Туган (татар) тел – 7 класс
Тема: Сүзтезмәләрне кабатлау
1.Белем бирү максаты: Сүзтезмә турында белгәннәрне гомумиләштерү; сүзтезмәләрне җөмләдән аерып алып, тиешле үзенчәлекләрен күрсәтеп, тикшерә алуларына ирешү;
2. Үстерү максаты: анализлау, нәтиҗә ясый һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;
3.Тәрбия бирү максаты: туган телең , милләтең белән горурлану, әниләргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү,
Планлаштырылган нәтиҗә: җөмләдән сүзтезмәне аерып ала белү; иярүче һәм ияртүче сүзне билгели алу; сүзтезмәнең төрен, бәйләүче чараларын билгели белү, сөйләмне камилләштерергә омтылу.
Методлар һәм алымнар: Әңгәмә, карточкалардан, техник чаралардан файдалану, дәреслек белән эшләү; парлап, төркемләп эшләү, чагыштыру.
Дәрес тибы: Белемнәрне һәм күнекмәләрне системалаштыру.
Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.
Ресурслар: презентация, перфокарталар ,модельләр,тест биремнәре,карочкалар.
Дәрес барышы.
1. Мотивлаштыру-ориентлашу. Психологик уңай халәт тудыру.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар, хөрмәтле кунаклар! Укучылар, әйдәгез үзебезгә хәерле эш көннәре телик.
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк.
Тырышып җавап бирик.
II. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
- Алдагы дәресләрдә нинди темалар үткән идек?
Укучы. Сүзтезмәләр
Укытучы. Без инде сүзтезмәләрне өйрәндек ?.
Ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Дәресебезнең темасы нинди булыр?
Сүзтезмәләрне кабатлау.
Бүген сүзтезмәләрне гомумиләштереп кабатларбыз, сүзтезмә турында алган белемнәрне ныгытырбыз,сүзтезмәләрне тикшерербез.
Дөрес, безнең бүгенге дәрескә максатыбыз сүзтезмәләрне аера, аларны төркемнәргә бүлә белү күнекмәсен үстерербез. (Тема тактага языла)
III. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Укучылар, без узган дәрестә сүзтезмәләр турында өйрәндек, хәзер сезнең өйрәнгән белемнәрегезне тикшерү өчен сораулар бирәм.
1.Сүзтезмә нәрсә ул ?
- Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән торган төзелмә сүзтезмә дип атала.
2. Сүзтезмәдә сүзләр үзара нинди бәйләнештә була?
(Ияртүле бәйләнештә)
3. Сүзтезмә нәрсәләрдән төзелә?
(Ияртүче һәм иярүче сүзләрдән.)
4. Нинди берәмлекләр сүзтезмә булып килә алмый?
IV.Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Төркемнәрдә эшләү:
2.Модельләштерү. а)Сүзтезмә төрләре буенча төркемнәрдә модель төзү,
б) бәйләүче чаралар буенча модель төзү
Дәфтәрләрдә эш.
Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, дөрес итеп утырдык, бүгенге числоны, теманы язып куябыз. Дәфтәрләргә матур, хәрефләрне дөрес итеп язабыз.
(Күнегү телдән эшләнә, нәтиҗә ясала)
V. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
Сүзтезмәләрне тикшерү
Сезнең алда текст язылган карточкалар бар. Шул текстны бер укучы кычкырып укып чыгар, калганнар карап бара. Бирем. Аерып бирелгән җөмләләрдән сүзтезмәләрне аерып алып тикшерергә. Бу эшне сез парларда башкарырсыз.
Әни
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый.(1 нче төркем) Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе, нурлы күзләре балкып елмайды. (2 нче төркем) Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.(1-2 нче төркем) Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады. Әни. Нинди зур сүз бу! (Н.Дәүли)
Укытучы: Укучылар, текстта нәрсә турында сүз бара?
Билгеләнгән җөмләләрне сүзтезмәләргә таркатырга һәм тикшерергә
Өйдә тәмле аш исе аңкый.(1 нче төркем)
Өйдә аңкый, тәмле аш, аш исе
Ананың йөзе, нурлы күзләре балкып елмайды. (2 нче төркем)
Ананың йөзе, нурлы күзләре, балкып елмайды
Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. (1-2 нче төркем)
Аның күңеле, татлы хисләр, хисләр белән тулды
Укытучы. Әйдәгез кемнәр укыр? 3 укучы укый. Үзләрен бәялиләр.
Тактада да язалар
Ял минутын темага бәйле рәвештә үткәрербез. Мин сезгә сүзтезмә һәм сүзтезмә булмаган сүзләр тезмәсе әйтәм. Мин сезгә тиңдәш кисәкләр әйтсәм, сез кул чабарсыз, җөмлә әйтсәм, тыпырдарсыз, сүзтезмә әйтсәм, тыпырдарсыз да, кул да чабарсыз. Килештекме?
Киттек: безнең йортыбыз, әни пешерә, әни һәм мин, әнигә бүләк итү, күргән саен сөенү, әти кайтты, котлау һәм бүләк итү, кар ява, мин яратам,күккә сикерү, әни белән калу.
2.Перфокарталар белән эш.
| Сүзтезмәләрнең төрләре | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
| Исем сүзтезмә | * | | | | | | | | |
| Фигыль сүзтезмә | | | * | | | | | | * |
| Сыйфат сүзтезмә | | * | | | | | | | |
| Сан сүзтезмә | | | | * | | | | | |
| Рәвеш сүзтезмә | | | | | | * | * | | |
| Алмашлык сүзтезмә | | | | | * | | | | |
| Хәбәрлек сүз сүзтезмә | | | | | | | | * | |
1.Кызыл чәчәк 7. Бүген иртән
2.Шактый авыр 8.Сезгә тиеш
3.Гөмбә җыю 9.Китап уку
4.Арттан икенче
5.Күп нәрсә
6.Быел кышын
Тикшерү. Үзләрен бәялиләр.
3. Бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп язу.
VI. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.
Тест эшләү. Вакыт бирелә.
Тикшерү. Нәтиҗә ясау.Җавап
1.а 2.ә 3.б 4.а 5.б 6.б 7.в
VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
Өй эше:
1. Әдәбият дәреслегеннән сүзтезмәнең һәр төренә мисал табып язарга.
92 нче күнегүдәге кебек таблицага тутырырга
2.”Әниемнең җылы кочагы” темасына, сүзтезмәләр кулланып, я сочинение ,я әниләр көненә котлау язарга.
3. Сүзтезмә темасына тест әзерләргә
2. Нәтиҗә ясау. Ә хәзер әйдәгез дәрескә йомгак ясап, сезнең ни дәрәҗәдә бүгенге теманы аңлавыгызны тикшерик. Мин сезгә сораулар өләшәм, сез исемнәрегезне язарсыз һәм үзегезгә тиешлесен билгеләрсез, парта кырыена куярсыз.
Мин барысын да аңладым
Миңа ___________________ авыр булды, ләкин мин эшләдем.
Миңа_________________ кызык булды.
Дәрескә нинди максат куйган идек? Нәрсәләр эшләдек ? Нәрсәгә ирештек? Нәрсә аңладыгыз?
3. Дәрескә гомуми бәя кую. Укучыларның үзләре куйган һәм иптәшләре бәяләгән билгеләрдән чыгып, укытучы укучыларга гомуми билге куя.