җырларым.

Ишелде моң чишмәләрем,-

Кабат яңармас инде.

Җырларымны авылым халкы

Тыңлап моңаймас инде.

.Тракторның рульләренә

Капландым-торалмадым.

Әнкәй синең йөзләреңне

Туя да күралмадым.

Кызарып кояш чыкканда

Трактордан алдылар.

Жансыз калган гәүдәләрем

Арбаларга салдылар.

Китергәч мине югароч

Мәчет ишегалдына.

Көтеп торган авыл халкы

Еладылар тын гына.

Кошлар язын оя кора,

Яшәргә оясында.

Ә мин шушы буем белән,

Ятам ат арбасында.

Гомеремнең өзеләсен

Сизенде күңелләрем.

Күреп төштә, ялгыз казның

Дулкында күмелгәнен.

Башларга солдат хезмәтен

Хәбәрләр көтеп йөрдем.

Солдат киеменә түгел,-

Ак кәфенгә төрендем.

Газиз әнкәм яшәгәндер

Мин үскәнгә куанып.

Баш баласы, ярдәмчесе-

Мин булганга юанып.

Энеләрем! Соңгы сүзем,

Әнкәбезне саклагыз!

Аңа миһербанлы булып,

Васыятемне аклагыз!

Авылдашлар! Соңгы юлым-

Бергәләп озатыгыз!

Әнкәемә авыр кала,

Сез аны юатыгыз.

Еламагыз,туганнарым,

Бик иртә китәм сездән.

Кысан гүргә салгач мине,

Дога көтәрмен сездән.

10.01.2019 10:39


Рекомендуем курсы ПК и ПП