СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта урока по литературному чтению на родном (татарском) языке.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта»

 Әдәби уку дәресенә технологик карта.

Укытучы: Махмутова Румия Мисалим кызы

МБОУ Зур Чирекле урта мәктәбе

Класс:

 Әдәби уку, “Планета Знаний”

Кояштагы тап

 Максат.Ф. Яруллиннын “Кояштагы тап” әкияте белән танышу. Укучыларның әсәрнең жанрын, төп идеясен, проблемасын дөрес табуларына ирешү;логик һәм иҗади уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү, уку күнекмә ләрен камилләштерү; әкият аша әниләргә хөрмәт тәрбияләү, аларның дөньяда иң кадерле һәм изге кеше булуларынын аңлауларына ирешү.


Бурычлар:

  1. Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү.

  2.  Ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү.

  3. Әкият аша әниләргә хөрмәт тәрбияләү

Предмет ара  бәйләнеш: гаилә тәрбиясе

Кулланылган  материал: т: “ Әдәби уку” китабы Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х. Мияссарова 2018 нче ел. Өстәмә: дәреслек  - ,,Әдәби әсәргә анализ ясау” Д.Ф.Заһидуллина.




Җиһазлау: интерактив такта , проектор, компьютор .

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә.



 

Дәреснең этапы 

 

Балалар 

 

Укытучы

 

Һәр этапның  белем бирүче үстерешле биремнәре

 Коммуникатив, регулятив

шәхси эшчәнлек

1 этап. Оештыру өлеше.

  • укучыларны  уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти җә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

 Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.

Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү.

1 этап.Оештыру.


-Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар.

Мин, Махмутова Румия Мисалим кызы, бүген сезнең белән дәрес үткәрем.


Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә дәшеп.

Уку дәресен башлыйк

Парталар артына утырып.

-Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.






Коммуникатив эшчәнлек.

Шәхси эшчәнлек.

2 этап. Белемнәрне  актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне  искә төшерү.

М.Гафури. «Ата-ана» яттан сөйләү.

 

Фронталь  эш оештыру.

2.Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

–Укучылар, минем кулымда нәрсә?

– Кәгазь бите.

– Ул нинди төстә?

– Ак.

– Аның уртасында нәрсә бар?

– Кара тап.

– Әйдәгез, без бу тапны бозгыч белән бетереп карыйк. Эзе калдымы?

– Калды

– Ә хәзер штрих белән бозып карыйк. Штрих эзләре калдымы?

– Штрих белән бетергәнебез күренә.

– Әйе, һәр таптан беленер-беленмәс кенә эз калды.

Бу мисалны кеше тормышындагы нинди гамәлләр белән тәңгәлләштереп була?

– Кеше нинди дә булса начарлык эшли. Бу начарлыкны ул үзе дә онытып бетерә алмый, башкаларның да исендә кала.

Уку мәсьәләсе кую

– Димәк, укучылар, уйлап карагыз әле, без бүген сезнең белән нинди әдәби әсәр турында сөйләячәкбез?

- Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте турында.





 Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).

 

3 этап.Яңа материал өйрәнү.

  • Укучыларның дәрес темасын үзләре

  • формалаштыра алу.












































Максат:

уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.










Максат:  таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру

Дәреснең темасын формалаштыру. Мәкаль белән эшләү.

 

Сорауга җавап бирүдә катнашу.

 

 



Информация белән эшләү.

Проблемалы сорауны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

Сорауларга җавап бирүдә катнашу











































Сүзлек өстендә эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучыларны активлаштыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фронталь  эш оештыру.

 

 Укытучы презентацияне  күрсәтеп бара.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әкият турында сөйләшә башлаганчы аның авторы Ф.Яруллин турында бераз гына мәгълүматлы булыйк . (Экранда язучының портреты. Презентация.)

