СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

По решению ФНЕСКО 21 февраля является Международным  днем родного языка

Просмотр содержимого документа
«21 нче февраль – Халыкара туган тел көне»

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!

Әдәби музыкаль кичә


Кичәгә сценарийны татар теле укытучысы Таҗиева Р.Р. әзерләде





Кичә “Тәфтиләү” көе белән башлана

1 укучы - Хәерле көн кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар!

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО тарафыннан хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. 21 нче февраль -  Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин

2 укучы - Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля - Международный день родного языка. Это большой праздник. И в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык великий, необъятный, живой, как жизнь.



1 укучы - В нашей школе уже стало доброй традицией проводить День родного языка, где  дети нашей школы завораживают нас культурой своего народа, окутывают нас теплым воздухом дружбы, ведь наш город самый многонациональный город в Татарстане.

2 укучы - Туган тел, Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.



1 укучы Күзләремне ачты минем,

                              Иркәләде үз телем.

                              Үз телем яктыртты юлны,

                              Үз телем бирде белем.

2 укучы- 6 нчы Д сыйныф укучысы шәһәркүләм “Татар малае “ бәйгесе финалисты Насыбуллин Рәнис һәм аның группасы чыгыш ясый. Каршы алыгыз.

1 укучы

И туган тел, и матур тел,

әткәм-әнкәмнең теле...”

дөньяда күп нәрсә белдем,

син туган тел аркылы

- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы

2 укучы- Әйе, бөек рус шагыйре  Пушкин кебек үк татар халкының сөекле шагыйре Тукай да татар теленең сафлыгына, гүзәллегенә дан җырлаган, тел язмышы, халык язмышы өчен борчылган. Авыр чакларда, сорауларга җавап таба алмый борчылганда, без әле дә Тукайга мөрәҗәгать итәбез

1 укучы - Сезнең өчен 11 нче сыйныф укучысы Ильясова Алинә җырлый. Ак чәчәкләр

1 укучы-. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

2 укучы -Говоря каждый на своем родном языке, гражданин мира привносит в него что –то свое, собственное, но всегда нужное и полезное.

1 укучы -Татар халык биюен “Фантазия”бию түгәрәге кызлары башкара

2 укучы -Встречайте татарский танец ансамбля “Фантазия”

1 укучы

Җир шарын уртага алыйк та

 Җыр барлыйк, шатланыйк, әйдәле,

 Гөр килсен, шатлансын бар дөнья

 Бүген зур бәйрәм бит әле

2 укучы -Сәхнәдә җыр белән 3г сыйныф укучысы Хазиев Дамир “Уйна гармун

1 укучы

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

                     Кем аркылы , ничек белдем мин?

                     Бишектә үк мине өйрәтүчем,

                     Туган телем - бәгърем,син ул,син!

2 укучы - 8б сыйныф укучысы Еганян Диана әрмән телендэ шигырьсөйли

Встречайте ученицу 8 а класса Еганян Диану. Стихотворение на армянском языке

1 укучы

Татар теле – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

2 укучы- 5 нче д сыйныф укучысы Нуруллин Камил җырлый. Встречайте Нуруллина Камиля с песней

1 укучы -Халкым теле миңа- хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк,

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

2 укучы -әзербайджан телендә





1 укучы-

 Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу – Ватанны сату белән бер.



  1. укучы

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!



1 укучы- Җырлый 1 нче Д сыйныф укучысы шәһәркүләм “Татар кызы “ бәйгесе финалисты , “Иң моңлы кыз” номинациясе җиңүчесе Халиуллина Алия

2 укучы- Для вас поет ученица 1 д класса, Победитель городского конкурса “Татар кызы” в номинации “Иң моңлы кыз” Халиуллина Алия

Кичәне Расул Гамзатовның “О родном языке” исемле видеосы белән тәмамлыйбыз