СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Контрольная работа по Истории Древнего мира 5 Класс за первое полугодие

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Контрольная работа  по  темам "  Первобытное общеставо" и "  Древний  восток" для  5  класса  учащихся национальной (  с татарским языком обучения)  школы

Просмотр содержимого документа
«Контрольная работа по Истории Древнего мира 5 Класс за первое полугодие»


1 ВАРИАНТ

1. Бары тик бер генә дөрес җавапны сайлап алыгыз:

А. Иң борынгы кешесыман затлар кайчан барлыкка килгәннәр:

1. 10000 ел элек

2. 1 млн. ел элек

3. 40000 ел элек

В. Кеше кайчан йорт хайваннарын кулга ияләштергән:

1. 1 млн ел элек

2. 10000 ел элек

3 500000 ел элек

2. Танып белү мәсъәләрен чишегез һәм җавапларны языгыз:

А. Ике кыз бәхәсләшә.

Ирада: Кешеләр хәзер азык җыю белән шөгыльләнмиләр.

Лира: Юк, хәзерге көнгә кадәр азык җыю сакланып калган.

Сезнең фикерегезчә кайсы кыз хаклы ? Ни өчен ?

В. Ирактагы Шанидар тау куышында казу эшләре вакытында моннан 100000 ел элек яшәгән бер кулы булмаган кешенең скелетын тапканнар. Ул кулын балачакта югалткан, әмма 60 яшенә җитеп үлгән. Ни өчен бер куллы аучы шулкадәр озак яши алды икән ?

С. Немец телендә “ кәгазь» “ папир”, француз телендә “ папье» инглиз телендә “ пейпе” буларак яңгырый. Бу очраклы хәл түгел. Әлеге сүзләр нинди сүздән барлыкка килгәннәр ? Ни өчен ?

3. Даталарны вакыйгаларга туры китерегез һәм таблицадагы саннар астына кирәкле хәрефләрне языгыз:

ДАТАЛАР ВАКЫЙГАЛАР

А. Б.э.к III меңъеллык 1. Һиндстанда Ашока дәүләте

В. Б.э. к 1792 -1750 еллар 2. Мисырның берләшүе

С. Б.э.к III гасыр 3. Тутмос III яулап алулары

D. б.э.к 1500 ел 4. Вавилон патшасы Хаммурапи идарә итүе

1

2

3

4





1. Бер бала б.э. к 1 елда туган, б .э 1 елында үлгән. Балага ул үлгәндә ничә яшь булган?

2. Б.э.к 1975 елдан соң ничәнче ел килгән ? Аңа кадәр ничәнче ел булган ?

ТӨШЕНЧӘЛӘРНЕ АҢЛАТМАЛАРЫНА ТУРЫ КИТЕРЕГЕЗ ҺӘМ ТАБЛИЦАДАГЫ ХӘРЕФЛӘР АСТЫНА КИРӘКЛЕ САННАРНЫ ЯЗЫГЫЗ:

ТӨШЕНЧӘЛӘР

АҢЛАТМАЛАРЫ

А. Касталар

1. Мисыр патшасы

В. Таран

2 Борынгы Һиндстанда хокуклары нәселән таапшырылган кешеләрнең төркемнәре

С. Фиргавен

3. Финикия диңгезчеләре нигез салган торак пункт

D. колония

4. Ассириядә кулланыла торган сугыш коралы, стена вату җайланмасы



А

В

С

D





Әлеге бирелгән ачышларны аларны ясаган дәүләтләргә туры китерегез:

АЧЫШЛАР: ДӘҮЛӘТЛӘР:

  1. Папирус А. Вавилон

  2. Алфавит В. Һиндстан

  3. Саннар С. Мисыр

  4. Тимер эшкәртү D. Палестина

  5. Бер аллалык Е. Ассирия

  6. Чөйязма F. Финикия





































2 Вариант

1. Бары тик бер генә дөрес җавапны сайлап алыгыз:

А. Иң борынгы кешесыман затлар кайсы материкта барлыкка килгәннәр:

1. Көньяк Америкада

2. Көньяк Азиядә

3. Көнчыгыш Африкада

В. Кеше кайчан йорт хайваннарын кулга ияләштергән:

1. 1 млн ел элек

2. 500000 ел элек

3. 10000 ел элек

2. Танып белү мәсъәләрен чишегез һәм җавапларны языгыз:

А. Ике кыз бәхәсләшә.

Ирада: Кешеләр хәзер азык җыю белән шөгыльләнмиләр.

Лира: Юк, хәзерге көнгә кадәр азык җыю сакланып калган.

Сезнең фикерегезчә кайсы кыз хаклы ? Ни өчен ?

В. Өч кыз бәхәсләшә. Ирада: Кешеләр киемне дошманнарны куркытыр өчен уйлап чыгарганнар. Лира: Юк, киемне дин өчен беренче итеп кулланганнар. Рәсилә: Юк, кеше киемне салкыннан сакланыр өчен тегә башлаган. Сезнең фикерегезчә кайсы кыз хаклы ? Ни өчен ?

С. “ Кайсы илнең язуы уңайрак?” дип сорасалар син кайсы ил язуын сайлар идең: Мисырныкынмы, Финикиянекенме? Ни өчен?

3. Даталарны вакыйгаларга туры китерегез һәм вакыт сызыгында дөрес итеп билгеләгез:

ДАТАЛАР ВАКЫЙГАЛАР

А. б.э.к 1500 ел 1. Мисырның берләшүе

В. Б.э. к 1792 -1750 еллар 2. Тутмос III яулап алулары

С. Б.э.к III гасыр 3. Вавилон патшасы Хаммурапи идарә итүе

D. Б.э.к III меңъеллык 4. Һиндстанда Ашока дәүләте

1. Бер бала б.э. к 1 елда туган, б .э 1 елында үлгән. Балага ул үлгәндә ничә яшь булган?

2. Б.э.к 1975 елдан соң ничәнче ел килгән ? Аңа кадәр ничәнче ел булган ?

ТӨШЕНЧӘЛӘРНЕ АҢЛАТМАЛАРЫНА ТУРЫ КИТЕРЕГЕЗ ҺӘМ ТАБЛИЦАДАГЫ ХӘРЕФЛӘР АСТЫНА КИРӘКЛЕ САННАРНЫ ЯЗЫГЫЗ:

ТӨШЕНЧӘЛӘР

АҢЛАТМАЛАРЫ

А. Касталар

1. Борынгы Вавилонда, Ассириядә язу билгеләре

В. Таран

2 Борынгы Һиндстанда хокуклары нәселән таапшырылган кешеләрнең төркемнәре

С. Чөйязма

3. Финикиядә диңгез кабырчыкларыннан җитештерелгән кызыл буяу

D. Пурпур

4. Ассириядә кулланыла торган сугыш коралы, стена вату җайланмасы



А

В

С

D





Әлеге бирелгән ачышларны аларны ясаган дәүләтләргә туры китерегез:

АЧЫШЛАР: ДӘҮЛӘТЛӘР:

  1. Пурпур А. Вавилон

  2. Алфавит В. Һиндстан

  3. Саннар С. Мисыр

  4. Тимер эшкәртү D. Палестина

  5. Бер аллалык Е. Ассирия

  6. Зиккурат F. Финикия


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!