СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Еллык контроль эшләр.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус мәктәбендә укучы рус балаларына, 6 нчы сыныф өчен 1-3 чиреккә туган (татар) теленнән контроль эшләр. Р.З. Хәйдарова программасы буенча.

Просмотр содержимого документа
«Еллык контроль эшләр.»

УТВЕРЖДЕНО

Приказ от __________ № ______











Комплект

контрольно-оценочных средств

по родному (татарскому) языку

для 6 класса









Разработчики:         

МБОУ «ООШ № 1»      Учитель родного языка Г.М. Гарифуллина



























6 сыйныфның рус төркеме укучылары өчен кереш контроль эш.

  1. Җөмләләрне дәвам ит:

Каләм белән _______________

Линейка белән _____________

Кашык белән ____________

Пычак белән _____________



  1. Фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасында яз

Бир – бирә - бирми

Кил –

Ал –

Яз –

Сөрт –



  1. Как скажешь о том, что:



  • ты помогаешь маме

________________________________________________________________



  • она рано встает

_________________________________________________________________

  • у тебя есть друг

___________________________________________________________________

  • вы вместе играете

_______________________________________________________________

  1. Җөмләләрне язып бетер:

Минем этем ______ . Ул мине мәктәптән каршы ______ .

Мине күргәч, койрыгын ______________ , аның күзләре _____________ .



  1. Сүзләрне төркемнәргә бүлегез.

Табибта

Сабантуйда

Спорт мәйданчыгында





















Футбол, татарча көрәш, капчык киеп йөгерү, градусник, ат чабышы, чаңгы ярышы, чүлмәк вату, йөгерү, баганага менү, баш авырту, салкын тию, температура, бадминтон, теннис.



  1. “Минем дустым” темасына хикәя яз. ( 5-6 җөмлә)









  1. сыйныфның рус төркеме укучылары өчен кереш контроль эш җаваплары



  1. Җөмләләрне дәвам ит:

Каләм белән язам ( язалар)

Линейка белән сызам (сызалар)

Кашык белән ашыйм (ашыйлар)

Пычак белән кисәм (кисәләр)



  1. Фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасында яз

Бир – бирә - бирми

Кил – килә - килми

Ал – ала - алмый

Яз – яза - язмый

Сөрт – сөртә - сөртми



  1. Как скажешь о том, что:

  • ты помогаешь маме

__мин әнигә булышам

  • она рано встает

ул иртә тора

  • у тебя есть друг

минем дустым бар

  • вы вместе играете

без бергә уйныйбыз

  1. Җөмләләрне язып бетер:

Минем этем бар . Ул мине мәктәптән каршы ала .

Мине күргәч, койрыгын болгый , аның күзләре ялтырый .

  1. Сүзләрне төркемнәргә бүлегез.

Табибта

Сабантуйда

Спорт мәйданчыгында

температура

баганага менү

Футбол

салкын тию

татарча көрәш

теннис

баш авырту

капчык киеп йөгерү

бадминтон

градусник

ат чабышы

чаңгы ярышы


чүлмәк вату

йөгерү

  1. “Минем дустым” темасына хикәя яз. ( 5-6 җөмлә)

Балларны билгегә күчерү таблицасы


Программаны үзләштерү сыйфаты

Уңышка ирешү дәрәҗәсе

баллар

Билге

90-100%

югары

26-28

“5” (бик яхшы)

66-89%

күтәренке

19-25

“4”(яхшы)

50-65%

уртача

14-18

“3” (канәгатьләнерлек)

50% түбән

түбән

0-13

“2” (канәгатьләнерлек түгел)







Контроль эш 1 нче чирек “Книга”. 6 сыйныф

1. Җәяләрне ачып, сүзләрне тәрҗемә итеп яз.

Яхшы (совет), кызыклы (наука), (толковый) сүзлек, билгеле (историк, ученый), кагыйдәләрне (вспоминает), теләсә кая (не бросает), (своевременно) эшли, (в клетку) дәфтәр.

2. Нокталар урынына зат алмашлыкларын кирәкле килешләрдә куеп яз.