Мин сезне аның тормыш юлы белән таныштырам. (искә төшерәбез)

Күренекле язучыбызга быел 9 февральдә 80 яшь тулды. Ф.Яруллин 1938 елда Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала. 1942 елда Ф.Яруллинга 4 яшь вакытта әтисе сугыш кырында үлеп кала. Әнисе Гафифә апа 6 баланы ялгызы тәрбияләп үстерә. Фәнис абыйга ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килә. Үзләренең авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 3 ел монтер булып эшли. Аннары Армия сафларына алына. Тормыш бик катлаулы ул, балалар. Кешеләрне зур сынау алдына китереп куя. Ф.Яруллин белән дә шулай була. Армиядә ул спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Аңа бу вакытта бары 20 яшь кенә була. Ул бик озак шифаханәләрдә ятып дәвалана. Моннан соң аның бөтен тормышы үзгәрә. Ул үзенең аянычлы хәле, язмышы белән көрәшеп яшәүгә күчә. Бу рәвешле яшәү Ф.Яруллиннан бик зур ихтыяр көче сорый. Ул үзен башкалар кебек үк кеше итеп сизү өчен аң-белемгә омтыла. Иң элек урта мәктәпне тәмамлый. Аннары читтән торып һәм бик күп көч куеп Казан дәүләт университетында белем алып чыга. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була, аңа бик теләп ярдәм кулы сузалар, язмыш кочагына ташламыйлар. Ә иң зур ярдәмчесе, олы терәге әлбәттә - аның әнисе Гафифә апа була. Ана баланы тудыручы да, аңа һәрвакыт һич авырсынмыйча ярдәм итүче дә. Шуңа күрә язучы дөньядагы аналарның барысын да ярата. Бу темага бик күп шигырьләр яза.

-Дәресебезнең темасы да әниләр белән бәйле. Игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән. (тактада)

Өйнең яме ана белән.

Ана җылысы – кояш җылысы.


Әйдәгез укып күрсәтик бу мәкальләрне.

-Кем турында бу мәкальләр?

Димәк, без бүген дәрестә кем турында сөйләшәбез?

-Әни турында.

Әни дигәч, сезнең күз алдыгызга кем килә? Узебезнең әниләребез

-Укучылар, хәзер сүзлек өстендә эш үткәрербез.

Канәгатьсезлек- недовольство

Өтеп-яндырып, көйдереп

Шомлы-куркытырлык

Кылган-эшләгән

Мөлдерәмә яшьле-яшь тулы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 





Танып-белү эшчәнлеге.

 

 

 

































Коммуникатив эшчәнлек

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 






4 этап.  Яңа материалны аңлату.

.

Текст белән танышу.

 

 

 

 

Сорау-җавап бирүдә катнашу.

Текстның эчтәлеген  укучыларга  дөрес дикция белән җиткерү.

Сүзлек өстендә эш (Экранда, тактада)) Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

 

Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Фәнис Яруллынның “КОЯШТАГЫ ТАП” тексты белән танышу алдыннан нинди максат куярсыз?

 

 Текстның төп идеясен, проблемасын дөрес табырга, эчтәлеген аңларга.

 

 

 

 

Биремнәрне үтәү.

- Язучының без бүген укый торган әсәре нинди жанрга керә?

-Ни өчен автор мондый әсәр язарга уйлаган?

-Шушы сорауларга җавап табу өчен, сәхнәләштергән әкияне игътибар белән карагыз.

Танып-белү эшчәнлекне  формалаштыру.

 

 

 

 

 

 шәхси универсал. укыту  гамәлләрен формалаштыру.

 

 

 

5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту.

Максат –  ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

Текст белән танышу.

 

Текстны “гөжләп” укып чыгу.

               Сәнгатьле уку

 

Сорау-җавап бирүдә катнашу.

Укучыларны активлаштыру.













Ял минуты.

















































Сүзлек белән эш

-Ничек уйлыйсыз, бу нинди жанрдагы әсәр? (Әкият.)

-Ни өчен шулай уйлыйсыз? Әкияткә хас нинди билгеләр бар? (,,яшәгән ди”, ,,булган ди “ сүзләре, кояш җанлы итеп күрсәтелгән.Ул малайны күзәтә.)

-Тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме? (Әйе.)

-Димәк язучы аны тормыштан алып язган.

-Ял итеп алыйк.

Әкияттә кемнәр катнаша? (Малай, әни,кояш, автор.) Тактада ,,Малай, Әни ,Кояш “сүзләре языла.

-Ә төп герой кем?( Малай.)

-Балалар,әйдәгез малайга характеристика биреп карыйк. Язучы әкияттә аны нинди итеп күрсәтә?

1– төркем- малайга характеристика бирә

Малай

Ялганчы

Бераз ялкау

Дорфа, тупас

Үзен генә яратучы(эгоист)

Үз хатасын таный

-Малайның әнисе нинди?





2 төркем -әнигә характеристика бирә

Әни

тырыш

ягымлы кайгыртучан

сабыр

гафу итүчән



-Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы укып күрсәтә.)

