СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бүген әниләр бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әниләрне зурларга, хөрмәт итәргә, яратырга мәхәббәт тәрбияләү; ә әниләрнең балалары өчен зур җаваплылык йөкләнгәненә басым ясау.

Просмотр содержимого документа
«Бүген әниләр бәйрәме»

Әниләр бәйрәме

Алып баручы . Хәерле көн, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана!

Сердца у мам сегодня тают,
Улыбки украшают лица.
С Днем матери вас поздравляем,
Подольше праздник пусть продлится!
Достатка, счастья и здоровья
Желаем вам от всей души.
С огромной радостью, с любовью
Прекрасно вам желаем жить!
Пусть радуют всегда вас дети,
Могли чтоб ими вы гордиться.
Вы мамы лучшие на свете.
Мечтам желаем вашим сбыться!

Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу- мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

Балалар “Рәхмәт әнием” җырына кереп, тезелеп басалар.

Шигырьләр сөйлиләр:

Даян

 1.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 Әминә

2.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 Марсель

3. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

 Эльвина

4. Һәрчак та әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

Арыслан

5. Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

 Х.Мәдинә

6. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

 Самат

7. Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

 Ш.Зәринә

8. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке. 

Алып баручы . Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

- Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

 И.Мәдинә

Күмәкләшеп, бергә, дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме. 

Җыр башкарыла: “Әниләр бәйрәме”.

 Ясминә

Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

Ильсаф 

Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

 Мәрьям

Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.



 Ильяс

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

 Сөмбел

Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Р.Зәринә 

Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Кәрим 

Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

 Ратмир

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сиңа,

Бәхетле бул, әнием! 

 Тәрбияче: 

 Ә хәзер,  балалар,  « Чума үрдәк, чума каз”  уенын әниләргә уйнап күрсәтикме?»

Бию: “Чики-чики, хлоп-хлоп”

Тәрбияче: бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Ә хәзер әниләрне бирегә чакырабыз. Һәр ана үз баласы турында сөйләсә, безнең күңел бик тә булыр иде.

(Балалар бер яктан килеп, әниләре урынына утыралар. Ә аналар икенче яктан балалары урынына тезелеп басалар. Әниләр үз балалары турында сөйлиләр.)

Тәрбияче: рәхмәт! Балаларыгыз турында шундый яратып сөйләдегез. Гомергә балаларыгыз сезне, сез балаларыгызны яратып, аларга куанып, горурланып яшәгез. Картаймыш көнегездә дә кирәкле, кадерле аналар булыгыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын, кадерле әниләр! Бәйрәмебезне дәвам итеп, уеннарыбызны башлыйбыз.

  1. “Үз балаңны тап!” (Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер әни чыга: аның күзен шарф белән бәйләп, һәр баланы капшап карап, үз баласын белергә тиеш.) Уен шулай дәвам итә.

  2. “Балаңны йомык күз белән киендерү”. (Исеменнән аңлашылганча, әниләр бәйләнгән күз белән, балаларына урам киемнәрен кигезәләр.)

  3. “Рәссамнар” (алдан кабартып куелган шарларны алып, шарга балаларын ясыйлар)

























Әниләр утыра, балалар түгәрәкләнеп басалар.

Әниләр турында мәкальләр:

Ана җылысы – кояштан җылырак. (Сердце матери - лучше солнца греет)

Яктылык – кояш янында, яхшылык – әни янында. ( При солнце тепло, а при матери добро)

Ана сүзен тыңлаган – кеше булган, тыңламаган – әрәм булган. ( Кто матери не послушает – в беду попадает)           

Туп белән уен: “Әниләргә матур сүзләр”. Мәсәлән: әнием, кадерлем, бердәнберем, яратканым, кояшым, алмам, карлыгачым, сандугачым, былбылым... Ахырдан тупны “Серле сандык”ка салып, йөрәк алырга (кәгазьдән ясалган). Сезне балаларыгыз чын күңелдән яраталар. Сез аларга бик кирәк. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен, алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә, балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп озын-озак яшәргә язсын.

Уважаемые Мамы, нет на свете более заботливого человека, чем вы. Пусть ваша жизнь будет радостной, сказочной, теплой. Пусть ваши дома всегда наполнятся смехом любимых и самых близких вам людей. Хочу выразить вам слова благодарности за вашу заботу и подмогу.

Ә бу йөрәк чәчәккә әйләнде. Чөнки сез – Әниләр чәчәк кебек матур, саф күңелле кешеләр. Шуңа күрә сезгә балалар белән бергә ясаган чәчәкле откретка бүләк итәбез.





Ә йдәгез, хәзер бергәләп салат ясыйбыз. (Алдан әзерләп куелган яшелчәләр белән винегрит ясау. Әниләр турында җырлар куярга. Салат әзер булгач, балалар һәм әниләр белән берлектә табын артында утыру...

 




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!