1)... укыйсым килә. 3) ... укырга өйрәт.

2)... директор чакырды. 4) ... китап кирәк.

3. Тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп яз. 

1)Ренат... мөстәкыйль эше... хаталар күп түгел. 2) Без Җәвад

Тәрҗеманов... "Якын дус" шигыре... ятладык. 3) Укытучы апа көндәлегем... бишле куйды. 4) Дустым белән футбол секциясе... йөрибез. 5) Мәктәп китапханәсе... кызыклы китап алдым.

4. Как скажешь о том, что:

— вы учитесь в 6 классе;

— у вас сегодня 6 уроков;

— вам нужны тетради в клетку, а не в линейку;

— её тетради очень чистые;

— уроки начинаются в половине девятого;

— у вас нет времени.

5. Попроси у соседа но парте:

— цветные карандаши;

— тетрадь в линейку;

— татарско-русский словарь;

— ластик.

Контроль эш 1 нче чиреккә җаваплар “Книга”. 6 сыйныф

1. Җәяләрне ачып, сүзләрне тәрҗемә итеп яз. 8б

Яхшы киңәш, кызыклы фән, аңлатмалы сүзлек, билгеле тарихчы, галим, кагыйдәләрне искә төшерә, теләсә кая ташламый, (своевременно) эшли, шакмаклы дәфтәр.

2. Нокталар урынына зат алмашлыкларын кирәкле килешләрдә куеп яз. 4б

1)минем укыйсым килә. 3) аны укырга өйрәт.

2)сине директор чакырды. 4) миңа китап кирәк.

3. Тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп яз. 7б.

1)Ренатның мөстәкыйль эшендә хаталар күп түгел. 2) Без Җәвад

Тәрҗемановның "Якын дус" шигырен ятладык. 3) Укытучы апа көндәлегемә бишле куйды. 4) Дустым белән футбол секциясенә йөрибез. 5) Мәктәп китапханәсеннән кызыклы китап алдым.

4. Как скажешь о том, что:6 б.

— мин алтынчы сыйныфта укыйм;

— бүген безнең алты дәрес;

—миңа шакмаклы дәфтәр кирәк, ә сызыклы түгел;

— аның дәфтәрләре бик чиста;

— дәресләр тугызынчы яртыда башлана;

— минем вакытым юк.

5. Попроси у соседа но парте: 4 б.

— дустым, миңа төсле карандашлар бир әле;

— дустым, миңа сызыклы дәфтәр бир әле;

— дустым, миңа татарча-русча сүзлек бир әле;

— дустым, миңа бетергеч бир әле.

Бәяләү критерийлары

Туган (татар) теленнән контроль эшенә 1 дәрес вакыты бирелә.

Контроль эштә биш бирем бирелгән.(29балл)

“5” ле 80-100% (24-29б.)

“4”ле .60-79% (18-23б.)

“3”ле .40-59% (12-17б.)

“2”ле .39 -0% (11-0б.)

Контроль эш 2 нче чирек “Мы помощники”. 6 сыйныф

  1. Син тагын нинди кереш сүзләр беләсең? Дәвам ит.

Минемчә,...

  1. Өйдә кем нәрсә эшләргә ярата? Дәвам ит.

Мин ... .

Сеңлем (энем) ....

 Әни ... .

Әти ....

 Абый (апа)....

Бергә ....

3. Попроси сестру (брата) помочь тебе:

— решить задачу;

— перевести рассказ;

— нести тяжелую сумку;

— выбрать красивое платье;

— накрыть стол.

4. Как ты скажешь о том, что научился:

— варить суп;                                                                  — играть на баяне;

— шить платье;                                                           — играть в шахматы?

Контроль эшкә җаваплар 2 нче чирек “Мы помощники”. 6 сыйныф

  1. Син тагын нинди кереш сүзләр беләсең? Дәвам ит. 3б.

Минемчә, синеңчә, беренчедән, минем уйлавымча

  1. Өйдә кем нәрсә эшләргә ярата? Дәвам ит.6б.

Мин китап укырга яратам.

