СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

5 нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация эше.

Нажмите, чтобы узнать подробности

5 нче сыйныфта татар теленнән  арадаш аттестация эше. Татар мәктәпләре өчен

Просмотр содержимого документа
«5 нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация эше.»

Утар-Аты мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

татар теленнән 2016-2017 уку елына

арадаш аттестация эше.

Максималь балл – 40

Үткәрү вакыты - 45 минут

1 вариант

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1.Калын сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) өстәл, тәлинкә, чәйнек, гөбәдия;

ә) егет, тукран, йокы, алъяпкыч;

б) туфрак, елга, болыт, кулъяулык;

в) юрган, келәм, тәрәзә, ишек.

2. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзләрдән торган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Балыкчы бик күп балык тотты.

ә) Зилә бүген урманга гөмбәгә барды.

б) Песиебез йомгак белән уйный.

в) Төлкенең койрыгы зур.

3.Ачык иҗекләрдән генә торган сүзләр кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Егетләр чана шуа.

ә) Тиен чикләвек җыя.

б) Бала су коена.

в)Үрдәкләр һавада оча.

4.Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кошчыгым, әнкәй, бүген;

ә) улым, мәктәбебез, авыллары;

б) алмагач, шифаханә, көньяк;

в) бүлмә, сатучы, яхшылык.

5.Синонимнардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) матур, гүзәл, сылу, чибәр;

ә) өши, туңа, эссе, җылы;

б)көн, төн, иртә, кич;

в) ак, кара, сары, яшел.

6.Җөмләдә кулланылган күплек сандагы исемнәрнең санын билгеләгез. (2 балл)

Уң яктагы чокыр төбендә бөрлегәннәр, тәлгәшләрен күтәрә алмыйча, якты кояш нурында янып, матурланып, кызарып утыра.

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

7. Тартым белән төрләнгән исемнәр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кош, кошчык, кошлар;

ә) алма, алманың, алмага;

б) әнием, китабы, хатларың;

в) дәфтәрләр, чишмәләр, күлләр.

8. Тәртип саны кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Беренче сентябрьдә җылы булса, бөтен көз җылы булыр. (Сынамыш);

ә) Ашыккан бер эшне ике эшләр. (Мәкаль).

б) Җиде кат үлчә, бер кат кис. (Мәкаль);

в)Ике сигезең уналты икәнен кем дә белә. (Мәкаль)

9. Аергыч кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Эш кешене ныгытыр. (Мәкаль)

ә) Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй. (Мәкаль)

б) Туры сүз - телнең бизәге. (Мәкаль)

в) Корал эшләр, ир мактаныр. (Мәкаль)

10. Эндәш сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а)Миләүшә Илдаровна “Оста куллар” түгәрәген җитәкли.

ә) 5 нче сыйныф җитәкчесе – Ләйсән Камиловна.

б) Укучылар, ата-аналар өмәгә җыелды.

в) Илшат Мансурович, керергә ярыймы?

II. Теоретик бирем.

Омонимнарга билгеләмә бирегез, 5 омоним парның мәгънәләрен җөмләләр ярдәмендә аңлатып языгыз. (10 балл)

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

III. Иҗади бирем.

Сүзләргә сузык авазлар өстәп, мәкальне укыгыз. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 8-10 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)

ХЗМТ ТБ – ХРМТ.____________________________________________________