СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Олимпиадные задания для 7 класса

Нажмите, чтобы узнать подробности

Составлены олимпиадные задания для 7 класса.

Просмотр содержимого документа
«Олимпиадные задания для 7 класса»

Татар теле буенча олимпиада сораулары.

7 класс

1 Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

1) килүен-исем фигыль;

2) берничә-билгесезлек алмашлыгы;

3) ишеткәч- хәл фигыль;

4) бик- кисәкчә.

2 Сингармонизм законына дөрес бирелгән аңлатманы күрсәтегез:

1) тартыклар ярашуын белдерә;

2) сузыклар ярашуын белдерә;

3) я сузыклар, я тартыклар ярашуын белдерә;

4) сузыклар һәм тартыкларның ярашуын белдерә.

3 Фразеологизмны күрсәтегез:

1) су сибү;

2) җим сибү;

3) борчак сибү;

4) ашлама сибү.

4 Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне күрсәтегез:

1) барган, эшләрләр, киткәннәрдер, килмәс;

2) юынган, киенгәндер, карангач;

3) йөкләнер, чукланачак, сузылыр, җәелгәннәр, көрәләчәк;

4) кызышканнар, күрешербез, карашам;

5) укытамын, сөрттергәнсең, үткәргәнсең.

5 Хәреф саны аваз саны белән туры килгән сүзләрне күрсәтегез:

1)алъяпкыч, көньяк, берьюлы;

2)аласың, киләсең, килгәнсез, аныңча;

3) юлчы, елмаю, ялганчы, егерме.

11 Савыт, каләм сүзләренә фонетик анализ ясагыз.

12 Иҗади эш: " Хезмәт ул-шатлык”



8 класс

1 Түбәндәге сүзләрнең кайсысына нечкә кушымча ялгана:

1) крепость;

2)пристань;

3) спектакль;

4) музей;

2 Җөмләләрнең берсендә хәл фигыль бар? Шуны билгеләгез:

1) Аның килүен минутлап көттек.

2) Ул һәрвакыт көлә-көлә килә.

3) Аны ихлас яратабыз.

4)Яраттыра белү кирәк.

5) Бер- беребезне яратыйк.

3 Бер составлы исем (атау) җөмләне күрсәтегез:

1) Августа җиләк-җимеш пешә.

2) Игеннәр өлгерә.

3) Урманнарда гөмбәнең иң мул чагы.

4) Гөлҗимеш, балан, шомырт җыялар.

5) Кара бөрлегән, чикләвек җитешә.

4.Җөмләнең астына сызылган өлеш нинди синтаксик төзелмә?

Сугыш җимерекләре, яшеллек белән капланганга күрә, артык шыксыз

булып күзгә ташлана. (Г.К)

5 Без кабызган утлар сүнмәс алар. (Җыр)

Җөмлә тибын билгеләгез:

1) иярчәнле кушма җөмлә;

2) гади җәенке җөмлә;

3) тезмә кушма җөмлә;

4) җыйнак җөмлә.

6.Җөмләдәге тыныш билгеләре куеларга тиешле урыннарны күрсәтегез.

Ул (1) яңадан иске Сөләймановка (2) бала атасына әйләнеп (3) өстенә яшел

погоннарын(5) аягындагы авыр итекләрен онытты .( И.Г)

1) 2, 3, 4, 5;

2) 1, 2, 3, 4;

3) 3, 4, 5;

III. Текстны тәрҗемә итегез. Соңгы җөмләнең һәр ике телдә төзелеше буенча

нинди булуын языгыз.

Золотой лес

Было, помню, в темном лесу на опушку вышла береза, вся золотая. И за ней

пониже, как детки, виднелись голенькие, в золотых шапочках другие березки.

Каждый день у золотой матери прибавлялось деток, и вот теперь на том месте, где

зубчиком виднеется темный хвойный лес, стоит лес золотой, березовый.

Придет время, золото осыплется, березки опять скроются, и лес по-прежнему

будет зеленый.

(М.М.Пришвин)

IV. Тыныш билгеләрен куеп, җөмләгә тулы синтаксик анализ ясагыз,

схемасын сызыгыз.

