СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Г. Тукайның "Бала белән күбәләк" шигыре буенча 2 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

Просмотр содержимого документа
«Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк"»

Тема: Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”.

Максат: 1) Укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында мәгълүмәт бирү һәм “Бала белән күбәләк” шигыре белән таныштыру.

2) “Бала белән кәбәләк” шигырен уку ярдәмендә сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү.

3) Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту; табигат ькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

4) Г.Тукай белән танышуны милли региональ компонент белән бәйләп аңлату.

Җиһаз: Татар теле (2 сыйныф) Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ. Рангулова, 2009 ел; Г.Тукай портреты; китаплар күргәзмәсе; интерактив такта.


Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

  • Исәнмесез, укучылар, хәерле көн сезгә!

  • Утырыгыз!

( Балалар торып басып исәнләшә, бер- берсенә карап елмаеп һәм хәерле көн теләшеп, урыннарына утыралар).

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

а) Ребус чишү(интерактив тактада).

- Әйдәгез әле, ребус чишеп алыйк. Ребусны чишкәч сез татар халкының бөек шагыйренең исемен укырсыз.

(Габдулла Тукай)

  • Дөрес җавапка күбәләкләр биреп барам.

  • Кемнең исеме килеп чыкты? (Габдулла Тукай).

  1. Яңа төшенчәләр һәм ысуллар үзләштерү.

  1. Г.Тукай турында сөйләү .

  • Бүген без сезнең белән дәрестә Г. Тукайның тормыш юлы һәм аның “Бала белән күбәләк” исемле шигыре белән танышырбыз. Шигырне сәхнәләштереп рольләргә бүлеп укырбыз.

  • Кем соң ул Г.Тукай,кем белә аның турында? (укучыларның җавабы)

  • Димәк,укучылар, Г. Тукай татар халкының бөек шагыйре. Г.Тукайга 2-3 яшь булганда әтисе белән әнисе үлеп китә. Аны кулдан – кулга йөртәләр,салкыннарда ишек төбендә басып тора, өйгә кертүче булмый. Менә шунлыктан чирләп 27 яшендә Г. Тукай үлеп китә. 26 апрельдә туган көне.

  1. Сүзлек өстендә эш.

  • Шигырьне укыганда безгә авыр сүзләр очырар. Тактага карыйк әле:

Бергәләп - вместе

Армыйсың - не устаешь

  • Сүзләрне кабатлыйбыз.

  • Берәм – берәм әйтеп карыйк.

  • Ә хәзер, дәфтәрләргә язып куеыйк.

  • Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк әле.


  1. Шигырьне уку

  • Мин хәзер сезгә шигырьне укыйм,ә сез игътибар белән тыңлап торыгыз.

  1. Ситуатив күнегүләр.

а) – Укучылар , кыр, болын, урман сүзләре бер – берсеннән нәрсә белән аерылып тора. Рәсемнәргә карагыз әле. Ничек аңлыйсыз бу сүзләрне?

б) – Сез уйныймын, очамын сүзләрен ничек аңлыйсыз? Тәрҗемә итик әле.

- Как вы скажете, что вы играете.

- Как скажете, что бабочка летит.

- Как скажете, что ты летишь как бабочка.


  1. Ял моменты.

  1. Аудио тасма тыңлау.

  • Менә шигырь белән дә таныштык,җавап бирегез әле миңа, ни өчен күбәләк күп очып арымый? (Укучыларның җавабы).

  1. Китаплар күргәзмәсе.

  1. Ныгыту моменты.

  1. Әңгәмә.

  • Укучылар, безнең шәһәребездә Г.Тукай исеме белән бәйләнгән нинди истәлекле урыннарны беләсез? (Г.Тукай мәйданы,урамы).

  • Әйе, бик дөрес, менә укучылар,тиздән 26 нчы апрель көнне, Тукай мәйданында шигырь бәйрәме булачак. Сез өлкән сыйныфта укый башлагач бәйрәмгә барырсыз,шигырьләр ятларсыз.

  1. Шигырьне сәхнәләштереп рольләргә бүлеп уку.

  2. 204 бит, 3 нче күнегү.

  3. Послушайте и укажите, что изменено во втором предложений:


а) Г. Тукай – бөек шагыйрь

Ш. Галиев – бөек шагыйрь


б) Г. Тукай шигыре “Бала белән күбәләк”

Г. Тукай шигыре “Жираф белән Зариф”


в) Г. Тукайның туган көне апрельдә

Ш.Галиевның туган көне апрельдә


г) Мин шигырь укыйм.

Мин әкият укыйм.

  1. Йомгаклау

  • Бүген без кайсы шагыйрь белән таныштык? (Г.Тукай).

  • Сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез? (Укучыларның җавабы)

  • Бүген нинди шигырен укыдык? (“Бала белән күбәләк”).

  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Балалар җавабы).

  • Бала күбәләктән нәрсә сорый? Күбәләк нәрсә дип җавап бирә? (укучыларның җавабы).

  • Бу шигырь безне нәрсәгә өнди? Бер – беребез белән ничек яшик? (Балаларның җавабы).

  • Укучылар, димәк, бу шигырьдә бала белән күбәләк дус булган кебек бездә бер-беребез белән, табигать белән дус булыйк. Табигатьнең пычыратмыйк, кош-кортларга тимик, чәчәкләрне өзмик. Димәк, без табигатьне нишләргә тиеш? (Сакларга).

Өй эше.

  • Көндәлекләрне ачтык өй эшен язып куябыз

204 бит, 6 нчы күнегү.

  • Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.


Билге кую:

  • Укучылар, кемдә ничә күбәләк? Саныйк әле. Кемнәр ничәле алды икән?