Просмотр содержимого документа
«Кыска шигырьләр»
Анкета
Фамилия, исеме Садриев Булат Әскатович
Туган елы 2005
Район Буа
Шәһәр
Мәктәп Буа районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе
Сыйныфы 5
Өстәмә мәгълүмат: Шигырьләр язам, спектакльләрдә катнашам, сәхнәләрдә сәнгатьле итеп шигырь сөйлим.
Әсәр исеме ”Әнием”, “Җәй”, “Безнең дуслар” , “Үзенчәлекле песи”.
Номинациясе: “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”
Әсәр күләме (2 бит)
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда: басылганы юк
Хәбәрләшү өчен телефоннар: 89274304615
Электрон адрес: IGT1974@mail.ru
Өй адресы: Буа районы Каенлык авылы
Әнием
Минем әни бу дөньяда
Иң уңганы, матуры.
Нинди бәхет һәр баланың
Үз әнисе булуы.
Әниемнең җылылыгын
Һәрчак тоеп яшимен.
Сәламәтлек белән аңа,
Озын гомер телимен.
Җәй
Кояш көлеп карый безгә,
Урманда җиләк пешә.
Кәрҗиннәргә җыябыз да
Чаптырабыз без өйгә.
Алма, чия, карлыганнар
Кызарышып өлгерә.
Шушындый матурлыкка
Сокланмыйдыр кем генә?!
Безнең дуслар
Йә, әйдәгез, бергәләп,
Җимлекләр ясап элик.
Һәр көн азыклар салып
Кошларны сөендерик.
Бар кошлар да исән-сау,
Үткәрсен салкын кышны.
Кошлар бит дусларыбыз,
Онытмагыз сез шуны.
Үзенчәлекле песи
Борын-борын заманда яшәгән ди, бер песи. Көннәрнең бер көнендә песи янына чыпчык очып килгән һәм җирдәге ашлык бөртекләрен чүпли башлаган. Песи күп уйлап тормаган, чыпчык өстенә сикергән.
Хәзер мин сине тәмләп ашыйм! – дигән песи.
Оялмыйсыңмы? Син бит әле юынмадың да. Белмисеңмени, кешеләр дә башта юына, аннан соң гына ашый башлый, - дигән чыпчык.
Әйе шул! -дип ризалашкан песи һәм тәпиен күтәреп битен юа башлаган.
Чыпчык исә күп уйлап тормаган, очып киткән. Песи ары караган,
бире караган, бик каты ачуы чыккан.
-Бүтән мине алдый алмассың! Кешеләр үзләренчә эшләсеннәр, ә мин ашаганнан соң гына юынырмын! – дигән песи.