Син гашыйк булганга

Мин гашыйк булганга

Ал гөлләр сибелгән

Кояшлы юлларга (Ф.Сафин)

Сибелгән, кояшлы, юлларга сүзләренә морфологик, кояшлы сүзенә фонетик

анализ ясагыз, булганга сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерегез.

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

олимпиада биремнәре

5 нче сыйныф (60 минут)

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. В хәрефе ирен-теш тартыгы булып килгән очракны атагыз.

1) авыл;

2) вакыт;

3) вариант;

4) ватык.

2. Кече тел тартыкларыннан торган рәтне күрсәтегез.

1) кала, мәкалә;

2) кечкенә, сигез;

3) чәчәк, мәктәп;

4) бүген, гөл.

3. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

1) киткәнче;

2) телебездә;

3) хөрмәтле;

4) китерделәр.

 

4. Фарсы теленнән кергән алынма сүзне күрсәтегез.

1) дөрес;

2) китап;

3) рәсем;

4) дүрт.

5. Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.

1) агач ат;

2) агачка терәтү;

3) кәкре агач;

4) кәкре каенга терәтү.

6. Ясалма нигезле сүзләрне табыгыз.

1) бара, мәктәпләрдә;

2) өчпочмак, сүзлек;

3) кызчык, матуррак;

4) килделәр, күгелҗем.

7. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзне табыгыз.

1) урман-нар;

2) йөгер-ә;

3) са-тып;

4) сары-рак.

II. Ирен гармониясе күзәтелә торган 5 сүз уйлап языгыз.

III. Мәкальләрдә төшеп калган сүзне табыгыз.

Кошның да ... оясы бар.

Булдыклы кешенең көрәге ... кисәр.

... сүз тимер капканы ачтыра.

IV. Түбәндәге фразеологизмнарның русча эквивалентларын табыгыз.

урманга утын төяп бару

кызыл кар яугач

канатлы сүз

V. “Әти-әни – чын дустым” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз.  













Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

олимпиада биремнәре

6 сыйныф (60 минут)

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге:

1) этимология;

2) морфология;

3) фонетика;

4) лексикология.

2. Менә ачык тәрәзәләрдән җыр агыла башлый... (Ә.Еники) җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.  

1) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

2) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, тамыр сүз.

3) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, ясалма сүз.

4) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, тамыр сүз.

3. Билгеләү алмашлыгы кергән җөмләне күрсәтегез.

1) Һәр заманның үз көе.

2) Кем эшләми, шул ашамый.

3) Бердәм өйдә бәрәкәт була.

4) Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач – сүз ия.

4. Юктан рәвешенең төркемчәсен билгеләгез.

1) саф;

2) күләм-чама;

3) сәбәп-максат;

4) охшату-чагыштыру.

5. Кайсы очракта фразеологизмның мәгънәсе дөрес күрсәтелмәгән?

1) җилгә туздыру – әрәм итү;

2) авыз белән кош тоту – игътибарсызлык күрсәтү;

3) кәкре каенга терәтү – ышандыру;

4) авыз турсайту – буйсынмау.

6. Бирелгән сүзләрдә ирен ассимиляциясе күзәтелгән очракны билгеләгез.

1) унбиш;

2) таңнар;

3) идәннәр;

4) түшәмнән.

 

7. III зат, берлек сан, иялек килешендә килгән исемне күрсәтегез.

1) кызлары;

2) мәктәбем;

3) авылының;

4) апаңа.

II. Сингармонизм законына буйсынмаган 5 сүз уйлап табып языгыз.

III. Сыйфатлар кергән 3 мәкаль-әйтем уйлап языгыз.

IV. Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган 5 исем языгыз.

V. “Яхшылык кешене бизи” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.













Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.

7 нче сыйныф (60 минут)

  1. Бүген Сабан туе!

  2. Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы – бик зурысы, бик шәбе.

  3. Данлыклы чабышкылар җыелалар.

  4. Атаклы көрәшчеләр киләләр.

  5. Исемле йөгерешче ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар.  

  6. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдер.

  7. Айгырым сыналмаган түгел.

  8. Өченче яшенә чыккач та, менәргә өйрәттек.