Сеңлем (энем) рәсем ясарга ярата.

 Әни ашарга пешерергә ярата.

Әти телевизор карарга ярата.

 Абый (апа) спорт белән шөгыльләнергә ярата

Бергә лото уйнарга яратабыз.

3. Попроси сестру (брата) помочь тебе:5б.

— апам (абыем), мәсьәлә чишәргә булыш әле ;

—апам (абыем), хикәяне тәрҗемә итәргә булыш әле

—апам (абыем), авыр сумканы алып кайтырга булыш әле;

— апам (абыем), матур күлмәк сайларга булыш әле;

— апам (абыем), өстәл әзерләргә булыш әле.

4. Как ты скажешь о том, что научился:4б.

—мин аш пешерергә өйрәндем.                                                                 

—мин баянда уйнарга өйрәндем.                                                                 

—мин күлмәк тегәргә өйрәндем.                                                                                                                     

— мин шахмат уйнарга өйрәндем

Бәяләү критерийлары

Туган (татар) теленнән контроль эшенә 1 дәрес вакыты бирелә.

Контроль эштә биш бирем бирелгән.(18балл)

“5” ле 80-100% (15-18б.)

“4”ле .60-79% (14-11б.)

“3”ле .40-59% (10- 8б.)

“2”ле .39 -0% (7-0б.)

Контроль эш 3 нче чирек“ Моя родина – Татарстан”. 6 сыйныф

1. Представь, что ты зашёл в интернет и в "Поиске” набрал следующие словосочетания на татарском языке:

Самое глубокое озеро, самый тёплый день, самая высокая гора, очень богатая страна, самый древний город.

2. Татарстан кырларында нәрсәләр үсә? Сайлап ал, тәрҗемә ит.

Көнбагыш, мамык, борчак, карабодай, әфлисун, кавын, карбыз, тары, бодай.

  1. Бирелгән сүзтезмәләрне җөмләләргә куеп яз. 

Укылган китап, көткән кунаклар, караган спектакль, белмәгән укучы.

1) ...-ны китапханәгә тапшырдым.

2) ... миңа бик ошады.

3) Сәгать кичке 6  да ... килде.

4) Кагыйдәне ... бүген икеле алды.

4. Как скажешь о том, что:

— в Татарстане разные национальности живут дружно;

— в вашем классе учатся русские, татары, чуваши, украинцы;

— ваша сестра живет и учится в Казани.

— Татарстан — ваша родина;


Контроль эшкә җаваплар 3 нче чирек“ Моя родина – Татарстан”. 6сыйныф

1. Представь, что ты зашёл в интернет и в "Поиске” набрал следующие словосочетания на татарском языке:5б.

Иң тирән күл, иң җылы көн, иң биек тау, бик бай ил, иң борынгы шәһәр.

2. Татарстан кырларында нәрсәләр үсә? Сайлап ал, тәрҗемә ит.5б.

Көнбагыш – подсолнух, борчак - горох, карабодай-гречиха, тары - пшено, бодай - пшеница.

3.Бирелгән сүзтезмәләрне җөмләләргә куеп яз. 4б.

Укылган китап, көткән кунаклар, караган спектакль, белмәгән укучы.

1) Укылган китапны китапханәгә тапшырдым.

2) караган спектакль миңа бик ошады.

3) Сәгать кичке 6  да көткән кунаклар килде.

4) Кагыйдәне белмәгән укучы бүген икеле алды.

4. Как скажешь о том, что:4б.

—Татарстанда төрле милләтләр дус яши.

—безнең сыйныфта руслар, татарлар, чувашлар, украиннар укый.

—минем апам Казанда укый һәм яши.

— Татарстан — безнең Ватаныбыз;

Бәяләү критерийлары

Туган (татар) теленнән контроль эшенә 1 дәрес вакыты бирелә.

Контроль эштә биш бирем бирелгән.(18балл)

“5” ле 80-100% (15-18б.)

“4”ле .60-79% (14-11б.)

“3”ле .40-59% (10- 8б.)

“2”ле .39 -0% (7-0б.)