СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

7 класс. План урока

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«7 класс. План урока»



Тема урока

Ия белән хәбәр арасында сызык.

Цель урока

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын ачыклау, үзләштерү өчен шартлар тудыру.

Планируемые образовательные результаты

Предмет:

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын ачыклау, аларны язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.


Метапредмет:

1. танып-белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, нәтиҗә чыгару.

2. регулятив: үзбәя гамәлләре башкару.

3. коммуникатив: иптәшеңне рәнҗетмичә, үз фикереңне тулы җөмләләр белән әйтеп бирә белү.

4. шәхесне үсешкә китерә торган: үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклый белү.

Основные понятия

ия, хәбәр, тыныш билгесе, сызык.

Трудовые действия учителя

1. универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

2. укуга кызыксыну формалаштыру.

3. укучыларда актив танып белү эшчәнлеген үстерү.

4. укучыларның белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлекләре аша объектив бәяләү.

Учебно-методическое обеспечение (средства, оборудование)

Для учителя

1. компьютер, проектор, экран


Для обучающихся

1. компьютер, проектор, экран

2. таратма материал

Этап (ход) урока, включая демонстрируемые трудовые действия учителя

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы

Уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә кызыксыну уяту.



Актуальләштерү. Ребус чишү.













II.УМ (уку мәсьәләсе кую) этабы




























III.Уку мәсьәләсен адымлап башкару этабы.

Парларда эш.


















































































Төркемнәрдә эш.

















Мөстәкыйль эш.


































IV. Рефлексив кабатлау этабы.








Өй эше бирү (3 дәрәҗәдә бирелә).








Билгеләр кую.








Для учителя

– Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Укучылар елмайдык. Күзләрне йомдык. Минем артымнан кабатлыйсыз. Без дәрестә. Без хәзер укый башлыйбыз. Без бик игътибарлы. Күзләрне ачтык. Дәрес башланды.

– Укучылар, тактага игътибар итегез әле. Ребусны чишәбез.




– Нинди җөмлә кисәге ия була?




– Нәрсә ул хәбәр?



– Укучылар, тактага карагыз әле.

Сәламәтлек безнең байлыгыбыз.

– Укучылар, ни өчен без сәламәтлекне үзебезнең байлыгыбыз дибез? Әлеге байлыкны саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?


– Бирелгән җөмләләрдә ия белән хәбәр кая? Биредә нинди тыныш билгесе төшеп калган дип уйлыйсыз?

Сәламәтлек – безнең байлыгыбыз.

– Ни өчен ия белән хәбәр арасына сызык куела?

Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнергә тиешбез? Дәресебезнең максаты нинди?

– Ия белән хәбәр арасында сызыкның ни өчен куелуын белү безгә нигә кирәк?

– Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм дәрес темасын язып куйыйк.

– Ә хәзер, без сезнең белән парларда эшләп алырбыз.

Сезнең бурыч:

– Җөмләләрдәге ия белән хәбәрне табарга.

– Аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыкларга.

– Мисаллардан чыгып, сызыкның ни өчен куелуын аңлатып карарга.

Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

Биремне аңлаткач, укытучы карточкалар өләшә.




























































– Каралган мисаллар буенча, гомумиләштереп әйтегез. Ия белән хәбәр арасында сызык кайсы очракларда куела?



– Ә зәзер шушы кагыйдәне парларда бер-берегезгә сөйләп карагыз.



– Ия белән хәбәр арасында сызык куелган очракка җөмлә кертеп, кечкенә генә инша язарга (5-6 җөмлә). Һәр төркемгә төрле тема. Сезгә 3 минут вакыт бирелә.

Биремне аңлаткач, темаларны өләшү.










– Хәзер, укучылар, сезнең теманы ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне белү өчен, мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Текстта кайбер җөмләләрдә ия белән хәбәр арасында сызык төшеп калган. Сезнең бурыч: шундый җөмләләрне табыш, тыныш билгесен кую. Сезгә 3 минут вакыт бирелә.

Каюм Насыйри мәгърифәтче. Аның укучылары  бөтен татар дөньясы. “Кырык бакча” хезмәтендә әйтемнәр тупланган. Иң күренекле әсәрләреннән берсе “Әбүгалисина кыйссасы”. Ул “Таң йолдызы” дигән газета чыгару хакында хыялланган. К.Насыйри музейлары Казанда һәм Олы Ачасыр авылларында урнашкан. К. Насыйри тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә.