  9. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды.

(Г. Ибраһимовтан)

БИРЕМНӘР 

  1. 5 нче җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне язып алыгыз.

  1. 9 нчы җөмләдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне язып алыгыз.

  1.  3 нче җөмләләдәге данлыклы сүзенә синоним уйлап языгыз.

  1. 4 нче җөмләдәге көрәшчеләр сүзе сүз ясалышының кайсы ысулы белән ясалган?

А) сүзләрне кушу юлы белән

Ә) сүз ясагыч кушымчалар ялгау ысулы белән

Б) бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы белән

В) дөрес җавап бирелмәгән

5) 1 нче җөмләдәге бүген  рәвешенең төркемчәсен билгеләгез.

     А) саф рәвеш

     Ә) вакыт рәвеше

     Б) урын рәвеше

     В) дөрес җавап бирелмәгән

6) 5 нче җөмләдә кайсы сүз тартым белән төрләнә?

7) 8 нче җөмләдән затланышсыз фигыльләрне язып алыгыз.

8) 8 нче җөмләдәге өйрәттек фигыленең юнәлешен билгеләгез.

9) тексттан хәзерге заманда кулланылган хикәя фигыльләрне язып алыгыз  

10) 6 нчы җөмләдәге Алмачуар сүзенә морфологик анализ ясагыз.  

11) Төрле төркемчәләргә кергән фигыльләрне кулланып “Яраткан бәйрәмем” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.




Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән олиимпиада биремнәрен тикшерү методикасы.

8 сыйныф (60 минут)

  1. Бабасының һәр сүзен исе китеп тыңлады Рәхимҗан.

  2. – Элгәре картлар белми әйтмәс, ди торганнар иде.

  3. Беләсеңме ни сөйли торганнар иде картлар без яшь чакта?

  4.  Авылдагы һәр чишмәнең бер шифасы, бер хикмәте бар ди торганнар иде.

  5.  Чишмә суында әле без белеп бетермәгән нәрсәләр байтак.

  6. Әйтик, Карт Тирәк чишмәсенең суы гомерне озайта.

  7. Бакырчы чишмәсе егетләргә көч, гайрәт бирә.

8) Әллә нинди чир-сырхаулардан да дәвасы бар безнең авыл чишмәләренең.

9) Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә.

(Р. Мөхәммәдиевтән)

БИРЕМНӘР

  1. 1 нче җөмләдән иренләшкән сузык аваз булган сүзне күчереп алыгыз.

  1. 3 нче җөмләдә  сонор тартыклар булган сүзләрнең санын күрсәтегез.

  1. Тексттан алынма сүзләрне күчереп алыгыз.

  1. 4-8 җөмләләрдән синонимнарны күчереп языгыз.

  1. Бабасының сүзенең дөрес итеп морфемаларга бүленешен күрсәтегез.

А) ба-ба-сы-ның

Ә) баба-сы-ның

Б) бабасы-ның

В) дөрес җавап бирелмәгән

6.  Бакырчы сүзе сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?

А) сүзләрне кушу юлы белән

Ә) сүз ясагыч кушымчалар ялгау ысулы белән

Б) Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы белән

В) дөрес җавап бирелмәгән

  1. 9 нчы җөмләдә кулланылган шуны алмашлыгының төркемчәсен билгеләгез.

А) зат алмашлыгы

Ә) күрсәтү алмашлыгы

Б) билгеләү алмашлыгы

В) дөрес җавап күрсәтелмәгән

8.  Бакырчы чишмәсе егетләргә көч-гайрәт бирә ... җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.

     А) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, иялек килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

     Ә) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә урын хәле булып килгән, тамыр сүз.

     Б) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

      В) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, ясалма сүз.

9.  Чишмәнең шифасы сүзтезмәсенең төркемчәсен билгеләгез.

А) сыйфат сүзтезмә

Ә) фигыль сүзтезмә

Б) исем сүзтезмә

В) Алмашлык сүзтезмә

10. Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә... җөмләсендәге кара хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булып килүен языгыз.

11. 8 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

     12. “Табигать – безнең уртак йортыбыз” дигән темага 12 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.