Конспект занятия “Ак каенда кунакта” урта яшьтәгеләр төркемендә.
Максат:балаларны каен агачына гына хас булган аерым билгеләр белән таныштыру.
Үстерү бурычы: сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирү осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: әйләнә-тирәдәге иң гади бәйләнешлешләрне билгели белүне формалаштыру.
Тәрбия бурычы:безнең якларда яратып үсүче каен агачының матурлыгына соклану, аңа карата сак караш тәрбияләү.
Кирәкле материаллар:схема, каен себеркесе, каен миннеге, каен суы.
Алдан үткәрелгән эш: саф һавада агачларны күзәтү, табышмак өйрәнү, “яхшы-начар төшенчәсен төшендерү, санамыш өйрәтү, шигырь ятлау.
Эшчәнлек барышы.
Оештыру мизгеле
Кунаклар белән исәнләшү, үзебезне шөгыльгә әзерләү:
Исәнме кояш, исәнме күк йөзе,
Исәнме шаян җил, исәнме гүзәл каен,
Без туган якта яшибез һәм сезне сәләмлибез!
Тәрбияче: Балалар табышмак тыңлагыз, аның нәрсә турында икәнен әйтерсез
Яз килсә – киенә,
Көз килсә – чишенә (агач).
Балалар җавабы
Тәрбияче:Әйтегез әленинди агачлар беләбез? (имән, юкә, өрәнге, чыршы, усак, нарат, тирәк, каен).
Әйе, без сезнең белән бик күп агачларны танып беләбез. Ә агачларның файдасы бармы?
Балалар: Әйе, алар һаваны чистарталар, табигатьне ямьләндерәләр.
Тәрбияче: Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм тыңлагыз һәм җавап бирегез.
Ап-ак күлмәген кигән,
Күлмәгенә тап тигән (каен).
Балалар җавабы
Тәрбияче: Балалар каен агачы нинди?
Балалар: матур, зифа буйлы, аның кәүсәсе ак, кра таплары бар, ботаклары сыгылып төшкән.
Тәрбияче:Әйекаен агачлары бик матур, чибәр агачлар. Игътибар бирегез әле, безнең бакчаның ике бина арасын тоташтырып торучы каеннар аллеясына. Шушы юлдан барганда якты коридордан барган сыман тоела, шулаймы (балалар белән бер каен агачына якын килеп карау). Каен агачы төрле ел фасылында да матур, сокландыргыч. Ул әкиятләрдә, шигырьләрдә бик күркәм агач буларак әйтелә.Әйдәгез каен агачы турында матур шигырь тыңлап үтик.
Роберт Миңнуллин шигыре.
“Каеннар телендә”
Каеннар шауламый,
Каеннар серләшә.
Алар бит үзләре
Телендә сөйләшә.
Теләгән кешеләр
Аңа тиз төшенә.
Иң матур бер тел ул-
Төшенгән кешегә.
Тәрбияче:балалар хәзер шөгелебезне дәвам итәбез, әйтегез әле, каен агачының башка агачлар кебек нәрсәсе бар?
Карточкада схема карыйлар:

Балалар:тамыры,кәүсәсе, ботаклары, яфраклары, бөреләре,орлыклы алкалары.
Тәрбияче:агачның кайсы өлеше юан яки нечкә?
Балалар:аскы өлеше юан ә өскә таба нечкәрә.
Тәрбияче:ботаклары нинди?
Балалар:агачның ботаклары нечкә.
Тәрбияче:кайрысын тотып карагыз әле, ул нинди? Җылымы, салкынмы?
Балалар:кайрының аскы ягы кытыршы, өске ягы шома һәм агач җылы.
Тәрбияче:балалар ни өчен каенның кайрысы ак төстә? Ничек уйлыйсыз?
Балалар җавабы
Тәрбияче:Каен агачының кайрысында бетулин дигән матдә бар, бу матдә аны ак төскә буый.
Тәрбияче:Ә ни өчен каен агачы кәүсәсенең кара таплары бар?
