СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Гражданин и выборы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Парламентский урок по теме "Гражданин и выборы"  направлен на развитие активной жизненной позиции, ответственности перед законом, воспитание образованного гражданина, патриота своего Отечества.

Просмотр содержимого документа
«"Гражданин и выборы"»

Тема: Гражданин һәм сайлаулар.

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

- укучыларны сайлау системасы барлыкка килүнең тарихы белән таныштыру;

- хәзерге сайлау системасының механизмын күрсәтү;

- укучыларның танып белү активлыкларын һәм кызыксынучанлыкларын үстерү;

- Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, илебезнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтү.

Дәрес тибы: интеграль дәрес: жәмгыть белеме, Россия тарихы, татар халкы һәм Татарстан тарихы, хокук белеме.

Дәрес формасы: катнаш дәрес

Җиһазлау: РФ Конституциясе, ТР Конституциясе, Дәүләт Советы турында видеоматериал, слайдлар PowerРоint.

Төшенчәләр: гражданин, сайлаулар, сайлау системасы, алып бару тәртибе.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Россия гимны башкарыла (слайд №1).

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле кунаклар. Без сезнең белән чираттагы парламент дәресенә җыелдык. 2009 нчы елның 28 нче октябрендә беренче тапкыр парламент дәресләре үткәрә башлаган идек. Ул вакытта “Законнар кайда туа?” дигән тема буенча парламент дәресе үткәрелде. Һәм менә бүген дә без традиция буенча “Гражданин һәм сайлаулар” дигән парламент сәгатенә җыелдык.(слайд №2 ). Безне хөрмәтләп бүгенге парламент дәресенә кунаклар да килде. Хәзер алар белән танышып китик:

Әхмәтҗанов Илшат Рифат улы – Шәле авылы җирле үзидарә рәисе, Шәле авыл җирлеге советы һәм район советы депутаты;

Хәсәнова Минзифа Гыйльми кызы – Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, Шәле авылы җирлеге советы һәм район советы депутаты.

II. Яңа тема. Укучылар, “Гражданин һәм сайлаулар” дигән дәресне башлап җибәрәбез. Без сезнең белән беренче чиратта сайлауларның тарихы белән танышып китик әле. Бу тарих фәненнән алган белемнәребезне искә төшерергә ярдәм итәр. Иң беренче тарихта сайлау органнары борынгы заманда ук барлыкка килгән. (слайд № 3). Б.э.к. V-IV гасырда Афина полисы демократик республика була. Афинада властьның югары органы - Халык җыелышы. Анда 20 яшькә җиткән Афина гражданнары катнаша. Борынгы заманнарда атасы да, анасы да Афинада туган кешеләр – гражданнар дип атала.

Гражданин – үз иленең Конституциясен таный, үзенә бирелгән хокуклардан файдалана һәм Конституция вазифаларын үти. Шулай ук дәүләт тә үз гражданнарының гомерен, мөлкәтен, хезмәтен һәм ялын сакларга йөкләмә ала.

(слайд № 4).

Рим республикасында патрицийлар һәм плебейлар арасында тигез сайлау хокукы кертелә. Урта гасырларда I сайлау институты XIII г. Англиядә барлык-ка килә. 1265 елда Англия парламентына 37 графлыктан һәм шәһәрләрдән 2 шәр вәкил сайлана.

Урта гасырларда Рус дәүләтендә республика идарәсе булып Бөек Новгород санала (слайд № 5). Анда барлык мөһим мәсьәләләр вече – халык җыелышында карала. Монда бары тулы ирекле ирләр генә катнаша. Анда карарлар тавыш бирү белән кабул ителә. Шәһәр администрациясе башында посадник тора.

Яңа заман тарихында сайлаулар идарәсе битләрен АКШ һәм Франция ача.

АКШның 1787 елгы Конституциясе Америка парламентына сайлаулар тәртибен билгели.

1791 елгы француз Конституциясе чорында француз милләтеннән булган сайлаучы ирләргә яшь цензы 25 яшь була, шушы төбәктә ул кимендә 1 ел яшәгән булырга тиеш була. Наполеон Бонапарт чорында 1799 елгы Конституция милек цензын бетерә, ләкин катлаулы күпбаскычлы сайлау системасы кертелә. 1802 елда Наполеон император дип игълан ителгәч, Франциядә монархия торгызыла.

XIX гасырның II яртысында һәм XX гасыр дәвамында закон чыгаручы властьның сайлау институтлары дөньяның күп илләрендә барлыкка килә. XX гасырда сайлау законнарыннан милеккә чикләүләр бетерелә, хатын-кызлар ирләр белән тигез сәяси хокук алалар.

Укучылар, 1993 елгы РФ Конституциясе нигезендә (слайд № 6) актив сайлау хокукы ничә яшьтән кертелә? (18 яше тулган барлык гражданнар да кертелә, чыгарма булып суд карары нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр тора).

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принцип-лары турында” Федераль закон нигезендә укучылар, җирле үзидарә вәкиллекле органнарына сайлауларда 18 яшьтән үз кандидатураңны күрсәтергә мөмкин. Димәк, син 18 яшьтә депутат булып сайлана аласың. Бу ни өчен шулай эшләнде соң? Чөнки хәзерге вакытта яшьләр бик актив сәясәттә катнаша башлады һәм олы яшьтәге кадрлар кимү сәбәпле, яшьләргә олылардан тәҗрибә туплап калу кирәклеге ачыкланды.

Укучылар, ә ничә яшьтән Президентлык постына сайланып була?

(35 яшьтән дә ким булмаганнар Президентлык постына сайлана ала, бу кеше РФ территориясендә 10 елдан да ким яшәмәскә тиеш).

