СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрес конспекты

Нажмите, чтобы узнать подробности

4нче сыйныфта "Дару үләннәре" темасына дәрес-конспекты

Просмотр содержимого документа
«Дәрес конспекты»



4 нче д сыйныфы

26нчы октябрь

Тема: Дару үләннәре

Максат:

1. Белем бирү максаты: “Дару үләннәре” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәтү; дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; өйрәнелгән дару үләннәре исемнәрен кулланып, сөйләмгә чыгуга ирешү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, сүзлек запасын баету, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерү.


3. Тәрбияви максат: Татар теленә карата ихтирам, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: презентация, сүзләр язылган карточкалар, дәреслек, дару үләннәре рәсемнәре, сүзлек.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.(1 слайд)

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

Укытучы: Кәефләрегез, хәлләрегез ничек? (Кояшлы иртә кебек,Туган телне өйрәнергә,дип килдек!( Туган тел җыры)

-Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-берегезгә матур сүзләр (комплиментлар) әйтик.

- Лилия, синең күлмәгең шундый матур! (һ.б.)

- Рәхмәт.

II. Актуальләштерү.

  1. Фонетик күнегү

Ү- үс- үсә- үсәләр

Ү- үлән- үләннәр

-Әйдәгез, бу сүзләрнең русчага тәрҗемәсен искә төшерик.

-Бу сүзләр белән җөмләләр уйлап әйтегез.(2слайд)

2. “Сорау җавап” уены



III. Өй эшен тикшерү(Слайд3)


а) Көз турында өйрәнгән диалог буенча сөйләшү.

б) Үзләре ясаган рәсем буенча көз турында сөйләү.

в)Көз темасына синквей язып килергә.

Үзбәя.


IV Төп өлеш(Слайд4)

- Рома , хәзер нинди ел фасылы?

-Табигатьтә көз.

-Бүген нинди һава торышы?

-Бүген көн болытлы түгел,яңгыр явмый.Җил төньяктан.Көндез 3-4,ә төнлә1-2градус җылы.Сау-сәламәт булыгыз!

-Рәхмәт,Рома,без синең киңәшеңне тотарга тырышырбыз.

-Менә салкын, җилле ,яңгырлы көндә туңган ,бигрәк тә спорт белән дус булмаган,чыныкмаган балалар нишлиләр?

-Салкын тидерәләр,авырыйлар.

-Ә авырсак, әниләребез нишли?

-Табиб чакыра,дару бирә.


-Укучылар,сез беләсезме,мондый очракта безгә дарулар гына түгел,дару үләннәре дә ярдәм итә ала икән.Алардан тәмле чәйләр кайнатып эчсәк,без тизрәк тереләбез.Сез нинди дару үләннәрен беләсез,әйтеп үтегез әле.

( Укучылар үзләре белгән дару үләннәренең исемнәрен атыйлар.)

-Сезгә күп кенә файдалы үләннәрнең исемнәре таныш икән.Безнең Татарстанда гына 42 төрле дару үләне үсә. Без бүген берничә үләннең татарча исеме һәм аларны ничек кулланырга кирәклеге белән танышырбыз.

Укучылар, мин җәй көне бик күп дару үләннәре җыйдым. Кәрзингә салып, мин аларны дәрескә дә алып килдем. Карагыз әле, сез бу үләннәрнең барысын да таныйсызмы?

Кәрзиндәге дару үләннәре рәсемнәрен карау,тактага элү.

  1. Яңа сүзләр белән таныштыру (Слайд5,6,7,8)

Экранда транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр

Кычыткан- крапива

бака яфрагы – подорожник

уги ана яфрагы – мать и мачеха

мәтрүшкә – душица

ашказаны – желудок

ютәл – кашель

(Сүзләрне укытучы артыннан кабатлау, дөрес әйтергә өйрәнү,сүзләр белән җөмләләр төзү)

-Укучылар, дару үләннәре исемнәренен сүзлекләргә язып куегыз.

2. Дәреслек белән эш (45нче бит,5нче күнегү)Текстны укытучының үрнәк укуы.

3. Текстның русча эчтәлеген сөйләү.

- Кем текстның эчтәлеген аңлады? Русча сөйләп күрсәтегез әле.