Кояш. 1.Без яшәгән планета-Җир һәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме- янар йолдызларының берсе.

2.Бәхет,шатлык,сөенеч чыганагы.(күч.м.)

Автор кояшны әкияттә нинди итеп күрсәткән?

Кояш

3 төркем -кояшка характеристика бирә.

күзәтүчән

оялчан

гафу итүчән

Танып-белү эшчәнлекне  формалаштыру

 

 

 

 

 

Коммуникатив

эшчәнлек.

6 этап. Мөстәкыйль эш.

укучыларның  игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү.

Практик эзләнү эшендә катнашу.

Парларда оешмалап эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.

 

Практик эзләнү эшен  оештыра.

Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру.




























































1– төркем- малайга характеристика бирә

-Малайның уңай сыйфатлары күбрәкме, тискәреме? Аның тәртибе сезгә ошыймы? Ни өчен ошамый? (Чөнки ул әнисенең сүзен тыңламый.)

-Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме? ( Юк, ул уенга бирелә.)

-Ни өчен уенга бирелә? (Кайсы эш мөһимрәк икәнен аңлап бетерми.)

-Малайның уңай сыйфаты бармы? (Әйе, ул үз хатасын таный.)

-Димәк,аны бөтенләй үк начар малай дип әйтә алмыйбыз. Ул үз хаталарын таный-таный яшәргә өйрәнәчәк. Язучы аның яхшы кеше булып үсәчәгенә ышана.


2 төркем -әнигә характеристика бирә

Улына ничек эндәшә?

ягымлы, кайгыртучан

Ул улының суны башка чишмәдән алып кайтуын сиздеме икән? Ни өчен әйтмәгән?



3 төркем -кояшка характеристика бирә.

оялчан (Кояш ни өчен оялган?)

гафу итүчән (Ни өчен алай уйлыйсыз? Исбатлагыз.)

-Кояш белән әни арасында нинди охшашлык бар? (Кояш җирне җылыта, тереклек чыганагы. Кешеләргә, үсемлекләргә энергия бирә.Ул булмаса җирдә яшәү юк. Әни безне тудыручы,көч бирүче. Аннан башка җирдә тормыш юк.)

-Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки ул югындамы?

(Җаваплар тыңлана.)

-Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган икән. Ә менә ни өчен әкиятне ,,Кояштагы тап” дип атады икән? Тап сүзен тагын нинди сүз белән алыштырырга мөмкин? (Эз,пычрак)

-Ни өчен кояшта тап калган? (Малай үзенең гаебен танып, гафу үтенсә дә, ул эзсез генә үтмәгән, кояшта тап калган. )




 

Танып- белү эшчәнлек

7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат:  алган белем һәм күнекмәләрне  ныгыту һәм гомумиләштерү.

Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

 

Укучыларны активлаштыру.

-Әкият нәрсә турында? (Малай белән әнинең мөнәсәбәте турында.)

-Әсәрнең төп идеясе нинди? Язучы безгә нәрсә әйтергә теләгән?( Кояштан башка тормыш булмаган кебек, әнидән башка тормыш юк.)

-Ни өчен шундый малай турында әсәр язарга уйлаган автор? (Без бу малайдан сабак алсын , аның кебек булмаска тырышсыннар өчен.)

-Ни өчен малай белән әнине алган? Малай белән әти түгел? Әни белән кыз түгел?( Малай кечкенә булса да әнигә терәк булырга тиеш, чөнки ул ир кеше.

Әниләр малайларга таяналар.)

Коммуникатив эшчәнлек

 Шәхес буларак эшчәнлек.

8 этап.

Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция.

Максат:дәрестә эшләнгән  эшләргә нәтиҗә ясау.

  1.  

Мин нәрсә белдем?

Ничек бәяләдем?

Үз фикерләрен 

әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә. (




,,Әниемә” җырын җырлау.)


Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

Ф.Яруллинның әкияте белән,яңа сүзләр белән таныштык, малайдан сабак алдык, әниләргә һәрвакыт булышырга кирәклеген аңладык.

Дәрестәге эшегезне ничек бәяләдегез?


 -Тиздән нинди бәйрәм җитә?( Әниләр бәйрәме)

-Дәресебезне әниләребезгә багышланган җыр белән тәмамлыйк.

Коммуникатив эшчәнлек

 Шәхес буларак эшчәнлек.

Регулятив эшчәнлек.