Ә Дәүләт Думасы депутаты ничә яшьтән сайлана? (21 яшь).

Укучылар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып ничә яшьтән сайланып була? (ТР Конституциясе нигезендә ТР Дәүләт Советына депутат булып 21 яшькә җиткән гражданин сайлана ала).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында видеоматериал карау. Дәүләт Советына виртуаль экскурсияне сезгә махсус әзерләделәр. Сез монда депутатларның эш урыны белән танышырсыз. Бәлки киләчәктә берәрегез депутат булыр, законнар кабул итәр.

III. Ә хәзер әйдәгез килгән кунакларга да сүз бирик әле. Без аны сезнең белән әңгәмә рәвешендә алып барырбыз. Килгән кунакларга нинди сорауларыгыз бар, сезне нәрсәләр кызыксындыра. Рәхим итегез! (укучылар кунакларга сорау бирәләр).

Авылның сайлау комиссиясе җитәкчесе Низамов Айрат Рәмис улы сайлаулар системасы һәм депутатлар турында сөйли.

IV. Рефлексия. Хәзер барлык сөйләгәннәргә нәтиҗә ясап, нәрсәләр үзләштерүегезне тикшереп, конкурс үткәреп алабыз. Класс 2 командага бүленә.

I командага сораулар:

1. (слайд №7). Сайлау участогы сайлау үткәреләсе көнне сәгать ничәдә ачыла?

(Әгәр дә ул ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздырылса, иртәнге 8 дә, ә ТР җирле үзидарә вәкиллекле органнарына сайлау участогы иртәнге сәгать 7 дә ачыла).

2. (слайд № 8). Сайлау барышын күзәтергә килгән төрле партия әгъзалары сайлау бюллетеньнарын санауда катнаша аламы?

( Ул сайлау бюллетеньнарын санауда катнаша алмый, бары тик сайлау барышын, нәтиҗә чыгаруларны күзәтеп тора, ә эш барышында үзе катнашмый).

3. (слайд №9). Җирле үзидарә вәкиллекле органнарына сайлаган вакытта сайлау бюллетенында кандидатлар фамилияләре нинди тәртиптә урнаштырыла?

( җирле үзидарә вәкиллекле органнарына сайлауларда кандидатлар фамилиясе алфавит тәртибендә урнаштырыла).

4. ( слайд №10). Хәрбиләр сайлауда катнашамы? (әйе).

5. (слайд №11). Россия гражданины ничә яшьтән сайлау хокукына ия? (18 яшь).

II командага сораулар:

1. (слайд № 12). Сайлау участогы сайлаулар уздырылган көнне сәгать ничәдә ябыла? (20.00 сәгатьтә).

2.(слайд №13). Наблюдательнең (күзәтүче) сайлаучыларга сайлау бюллетеньнары бирергә хокукы бармы? (юк).

3. (слайд № 14). РФ Конституциясе кайсы елны кабул ителә? (1993 елның 12 декабре).

4. (слайд № 15). Сайлауларда дин әһелләре катнаша аламы? (әйе)

5. (слайд № 16). РФ Дәүләт Думасына депутат ничә елга сайлана? (5 елга).

Укучылар, сайлауларда төрле ситуацияләр була. Хәзер шул ситуацияләрнең кайберләре белән танышып китик.

1ситуация. Сайлау участогына бабай килә. Аның исеме списокта юк. Олы яшьтәге кеше ачуланып, сайлау участогыннан чыгып китә. Юлда күршесе очрый. Укучылар, нәрсә әйтте икән күршесе? Бу ситуацияне җайларга буламы?

II ситуация. Сайлау участогына бер ханым үзенең күршесе белән килә. Аның кулында ике паспорт, ире өйдә авырып ята. Бу очракта сайлау комиссиясе члены аңа 2 бюллетень бирергә тиешме?

Укучылар, сайлау участогында комиссия әгъзасы бюллетеньны бирерме? Ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңлана).

V. Укучылар, ә хәзер дәрескә нәтиҗә ясыйбыз. Бүгенге парламент сәгате сезнең өчен файдалы булдымы? Кем ничек уйлый?

Укучылар. Без бүгенге дәрестә бик күп яңалыклар белән таныштык. 18 яшьтән җирле үзидарә вәкиллекле органнарына сайлауларда катнашып үзеңне депутатлыкка кандидат итеп күрсәтергә мөмкин. Ә бу безгә, яшьләргә тормышка юл ача. Сәясәт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыра, чөнки без, олы буынның дәвамчылары һәм киләчәк безнең кулларда. Без никадәр белемле, оешкан, һәрнәрсәне дә үз вакытында хәл итә торган булсак, киләчәк тормышыбыз да өметле булыр.

Укытучы. Тагын нинди фикерләрегез бар?

Укучылар. Без бүгенге парламент сәгатендә хөрмәтле депутатларыбыз белән очраштык. Димәк, депутат үзенең сайлаучыларының ышанычын күбрәк канәгатьләндерә икән, ул шулкадәр зуррак уңышларга ирешә. Ул депутатны халык ярата, ихтирам итә, аның халык алдында дәрәҗәсе дә югары була.

VI. Йомгаклау. Укучылар, бүгенге парламент сәгате сезнең өчен файдалы булган дип уйлыйм. Минем теләгем, сезнең арадан да дәүләт җитәкчеләре чыксын. Нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, һәрвакыт илебезнең лаеклы гражданнары булып калыгыз. Хөрмәтле кунаклар, безне хөрмәт итеп килүегез өчен бик зур рәхмәт! Шундый зур җаваплы эшегездә уңышлар телибез!

Парламент дәресе ТР гимны белән тәмамлана. (слайд № 17).