Тема: “Туган илем- Татарстан”
Максатлар:
укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү, тирәнәйтү, яңа төшенчәләр бирү;
хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен искә төшерү, ныгыту; өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;
туган як белән горурлану,мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:герб, флаг, схемалар,рәсемнәр, карточкалар, ноутбук,проектор, презентация.
Дәреснең тибы: ЛГКК
Предметара бәйләнеш: география, музыка
Дәрес барышы.
1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, балалар!
-Исәнмесез, саумысыз!
-Кәефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек.
-Татар телен, дәүләт телен
-Өйрәнергә дип килдек.
Дежур укучы белән әңгәмә.
Полина, бүген ничәнче февраль?
Һава торышы нинди?
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Фонетик-лексик күнегү.
(тактада язылган сүзләрне укып, тәрҗемә итү)
Тау, авыл, тиен, алма, рәхмәт, салкын, төн,ак, нәрсә.
-Сүзләрнең беренче хәрефләрен кушып укыгыз.
3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.
- Нинди сүз килеп чыкты? (Татарстан)
-Димәк, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Татарстан турында)
(Тактага дәреснең темасы эленеп куела: Туган илем-Татарстан) слайд 1.
-Балалар, ә нәрсә соң ул Татарстан? (Республика, туган ил)
Ситуатив күнегүләр.
Как ты скажешь о том, что :
Он живет в Татарстане
Я живу в Татарстане
Они живут в Татарстане.
Мы живем в Татарстане.
Для того, чтобы поставить глагол настоящего времени в нужную форму нам поможет таблица, которая лежит перед вами.
22 битне ачыгыз. ( таблица буенча эш)
Нәтиҗә ясыйбыз. 2 слайд.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Единственное число
I- м
II- сың, -сең
III- --
Множественное число
I- быз,-без
II- сыз,-сез
III-лар, -ләр
Раунд тэйбл структурасы буенча эш.( 3 слайд)
Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Көчле җил чыгып, сүзләрнең кушымчаларын бутап бетергән. Сильный ветер перепутал окончания в словах. Давайте правильно поставим нужные окончания в словах.
Мин яратабыз
Син яратам
Ул яраталар
Без яратасың
Сез ярата
Алар яратасыз.
Нәтиҗә: 4 слайд.
Мин яратам
Син яратасың
Ул ярата
Без яратабыз
Сез яратасыз
Алар яраталар
Рәхмәт, балалар, барыгыз да булдырдыгыз.
Татарстан картасы белән эшләү (5 слайд)
-Бу нәрсә? (карта)
- Күрәсез, Татарстанда шәһәрләр күп.
-Әйтегез әле, нинди шәһәрләр бар?
- Сез кайда яшисез?( Әлмәттә) (6 слайд)
Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат һәм башка шәһәрләр бар. (7 слайд)
Клок баддис структурасы. (8 слайд)
У каждого из вас на столе лежит карточка с названием того города, где он живет. Встреча с другом в 3 часа.
Ситуация: узнай у друга, в каком городе он живет?
Син кайда яшисең? Мин Әлмәттә яшим.
Ә син кайда яшисең?
Мин Чистайда яшим.
Бик яхшы.
Текст буенча эшләү.
- Ә хәзер Татарстан турындагы текст белән танышып үтик.( 3нче күнегү,31 бит)
(текстны уку, чылбырлап уку,тәрҗемә итү)
Сорауларга җавап бирү:
Татарстан нинди республика?
Татарстанда нәрсәләр күп?
Урманнарда нәрсәләр яши?
Куян нинди?
Бүре нинди?
Поши нинди?
Без кайда яшибез?
Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
Ныгыту.
ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН СТРУКТУРАСЫ
( ПОДУМАЙ- ЗАПИШИ- ОБСУДИ В КОМАНДЕ) 9-10 слайдлар.
Дәфтәрдә эшләү. Выпиши из 4 предложения текста в первый столбик слова, отвечающие на вопрос НӘРСӘ?, а во второй – на вопрос НИНДИ? (4нче күнегү, 32 бит)
Ял минуты.(слайд 11)
Таймд раунд робин структурасы. (12слайд)
В течении 30 секунд каждый ученик проговаривает ответ в команде по кругу.
“Тәрҗемәче” уены. Ахырда иң оста тәрҗемәчене билгелибез.
Как скажете о том что:
- в Татарстане много лесов, рек, озер
- в лесах живут лисы, зайцы, волки, лоси;
- Татарстан- богатая республика;
- в Татарстане много городов
Бик яхшы. Нәтиҗә ясыйбыз (13 слайд)
Татарстанда урманнар, елгалар, күлләр күп.
Урманнарда төлкеләр, куяннар, бүреләр, пошилар яши.
Татарстан- бай республика.
Татарстанда шәһәрләр күп.
Раунд ТЭЙБЛ СТРУКТУРАСЫ (14 слайд)(в течение 2 минут)
Без Татарстанда ... . Татарстан - ... республика. Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар, ... урманнар, ... елгалар һәм ... күлләр күп. Урманнарда ... төлкеләр, ... куяннар, ... бүреләр, ... пошилар яши.
Без Татарстанда яшибез. Татарстан - бай республика. Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, яшел урманнар, озын елгалар һәм түгәрәк күлләр күп. Урманнарда хәйләкәр төлкеләр, җитез куяннар, усал бүреләр, көчле пошилар яши.
Дәресне йомгаклау.
-Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Сезгә дәрес ошадымы?Смайликларда күрсәтегез. Үзегезне бәяләгез.
Өй эше (16 слайд)
1. Составить рассказ о Татарстане;
2. Составить диалог на тему “Татарстан”.
Билгеләр кую.
- Сегодняшний урок хочу завершить песней «Мин яратам сине, Татарстан», которую исполняет известный татарский певец Салават Фатхетдинов. (Җыр тыңлау)