4. Текстны укучылардан укыту:

а) эчтән генә уку;

б) чылбырлы уку;

5. Физкультминутка(Тизәйткеч, сүзле-хәрәкәтле күнегүләр)

V Белемнәрне ныгыту

1.Группада эш карточкалардан хикәя эчтәлегенә генә туры килгән җөмләләрне табып уку

а) Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар бар.

б) Безнең туган якта зур урманнар, киң болыннар юк.

в) Дару үләннәре сәламәтлек өчен бик файдалы.

г) Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы түгел.

Д) Дару үләннәрендә витаминнар күп

Е) Дару үләннәрендә витаминнар күп түгел

2. Тексттан табып уку. Найди в тексте предложения о том, что:

- в нашем родном крае есть большие леса, широкие луга;

- в лесах много лекарственных трав;

- в лекарственных растениях очень много витаминов;

- лекарственные травы полезны для здоровья;

3. Сорауларга җавап бирү.

а) Безнең туган якта урманнар, болыннар нинди?

б) Алар нәрсәләргә бай?

в) Дару үләннәре нәрсә өчен кирәк?

г)Нинди дару үләннәре беләсең?

4. Укучыларны табигатьне сакларга чакыру.(Слайд9)

- Укучылар, сез дару үләннәре белән таныштыгыз. Ә аларны өзәргә, таптарга ярыймы соң?

- Ярамый.

- Әйе, дөрес. Дару үләннәрен кирәкмәгәнгә өзмәгез, таптамагыз!

V Мөстәкыйль эш.

1 Диалог төзү, сөйләшү.

Укучылар текст буена парларда диалог төзиләр, әкрен генә “Мәтрүшкәләр”дигән җыр куела .Шушы көй дәвамында диалоглар төзелергә тиеш.

- Син дару үләннәрен беләсеңме?

- Әйе, беләм. Ә син?

- Мин дә беләм.

- Ә нинди үләннәр беләсең?

- Бака яфрагы, мәтрүшкә, үги ана яфрагы.

- Алар нәрсәдән файдалы?

- Алар сәламәтлек өчен файдалы.

- Син дару үләннәрен эчәсеңме?

- Әйе, эчәм.

2. группаларда синквей төзү(Слайд10,11)

Дару үләне

Тәмле, файдалы

Үсә, җыя,киптерә.

Дару үләннәре урманда үсәләр

Сәламәтлек.


VI Рефлексия. Йомгаклау. Билгеләр кую.

-Дәрестә нәрсәләр эшләдек ?(Уйнадык,җырладык,сорауларга җавап бирдек)

-Дару үләннәре турында нәрсәләр әйтә алабыз?

-Көз көне организмга витаминнар бик кирәк.Мин сезгә витаминлы чәй рецепты әзерләдем.Өйдә,әниегез белән кайнатып эчегез,ул бик файдалы һәм тәмле.

(Рецепт һәр укучыга таратыла)

ВИТАМИНЛЫ ЧӘЙ.


Бер өлеш гөлҗимеш, Бер өлеш кура җиләге, Бер өлеш карлыган яфрагы, Бер өлеш мәтрүшкә кушып катнашма ясала. Ике зур калак катнашмага бер стакан кайнар су салып, өстен каплап, 30 минут төнәтергә(настаивать).Чәйне җылы көйлеш бал белән эчәргә.Бу чәй организмны ныгыта,авыруларга каршы торучанлыкныарттыра.

Чәйләрегез тәмле булсын,сәламәт булыгыз!


-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? (Әйе, дәрес ошады)

-Дәрестән соң кәефләрегез ничек?(Кояшлы иртә кебек. (Елмая торган кояшларны күтәрәләр)

Өй эше:(Слайд12)


а) Дару үләннәре турында табышмаклар язып килергә

б)Җәй көне үзегез җыйган үләннең рәсемен ясагыз.

в)Бер дару үләне турында синквейн язып килергә.


Билгеләр кую:

-Укучылар,бүгенге дәрестә барыгыз да актив катнашты ,молодцы!

Хушлашу:

  • Күңелле дәрес өчен барыгызга да рәхмәт.Укучыларым, дәрес тәмам,

сәламәт булыгыз,сау булыгыз!







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!