Үзбәя:

Барысы да дөрес “5”;

  1. хата “4”;

2 хата “3”;

3 хата “билгеңне төзәтергә кирәк булыр”.

– Укучылар, бүген без сезнең белән дәрестә нинди темага сөйләштек?

– Ия белән хәбәр арасында сызык кайсы ояракларда куела?

– Биремнәрне башкарганда, авырлыклар тумадымы?


Мәҗбүри эш. Дәреслектән 234нче күнегү.

Ярымиҗади эш. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларына ирекле темага 7 мәкаль язып алырга.

Иҗади эш. Ия белән хәбәр арасында сызык куеп, шигъри дүртьюллык язарга.

– Укучылар, сезнең алда төрле билгеләр белән карточкалар ята, үзегезгә тиешле билгене алып, анда фамилиягезне язып, миңа бирегез.

– Дәрестә актив катнашканыгыз, жавапларыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим. Сау булыгыз!



Для обучающихся

Исәнләшәләр. Укытучы артыннан кабатлыйлар.

– Без дәрестә. Без хәзер укый башлыйбыз. Без бик игътибарлы.







Ребусны чишәләр: Ия, хәбәр.



– Баш килештә килеп, кем? Нәрсә? сорауларына җавап биреп, башка кисәкләргә буйсынмый торган баш кисәк.

– Ия турында хәбәр итеп килә торган баш кисәк.





– Сәламәт кеше – бәхетле кеше. Сәламәт булу өчен, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга кирәк. Начар гадәтләр булмаска тиеш.


– Сәламәтлек – ия, байлыгыбыз – хәбәр. Сызык төшеп калган.







– Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын өйрәнәбез.


– Дөрес язу, тыныш билгеләрен дөрес кую өчен кирәк.

Дәфтәрләргә числоны, теманы язып куялар.


Икешәр кешедән торган парларга бүленәләр.











Парларда эшлиләр. Эшләп бетергәч, һәр пардан бер кеше җавап бирә.

1 пар. Саулык – зур байлык.

Саулык – исем, байлык – исем. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелгән, шуңа сызык куелган.

2 пар. Ике-икеңдүрт.

Ике-икең – ия, дүрт – хәбәр.

Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге сан белән белдерелгән, шуңа сызык куелган.

3 пар. Чират буенча миналтынчы.

Мин – алмашлык, алтынчы – сан. Җөмләнең хәбәре баш килештәге сан белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

4 пар. Минем юанычымул.

Юанычым – исем, ул – алмашлык. Җөмләнең иясе исем, хәбәре баш килештәге алмашлык белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арсына сызык куела.

5 пар. Минем теләкбелү.

Теләк – исем, белү – исем фигыль. Җөмләнең иясе исем, хәбәре баш килештәге исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

6 пар. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы.

Сәламәтлек – исем, җыелмасы – исем. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелгән, шуңа сызык куелган.

7 пар. Матур бер хиссагыну. Хис – исем, сагыну – исем фигыль. Җөмләнең иясе исем, хәбәре баш килештәге исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

8 пар. Биш-бишеңегерме биш. Биш-бишең – сан, егерме биш – сан. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге сан белән белдерелгән, шуңа сызык куелган.

– Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык, исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Парларда бер-берсенә кагыйдәне сөйлиләр.




4 төркемгә бүленеп эшлиләр.







Темалар.

1 төркем. Сәламәтлек – иң зур байлык.

2 төркем. Спорт – кешенең сәламәтлеге.

3 төркем. Начар гадәтләр сәламәтлекне бетерә.

4 төркем. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Мөстәкыйль эш эшлиләр. Эшләп бетергәч, укытучы белән бергәләп тикшерәләр.










Каюм Насыйри мәгърифәтче. Аның укучылары  бөтен татар дөньясы. “Кырык бакча” хезмәтендә әйтемнәр тупланган. Иң күренекле әсәрләреннән берсе “Әбүгалисина кыйссасы”. Ул “Таң йолдызы” дигән газета чыгару хакында хыялланган. К.Насыйри музейлары Казанда һәм Олы Ачасыр авылларында урнашкан. К. Насыйри  тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә.

Укучылар үзләренә билге куялар.




– Без дәрестә ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын карадык.

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, иесм фигыль, сан, алмашлык белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Өй эшен язып алалар.












Укучылар, үзләренә билге куеп, карточканы укытучыга бирәләр.



Саубуллашалар.