Балалар фольклоры. Көтү каршылау.
Әй, парин, кичә көтү каршыларга соңга калдым. Мүкләгебез авылга кереп тормыйча качкан. Ярты төнгә кадәр эзләдем.
Безнең Чуаркай да качу ягын гына карый. Каршы бармасаң, төне буе эзләтә.
Әле көтү кайтырга байтак вакыт бар. Әйдә, берәр уен уйный торабыз.
Икебез генәме? Әнә, малайлар, кызлар килә башлады. Малайлар, кызлар! Тизрәк килегез, уен уйныйбыз! (кызлар, малайлар керә)
Нинди, уен уйныйбыз?
Әбәкле!
Юк , качышлы.
Күз бәйләшле.
Юк, “Капкалы”
Мин саныйм тезелегез.
Әке, пәке
Кыек сәке!
Карга чыпчык,
Син кал, бу чык! (“Капкалы” уены.) 1нче җәза Рәсүл, Ирада парлы бию
Әй, кызык сөйләсен (2нче җәза)
Чакта, чакта,
Мин яшь чакта,
Әти унөчтә,
Үзем унбиштә чакта
Бардым борчакка
Төядем корсакка.
Әллә каян шул чакта
Килеп чыкты апалар.
Бәйләделәр усакка,
җиз дагалы итеге белән
Берсе типте корсакка
Бик авыртты ла шул чакта
Эле булсада минем тәнемдә
Шул итекнең эзе бар
Әби “кендек” дигән була,
Корсагымда тай эзе.
4нче малай. Ә мин...
Җиктем үрдәк,
Киттем үрләп.
Җиктем тычкан,
Чиный бит каһәр суккан.
Чанам кабык,
Төядем чыбык-чабык.
Барам чабып,
Киттем авып.
Тәртәсе салам,
Төшәмдә калам,
Төшәмдә калам.
Ничек кайтып җитәргә?
Аптырадым бит тәмам.
Кызлар. Әй, җыен тузга язмаганны сөйләгәнче, әкият сөйләшик, ичмасам.
Элек заманда булган ди бик зур бер тау,
Шул тау башында бер төлке.
Бу әкиятне сөйләр идем,
Шул ... сөйләве көлке.
Үзем сөйлим, үзем. Элек заманда безнең авылда булган ди бер бай. Аның булган ике өе. Берсе агачтан, берсе таштан. Сөйлимме баштан?
Балалар. Сөйлә баштан.
-Сөйлим баштан.
Шуннан бу байның булган кәҗәсе
Бай аны саткан.
Юк, алай түгел, сөйлим баштан.
Балалар. Сөйлә баштан.
-Кәҗә йөри таштан.
Шуннан?
Утырганда шуган.
Шуннан?
Кишер белән суган.
Шуннан?
Койрыгы туңган.
- Карагыз әле, карагыз.
-. Кая ни бар?
- Йөгереп китте бер мәче,
Койрыгын төйнәгән,
Балаларын төягән.
Койрыгы чишелде,
Балалары ишелде.
- Эйдәгез “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.
- Әйдәгез! Мин салам. (“Кемдә йөзек сикереп чык”)
1нче җәза Әтәч булып кычкырырга
3 нче җәза Әтәч менгән читәнгә,
“Кикрикүк” итәргә.
Әтәчкә дә хәбәр килгән
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә: “Бармыйм”,- ди,
Тавык әйтә: “Калмыйм”,- ди -
“Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм”,- ди.
Әтәч китте армиягә
Чабатага утырып.
Тавык мескен карап калды,
Ике күзен тутырып.
Кыз. Эх, түбәтәедә түбәтәе, бигрәк матур! Әйдәгез бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз. Кемдә түбәтәй туктый, шул такмак сөйли
“Түбәтәй” уены уйнатыла. Түп-түп, түбәтәй,
Түбәтәен укалы
Чиккән, матур түбәтәен
Менә кемдә тукталды.
1 бала. Исәнмесез-саумысыз...
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
2 бала. Безнең дә бар мәчебез,
Сезнең дә бар мәчегез.
Безнең мәче сезгә килсә,
Зинhар өчен ишек ачыгыз!
3 бала. Сары, сары, сап-сары
Сары пәке саплары.
Сараларга барган идем,
Җырлый икән атлары.
4 бала. Йорт кошларын ашатырга
Иртүк чыгам сарайга.
Тавыкларга тоз ялатам,
Печән салам казларга.
5 бала. Кәҗә керә бакчага,
Кәбестәне ашарга.
Таяк тотып чыксалар,
Хәзер тора качарга.
6 бала. Иртән торып тышка чыксам,
Тараканнар кар көри.
Чикерткәләр туфли киеп ,
Урамда биеп йөри.
7 бала. Иртән торып тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә.
Кара сарык биеп йөри,
Сыер чәбәкәй итә.
Кызлар, малайлар, әйдәгез бергәләп биеп “Чылбыр ишү” уенын уйнап алыйк (Күмәк бию)
Уен бетүгә бер бала:
Иртәгә тагын уйнарбыз әле.