Балалар җавабы
Тәрбияче:Бу кара таплар каен агачына форточкалар булып хезмәт итә икән, җәйге кызу көннәрдә бу форточкалар азрак ачылалар, ә салкында ябылалар һәм каен агачы шуннан сулый икән.
Тәрбияче:Каен агачына карап, ел фасылы алмашынганын да күреп була. Җәй көне ул яшел. Көз җиткәч, яфраклары сары төскә керә һәм тиз коела башлыйлар. Кыш көне бу агач башка агачларга караганда матуррак. Ул ап-ак булып утыра, кара кайрысы гына күренеп тора. Яз җитсә, каен тагын да матурая, бөреләр чыгара башлый.
Тәрбияче:Балалар арыдыгызмы? Әйдәгез бераз уйнап алыйк.
Үстерешле уен: “Агач, куак, җиләклек” (уен туп белән уйнала).
Тәрбияче:Кешеләр каенны төрлечә файдаланалар. Яз көне аның бөреләрен дару ясау өчен җыялар (тартмада бөреләрне карыйлар), шулай ук яз көне аның суын алалар. Тик каен суын алганда игътибарлы булырга кирәк. Агачка зыян салырга ярамый, каен суын алудан туктагач тишеген томалап куярга кирәк. Әйдәгез без дә сезнең белән каен суын эчеп карыйк, тик аны эчкәндә кечкенә йотымнар белән сак кына эчәргә кирәк(каен суын эчеп карау, тәментату).
Мунчада чабыну өчен мунча себеркесеясыйлар, башкача миннек диеп тә әйтәләр. Миннекнең яфраклары хуш исләрен кыш көне дә югалтмыйлар (миннекне тотып һәм иснәп карыйлар)(веник).
Ә көз көне яфраклары коелгач урамны чистарту өчен себерке бәйлиләр, ул урам себеркесе була(тотып һәм себереп карыйлар)(метёлка).
Тик себерке бәйлибез дип кешеләр каен агачын юкка гына сындырмыйлар, ә киресенчә кирәк кадәр генә кисәләр, кискән вакытта болай әйтәләр: “Каен безгә рәнҗемә зинһар, кирәк кадәр генә кисәбез”.
Агачтан өйләр төзиләр, төрле кирәк яраклар: капка, койма, идән, карандаш, савыт- сабалар, төрле матур сувенирлар һ.б. әйберләр ясыйлар.
Шулай ук каен агачыннан төрле җиhазлар да ясыйлар (өстәл, урындык, кресло, диван, шкаф һ.б.)
Кешеләр карт каен агачларын кисеп өй җылытуда файдаланалар, мунча миченә ягалар.
Менә каен агачы кешеләргә никадәр файда китерә икән, бергәләп санап үтик әле.
Тәрбияче:Балалар каен агачның очына күтәрелеп карагыз әле, нәрсә күрәсез анда? Әйе, кош оясы, каргалар анда оя корганнар. Ни өчен?
Балалар:бала чыгарып үстерер өчен.
Тәрбияче:Ә каен агачында тагын кем дә булса яшиме икән?
Балалар:бөҗәкләр яши, алар кайры астында салкыннан ышыкланып яшиләр.
Тәрбияче:шулай булгач, каен агачы кошларга, бөҗәкләргә өй дә булып тора икән әле, әйеме?
Тәрбияче:балалар без сезнең белән бүген нинди агач янында кунакта булдык, нинди яңа хәбәрләр ишеттек?
Балалар җавабы
-Каен агачы халык телендә ничек атала?
-Каен агачының кайрысы нинди?
-Ни өчен каенның кайрысы аклы – каралы?
-Каен кайрысының бөҗәкләр тормышындагы файдасы?
-Каен агачының кеше тормышындагы файдасы?
Балалар җавабы
Тәрбияче:балаларкаен агачының бар яктан да кешеләргә файдасы күп. Агачларны утыртырга, су сибеп үстерергә, сындырмыйча сакларга кирәк. Чөнки алар безнең сулый торган һавабызны чистарталар, табигатебезне, тормышыбызны ямьләндерәләр.